15 май – Халыкара гаилә көне

Аякны-кулны, ботны-чатны дигәндәй, малайларча як-якка ташлап өйалдында йоклап яткан чагым. Бервакыт йокы аралый әнинең башымнан сыйпавын тойдым, ягымлы тавышын ишеттем:

-Тор инде, улым, тор, бик озак йокладың. Әнә Хәкимҗаннар әллә кайчан урамда инде…

Колагым ишетә, әмма күзем ник кенә ачылсын! Йокы мине шундый рәхәт эчендә оетып яткыра, бу рәхәтне качырмас өчен минем хәтта кыймылдап кына да карыйсым килми.

Бераздан әни йомшак кына тагын бер дәшеп куйды. Минем дә инде йокым бераз ачыла башлады… Торырга вакыт икәнен дә чамалыйм. Әмма бераз иркәләнәсем килебрәк ятам. Ник дисәң, олылар иртәдән кичкә кадәр гел аяк өстендә, гел эштә. Кайчан тагын шулай баштан сыйпыйлар бит әле.

Менә ачык ишектән әти тавышы колакка чалынды:

— Һи! Бу малай һаман тормыймыни әле? Нигә уятмыйсың? Белми ятканга охшый. Бия аңа колын алып кайтты бит!

Колын! Шуны гына ишетүем булды, ялт итеп сикереп торуым булды. Шулай булмыйча соң! Авыл малаеның иң мавыктыргыч, иң матур хыялларыннан берсе шул колын лабаса инде!

Бу өзек халык язучысы, якташыбыз Гомәр Бәшировның “Туган ягым — яшел бишек” повестеннан алынды. Анда кечкенә Гомәргә карата әти-әнисенең җылы, йомшак мөнәсәбәте күренеп тора. Ул һәр гаиләдә шулай булырга тиеш тә.

Һәр елны 15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Берләшкән милләтләр оешмасы генераль ассамблеясы тарафыннан 1993 елның 20 сентябре карары нигезендә үткәрелә. 15 майда Гаилә көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелә һәм аларның максаты гаилә әгъзаларына булган мәхәббәт, хөрмәт хисләрен яңарту, ә иң мөһиме һәр гаиләдә бер-берсенә карата игътибар һәм ихтирам итүне арттыруга ирешү.

Гаилә — ул әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Матур гаилә кору, анда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш, нигезе нык булмаган йортның да стеналары ярыла яки  бөтенләй җимерелә. Гаилә тормышы һәркем өчен дә зур сынаулар аша үтә торган сикәлтәле юл кебек. Гомүмән һәр гаилә — үзе бер серле сандык.

Җир шарында берничә миллиард кеше бар, һәм һәркем үзенчә яши. Тик шунысы уртак, җир йөзенә һәркем дә яратырга, бәхетен табарга, гаилә корырга һәм балалар үстерергә килә. “Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр…” – борынгылар әнә шулай җырлаган. Гаилә коручы яшьләргә киңәш итеп:»Әти-әниегез сезне кадерләп үстергән, белем һәм тәрбия биргән, үзегез теләгән һөнәрне  үзләштерергә ярдәм иткән. Менә сез бервакыт күңелегезгә хуш килгән, аннан башка яши алмаячагыгызны аңлаган ярыгызны очратасыз. Һавада очып йөрүче тузан бөртекләре дә очрашмаска, бәрелешмәскә мөмкин, күктәге йолдызлар да шулай ук. Ә менә сез кайдадыр очраштыгыз, уй фикерләрегез, хыялларыгыз туры килә,  билгеле бер вакыт бер-берегезне өйрәнеп бетергән кебек буласыз һәм кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган хыялны тормышка ашырырга, гаилә корырга уйлыйсыз. Сезне беркем дә бу адымга барырга мәҗбүр итми, гаилә нык булсын өчен икегез дә көрәшергә, бер-берегезгә ярдәм итәргә тиешсез. Һәркайсыгызга иртән теләп эшкә барырга, ә кичен яратып, сагынып гаиләгезгә кайтырга насыйп булсын. Шул вакытта сез иң бәхетле пар, ныклы гаилә, балаларыгыз өчен үрнәк әти-әни булырсыз. Бәхет үз кулыгызда, бары тик икегездән генә тора”,- дип әйтәсе килә.Яшьләр гаилә коруга җиңел генә карамасыннар, уйласыннар, әти-әниләре, туганнары белән киңәшсеннәр иде.

Гаилә  — ул җәмгыятебезнең нигезе, киләчәгебезнең үсеше гаиләләрнең татулыгына, ныклыгына бәйле. Һәр гаилә дәүләтне ныгытуга һәм халкыбызның иминлеген арттыруга булышлык итә. Гаиләнең төп максаты – балалар тәрбиләү, ә бала – гаилә җимеше, гаилә бәхете.

                        Һәр гаилә – үзе бер ил бит ул,

                     Аның суы да бар, җире дә.

                                 Анда һәрчак тыныч кына булмый,

                   Исеп китә кайчак җиле дә.

                        Һәр гаилә — үзе бер ил бит ул,

             Анда туып-үсә балалар.

                    Илдә яхшы ата хуҗа булса,

                    Алар бар да кеше булалар.

      Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез, гел шулай бер-берегезгә якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз, балаларыгызны, оныкларыгызны, туганнарыгызны һәм дусларыгызны сөендереп, исән-сау булып тыныч, мул тормышта яшәгез. Гаилә учагы һәркемне тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын. Сезне  Халыкара гаилә көне белән котлыйбыз!

                                             “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                           директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Экспозиция, посвященная Афганской войне, становиться богаче

Арская районная общественная организация войнов Афганцев «Боевое братство» передает в музей экспонаты, которые являются участниками войны в Афганистане. Большую часть экспонатов привез из Москвы, наш земляк, воин Фазылзянов Ильяс Фагальевич, который служил в 56 – ой гвардийской отдельной десантно – штурмовой бригаде г. Гардез.

Председатель «Боевого Братства» Багаутдинов Сергей Лимусович передал в музей 2 тома книги памяти участников войны в Афганистане.

Сугыш чоры баласы

Авылдашым Диләрә Әхмәдуллина әтисе сугышка киткәндә хәтта бу дөньяга тумаган да булган.  Нигамәт Сибгатуллин кызы туу турындагы хәбәрне сугыш кырында гына белә. Ләкин ул яу кырыннан кайтмый, һәлак була. Үз гомерендә бер тапкыр әтисен күрмәгән, аңа «әтием» диеп эндәшә алмаган Диләрә апа әтисе турында әнисеннән ишеткән хатирәләр белән яши. Фотоларда – тарих, дибез. Чыннан да, фотолар күп тарих саклыйлар. Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылаган көннәрдә Диләрә апа белән шул фотоларга күз салдык. Анда әтисе, туганнары, авылдашлары, классташлары, укытучылары турында күп истәлекләр сакланган.

Һәркемгә ошады

Бөек Ватан сугышының 74 еллыгын билгеләп үтү көнендә “Үлемсез полк” парадында катнашучылар музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлеге бинасы янына җыйналдылар. Аларның һәрберсе Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотопортретларын тотып килгәннәр һәм алар турында горурланып сөйләделәр. Ул көнне теләүчеләр музейдагы “Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбыз иҗаты” кургәзмәсе белән таныштылар, аларның сугышта күрсәткән батырлыклары турында мәгълүматлар алдылар.

Музеебызда кечкенә кунаклар

Бүген музеебызда Арчаның 11 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар кунакта булды. Алар игътибар белән экскурсия тыңлады, «Сезнең каһарманлык үлемсез» дип исемләнгән күргәзмә белән танышты.

Бәйрәмгә әзерләнәбез

“Табигатьтә бәйрәм!”

Гөберчәк авыл балалары белән язгы табигать кочагында булып кайттык. Һәр авылның үз гореф-гадәтләре, йолалары була. Кайбер авылларда 1 май көнне йомырка җыю бәйрәме бар. Ә безнең авылда бу бәйрәм никтер гадәткә кермәгән. Шулай булса да, йомыркаларны төрле төскә буяп, һәр бала үзе белән алып килде. Һәм иптәшләре белән бүлеште. Түгәрәккә җыйналган балалар учакта пешкән бәрәңге белән сыйланды, төрле уеннарда катнашып, күңелле ял иттеләр.

Фронттан килгән хат

9 май – Җиңү көне якынлашкан саен һәркемнең күңелендә хатирәләр яңара. Музеебызга  тапшырылган хатларны укып без дә бик күп гаиләләрнең, дусларның язмышларын ачыклыйбыз.

Миннебаев Галиәхмәт Миннебай улы 1924 елда Апаз авылында туа.  Галиәхмәт абый белән Газиз абый бергә үскәннәр, педучилищеда бергә укыганнар. 1941 нче елның 21 июнендә алар Арча педучилищесын тәмамлыйлар, укып бетергәч икесен дә Балтач районына эшкә җибәргәннәр.  Галиәхмәт абый Балтач районының Чутай авылында укыткан. Ул 1942 елда Балтач районыннан сугышка китә. Фронттагы батырлыклары өчен 3 Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1946 нчы елда туган ягына кайта, аннан соң Галиәхмәт абый Пөшәңгәр, Шекә, Апаз мәктәпләрендә укыта, озак еллар укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, тарих фәне укыта. 1993 елда вафат була.

“Без мәктәптә укыганда Галиәхмәт абый завуч иде. Башлангыч класста укыганда ул классларга кереп, бездән тапкырлау таблицаларын яттан сөйләтә иде. Тәбәнәк кенә буйлы, гел указка һәм журнал тотып йөргәне күз алдында тора. 9 майда Җиңү көнендә укучылар белән обелиск янына җыелгач, Кызыл Йолдыз орденнерын ничек алуларын күп тапкырлар сөйләгәне булды.

Галиәхмәт абый минем этием Фаяз белән бик дус иделәр. Бик тыныч, әкрен генә сөйләшә торган иде ул. Сугыш турында, анда күргәннәрен, кичергәннәрен исенә төшереп сөйләгәнен без бик кызыксынып тыңлый идек”,- дип искә ала музей хезмәткәре Зәбирә Габтелхакова.

Күптән түгел Галиәхмәт абыйның Арча шәһәрендә гомер итүче кызы Венера Газизуллина әтисенең балачак һәм яшьлек дусты Газиз Миннебаевның озак еллар Галиәхмәт абыйда сакланган хатын китерде.       Газиз абый үзе сугышта үлеп калган. Фронттан язылган бу хат аның әнисе Хәдичә, әтисе Шәфиев Миннебай абыйларга язылган:

”Исәнмесез! Кадерле әти һәм әни, сезгә фронт кырларыннан  гвардеецларча кайнар сагынычлы сәлам язып калучы улыгыз Газиз. Шулай ук сәлам Һәдия, Фәнзилә, Язилә сеңлемә, Сабирҗан энемә, Рәхимә апага, башка туганнарга, яшьләргә, мине сораучыларга аермыйча сагынычлы, кайнар сәлам. Үзем таза-сау.

Сездән 5 ай буе бер хат та алганым юк иде. Бүген вокурат 5 ай тулганда сездән бер юлы  2 хат алдым. 18-19 май көнне язган хатыгызны 6 июнь көнне алып укыдым, ни язган, барыда мәгълүм булды.Сезнең хәлне дә белер көн булыр икән. Әти өчен бик кайгыра идем, ул өйдә булгач ярый әле. Мин сезгә язган идем инде, 18 марттан 5 апрельгә кадәр сугышта булып, ял итәргә чыккан идек. Хәзер дә әле ялда. 80 км ераклыкта өйрәнеп ятабыз. Минем өчен кайгырмагыз. Тамак тук. Минем өчен кайгырып елауның бер нәрсәгә дә кирәге юк аның. Елау ул көчсезлек билгесе генә. Менә озакламый җиңеп, илгә кайтырбыз.

Мин Рамил белән Москвада 18 февральдә очрашкан идем, шуннан 23 февральгә кадәр бергә Смоленский областенә килдек. Ул икенче частьта иде. Ул Шушмабаш Касимов Камил белән икенче частька эләкте, без икенче часть белән киттек. 23 дә мин аннан аерылдым. Шушмабаш                          малаеның хаты килсә, сорап язсыннар, ул белергә тиеш аны. Хат килмәгән өчен кайгырырга ярамый. Миңа да 2 ай буе хат  салмый торырга туры килде.  Карточка сораткансыз, монда карточка төшереп ята торган урын түгел, үзегез беләсез нинди вакыт, нинди обстановкада ял итүне. Яшьтием Габтерәүф cугышка кергән икән, аның адресын җибәрегез.

Үзегезнең һәм авыл хәлләрен әйтеп хат языгыз. Минем яңа точный адрес: Полевая почта, 54328 Б., Миннебаеву Газизу М. Алу белән хат языгыз. Һаман язып булмас, кәгазь дә вакыт та юк. Кайнар сагынычлы сәлам белән: Миннебаев, 6 июнь –1943ел”.

Әйе, сугыш кемнәрне генә аермаган, Галиәхмәт һәм Газиз абыйларны да бүтән күрештермәгән. Газиз абыйның әти-әнисе, туганнары гомер буе аны көтеп яшәгәннәр. Сеңлесе Һәдия апа озак еллар Апаз балалар бакчасында тәрбияче, Язилә апа Апаз мәктәбендә укытучы булып эшләделәр. Бу буын сугышта үлеп калган туганнары өчен дә хезмәт итте. Сугышлар кабатланмасын иде.

 

                                                                              “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Әй язмыш, язмыш…

Сугыш ул — бик куркыныч нәрсә,

   Кан ул, ут ул, үлем, яралар.

          Күз яшьләре, кайгы, ачлык,

          Тол аналар, ятим балалар.

Бүген 30 нчы апрель көнне музеебызда бик күп ятимнәрнең берсе,  ятимлекнең ачы сагышын, михнәтләрен тулысынча татыган, тормыш дигән тирән дәрьяда упкыннарга батмыйча, гомер юлында югалып калмаган, авыр сынаулар алдында сынмаган-сыгылмаган, көчле рухлы, хәзерге вакытта отставкадагы подполковник Гатауллин Вәлиулла Шәйхулла улының тормыш юлына багышланган кичә уздырылды.

Шулай ук тормыш иптәше Хәсибә апаның яшь буынга тәрбия бирү максатыннан, Вәлиулла абыйның авыр тормыш юлын чагылдырган истәлек-китап ясавы, Арча халкы өчен, безнең өчен зур горурлык!

 

«Бәхетләрне язмыш кисмәсен»- үзешчән шагыйрә Гөлчирә Нәҗметдинова белән очрашу

Наласа авылында яшәүче, шигырьләр, хикәяләр язу остасы Гөлчирә Нәҗметдинова белән очрашу булып узды. Очрашу барышында күп сорауларга җаваплар табылды, авторның шигырьләре укылып, моңлы көйләр дә тыңланды.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика