Чынбарлык белән очрашу

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов тәкъдиме белән 2015 елда Суслонгер хәрби лагеренда һәлак булганнарны күчереп күмгән урынга таш куелды һәм ел саен анда барып чәчәкләр салып искә алу оештырыла. Ә быел, 27 июль көнне, анда Арча район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның матди ярдәме белән корбан ашы уздырылды. Бу чараны хәрби комиссариат хезмәткәрләре, Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин җитәкчелегендә дин әһелләре, район мәдәният идарәсе бергәләп оештырдылар.

Иртәнге сәгать җидедә хәрби комиссариат яныннан ике автобуска һәм җиңел машиналарга утырып без Суслонгерга юл алдык. Автобуска утыру белән Әтнә районының Күәм авылында туып-үскән Мәдинә апа Фәйзуллина белән таныштым. Ул кышларын Түбән Мәтәскәдә оныгы гаиләсендә яши икән. 82 яшен тутырган Мәдинә апа үзенең балалары, туганнары белән Суслонгер җиренә әтисе Кавый Батталовның йөргән эзләрен, һәлак булган урыннарын күрергә бара икән. Аның әтисен сәламәтлеге начар булса да сугышка алалар һәм ул Суслонгердагы хәрби өйрәтү лагерена эләгә. Әнисе Фатыйма андагы тормышның авырлыгы турында ишетеп өч тапкыр әтисенең хәлен белергә бара. Ләкин аларны очраштырмыйлар, үз авызларыннан өзеп алып барган азык-төлекләрен дә шунда ачлыктан газап чигүче солдатларга биреп калдырган. Хәлсезләнеп йөргән хәрбиләр әнидән ризыкны кашыкка, кружкага алыштырабыз дип сораганнар. Ул аларның авыр хәлләрен күреп, әйберләрен алмыйча биреп калдырган. Никадәр араларны җәяү барып күрешә алмый кайтуын, әтине бөтенләй күрә алмый калуын әнием елый-елый сөйли иде. Аның белән бергә булган күрше авыл егете  әтинең үлү сәбәбен сөйләгән. Җәен агач күтәреп кайтканда хәле бетеп агачны төшергәч, аны командирлары мылтык түтәсе белән кыйнаган. Берничә көн азапланып ятканнан соң ул үлгән. Әнием барып аның киемнәрен алып кайткан, кесәсендәге өйдән тыгып җибәрелгән догасы да шунда сакланган. Шушы урынны барып күрергә бик теләгән идем, оештыручыларга бик зур рәхмәт”,– дип күз яшьләре аша сөйләде Мәдинә апа. Автобустагы һәркем юл буе Суслонгер урманнарында ятып калган туганнары, газета-журналларда басылып чыккан, интернет челтәре аша танышкан мәгълүматлар  турында фикер алыштылар.

Бу сәяхәттә Арчалар белән бергә Әтнә, Кукмара, Биектау, Теләче районнарыннан, Казан шәһәреннән, хәтта Әлмәттән килгән кешеләр дә бар иде. Аларның һәрберсенең кемедер шушы лагерьга Бөек Ватан сугышында катнашып, дошманны җиңү өчен үзеннән өлеш кертербез дип өметләнеп килгән. Бирегә төрле милләт вәкилләрен рус теленә дә, сугыш серләренә дә әйбәтләп өйрәтеп җибәрү өчен туплаган булсалар да, анда урман кисү, аны ерак аралардан күтәреп ташу, тимер юл вагоннарына төяү белән шөгыльләнгәннәр. Бик азлары гына фронтка җибәрелгән һәм алар мондагы шартлардан котылуны бәхет дип санаганнар.

Безнең беренче тукталыш Суслонгер зиратында булды. Әтнә район газетасы журналисты Сүрия Мингатина күп еллардан бирле бу сәяхәтләрдә катнаша икән, ул үзе туплаган кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды. Әмир хәзрәт монда күмелгән барлык әрвахлар рухына догалар укыды, бик күпләр үзләренең биредә булган туганнары турында хатирәләрен сөйләделәр. Аннан соң  лагерь урнашкан урманга юнәлдек. Без үз күзләребез белән  сигез квадрат километр мәйданны биләгән хәрби әзерлек лагере урнашкан урынны күрдек. Алар яшәгән землянкаларның урнашкан урынындагы чокырларны, керү-чыгу юлларын, мичләре булган кирпеч калдыкларын карадык. Нинди авыр шартларда яшәп тә аларга дигән азык-төлекнен, киемнәрнең бирелмәвен, авыр физик хезмәт белән газапланулары турында, шул чорларда яшәгән өлкәннәрдән ишетеп белдек. Суслонгерда туып-үскән Зиннәт абый Әхмәдуллин: ”Урман эченә тар гына тимер юл керә, аңа утын төяп чыгаралар. Үлгән офицерларны музыка белән зурлап күмәләр иде. Ә гадиләрен ат арбасына берничәне салып шушы зиратка юеш урыннарга салып күмгәннәрен хәтерлим. Сез килгәч алар сөенеп яталардыр инде.  Лагерьга  1943 елда Ворошилов килгәнен хәтерлим, шуннан соң өйрәнергэ җыелган солдатларның хәле уңай якка үзгәрде дип сөйләделәр. Лагерьның кайбер җитәкчеләрен хөкем итеп атып үтергәннәр”,- дип ул елларны искә алды.

Бу очрашуга Кенәрдән әтисе биредә өйрәнүләр үтеп сугышка киткән Нурсия апа, бабасы биредә ачы сынаулар үтеп сугышта катнашкан укытучы Раилә Биктова, мәктәп директоры Әгъзәм Гайфуллин катнаштылар. Әгъзәмнең дә бабасы Гайфулла монда булып сугышка китә һәм Смоленский өлкәсендә вафат була. Шунысы куанычлы, бу тема белән яшьләр дә кызыксына. Кенәр урта мәктәбендә Суслонгер хәрби лагеры темасына эзләнүләр алып барып, фәнни проект эше язып төрле конференцияләрдә чыгыш ясаган 10 сыйныф укучысы Илмир Хакимов, аның укытучысы Ильмира Әхмәтова бу юнәлештә эзләнүләрен дәвам итү өчен килгәннәр.

Корбан чалдыру мәҗлесенә килүчеләр Серебряная күле янында өйлә намазын укыдылар, микрофон аша Суслонгер урманнарында ятып калган милләттәшләребезгә барып җитәрлек итеп коръән укылды, догалар кылынды. Һәркем өстәлгә куелган ризыклардан, корбан итеннән пешерелгән пылаудан авыз иттеләр. Арча һәм Әтнә  районнары буенча хәби комиссар Алмаз Борһанов Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек уңаеннан башкарылган эшләр һәм бу чараның яшь буынны тәрбияләүдә әһәмияте турында сөйләде. Хөрмәтле кунагыбыз, Казандагы “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей мемориалы” җитәкчесе Михаил Черепанов, Суслонгерда һәлак булучыларның исемлеген алып килгән иде һәм аның белән таныштырды. Ул үзенең чыгышында бу исемлекнең эле тулы булмавын, өйрәнүләрнең дәвам итүен искәртеп үтте.  Кәче авылы егете Әнәс Закировның Суслонгер тарихын тирәнтен өйрәнеп чыгарган китабына югары бәя бирде. Күл буена ял итәргә килүчеләр дә битараф булмадылар, уеннарыннан туктап биредә сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар.

Суслонгер мәктәбенең туган як музеен җитәкләүче, математика укытучысы Галина Лихачева  Суслонгер хәрби өйрәнүләр лагерының оешу тарихы, анда булучыларның авыр тормышы, яшәү шартлары белән таныштырды. 2010 елдан соң гына бу тема ачыла башлаган, өйрәнүләр дәвам итә икән. Ул безнең бик күп сорауларга җаваплар бирде, барлык районнар берләшеп Татарстан күләмендә монда булган кешеләрне ачыклап бетерергә мөмкин булуын әйтте. Кайткан вакытта бөтен уйларыбыз анда күргәннәребезне яшь буынга җиткерү, туганнары исән вакытта  Суслонгер  белән бәйле мәгълүматларны туплап калдыру турында иде.  

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика