Чын мәхәббәт тарихы

Районыбызның Каратай авылында 1924 елның 25 апрелендә туган Халитов Рәгыйб Усман улы яшьтән үк укытучы булырга хыяллана. Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесында укый башлый. Ләкин семьяда биш бала, тормыш алып бару авыр, ул икенче курстан Сеҗе башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Аны 1942 елның икенче сентябрендә армиягә алалар һәм ул Бөек Ватан сугышында катнашып, андагы бөтен михнәтләрне күреп, берничә тапкыр яраланып, туган авылы Каратайга әйләнеп кайта. Апаз, Мирҗәм, Ильдус, Иске Ашыт мәктәпләрендә физкультура, Югары Оры мәктәбендә математика укыта. Аннан соң “Кызыл Юл” районы мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. Шул елларда Арча педагогия училищесын, аннан соң Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

“Рәгыйбнең РОНОда инспектор булып эшләгән чагы. Мин эшләгән Носы мәктәбен тикшерергә килгән. Мәктәп директоры Нәкыйп Миннебаев белән тәнәфес вакытында укытучылар бүлмәсенә килеп керделәр. Шул вакытта Рәгыйбкә күзем төште, өстендә каракүл якалы пальто, кызыл шарф. Күзем төште генә бит Рәгыйбкә. Ай, мин әйтәм, шундый егетләр очрамый бит әле миңа дип уйладым.

Менә яз җитте. Арчада комсомол конференциясендә Апаздан бергә укыган Рәйсә исемле дус кызым: “Фәния, Рәгыйб минем белән танышырга тели. Ул бит инде олы, аның сеңелләре дә күп, ни эшлим икән”, – диде. Ә мин уйлап та тормыйча шаярып: “Рәйсә, дустым, әгәр шундый егет миңа өйләнәм дип әйтсә, берсүзсез аңа кияүгә чыгар идем”, – дидем. Һәм мин бу сөйләшүне бөтенләй оныттым.

Юраганым туры килде, Укулар тәмамланды, мин туган авылым Күлтәскә кайтып китәргә җыенам. Хәдичә исемле укытучы белән клубтан кайтып киләбез. Безгә укытучы Мансур белән Рәгыйб очрадылар.Шулай сөйләшә торгач, без Рәгыйб белән икәү генә калдык. Ул минем белән ныклап танышырга теләк белдерде. Мин бәямне күтәреп, бер атнадан җавап бирермен дидем. Аралаша торгач, мин аның тормыш итү өчен үз фикере булган, булдыклы егет икәненә инандым. Ул кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, мин ризалаштым. 1952 елның 8 мартында бергә гаилә корып яши башладык һәм Яңа Кенәргә күчеп килдек”, – дип искә ала Фәния апа яшьлек елларын.

1929 елның 9 апрелендә Күлтәс авылында туган Фәния Рәхимҗан кызы бөтен гомерен Яңа Кенәр мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлый. Ә Рәгыйб Усман улы мәгариф бүлегендә инспектор, мәгариф бүлеге җитәкчесе, сигезьеллык интернат-мәктәп директоры, Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры, Яңа Кенәр авыл Советы рәисе вазыйфаларын намус белән башкара. Алар икесе дә хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булдылар.

Фәния апа сүзен дәвам итеп: “Ике балабыз булды, олысы Рөстәм, икенчесе Ләлә. Ни кызганыч, Рөстәм вафат булды, киленебез Елена һәм оныкларыбыз безне олылап, булышып яшиләр. Кызыбыз Ләлә дә гаиләсе белән Арчада гомер итәләр. Хәлебезне белеп, кирәкле ярдәмне күрсәтеп торалар.

Рәгыйб сабыр, акыллы булды, бик матур яшәдек. Бер-беребезне хөрмәт итеп, үзара ышанып, булганына канәгать булып, балаларыбыз һәм оныкларыбызның уңышларына соенеп гомер итәбез”, – диде.

Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, 66 ел олы мәхәббәтләрен саклап гомер иткән гаилә белән танышуыбызга бик шат булдык. Бүгенге көндә дә Фәния апа белән Рәгыйб абый бер-берсен тулыландырып, матур итеп яшиләр. Менә шундый тату гаиләләрдән яшьләр үрнәк алсыннар иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее 

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика