Фәйзелхак Ислаев: “Без Батыршаны онытырга тиеш түгел!”

Бүген “Казан арты” тарих-этнография музеенда тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев белән очрашу булды. 18 гасырдагы милли сәясәт һәм татарлар, 1755-1756 еллардагы Батырша (Габдулла Галиев) восстаниесе турындагы сөйләшүгә төбәкне өйрәнүчеләр, укытучылар, музей хезмәткәрләре һәм студентлар килгән иде.

“Батырша безнең тарихыбызда, бигрәк тә ислам тарихында иң зур шәхес. Аның белән тиңләшә торган бер генә имам да юк, чөнки ислам динен саклап калу өчен ул үз җанын биргән. Батырша яшәгән чор күпләп чукындыру заманы. 1742-1743 елларда Казан төбәгендәге 536 мәчетнең 418е җимерелә. Батырша бу вакытта Ташкичүдә, мәчетләр җимерелүнең шаһите була. Батыр имам көрәшмичә ислам динен саклап калып булмаячак, дигән. 1753 елда мөселманнарны, бигрәк тә имамнарны көрәшкә туплау эшен башлап җибәрә. Ике ел бу эш белән шөгыльләнә һәм 1755 елның яз аенда тәхризнамә-өндәмәләр таратып, мөселманнарны җиһадка, баш күтәрүгә чакыра. Бу эшкә аңа шәкертләре дә ярдәм итә. Батырша восстаниесенең нәтиҗәсе буларак, төбәктә көчләп чукындыру туктатыла. Мондый көрәш башланганнан соң тиз арада, сентябрьдә үк чукынмаганнар өчен түләтелә торган салым бетерелә, җимерелгән мәчетләр урынына яңалары төзергә рөхсәт ителә.  Бу нәтиҗәләр Россия дәүләтенең үзе өчен дә бик яхшы була, түрәләр татарны чукындырып кына буйсындырып булмый, дигән фикергә килә. Моның өчен генә дә без Батыршаны онытырга тиеш түгел! ” – дип сөйләде галим әлеге каһарман эшчәнлеге турында. Габдулла Галиев 1758 елда Шлиссельбург крепостена ябыла. 1772 елда камерада онытылып калган балта белән сакчыларга һөҗүм итә, дүрт сакчыны үтерә, үзе дә вафат була.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика