Фатих Сәйфи-Казанлы

Фатих Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин) (22.08.1888-5.08.1938) – журналист, мөхәррир, драматург, язучы, мөгаллим һәм дәүләт эшлеклесе.

Казан губернасы Спас өязе Карамалы (хәзер Әлки районына керә) авылында крестьян гаиләсендә туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, Минзәлә өязендә укытучы булып эшли. 1906 елда Казанга кайтып, үзенең әдәби һәм журналистлык эшен башлап җибәрә. 1912-1918 елларда Уфада яши, «Галия» мәдрәсәсендә тарих фәне укыта.

1917 елгы Февраль революциясе көннәрендә татар эсерлары органы «Ирек» газетасының нашире була. 1918 елның январенда Казанда кайткач, Мулланур Вахитов җитәкчелегендәге Үзәк мөселман комиссариатында эшли башлый, төрле уку йортларында укыта. ТАССР төзелгәч, Мәгариф халык комиссариатында, Җир эшләре халык комиссариатында җаваплы вазыйфалар башкара. 1923-1925 елларда «Кызыл Татарстан» һәм «Крәстиян гәзите»нең җаваплы мөхәррире. 1927-1929 елларда «Яңалиф» журналының җаваплы редакторы буларак, татар язуын гарәп графикасыннан латин графикасына (яңалифкә) күчерү буенча зур эш алып бара. 1930-1935 елларда Татар коммунистлары университетында, Марксизм-ленинизм институтында һәм Казан педагогия институтында тарих фәне укыта.

Фатих Сәйфи-Казанлы –  «Мөкатдәс хезмәт» (1907), «Безнең заман» (1909), «Ямьсез тормыш» (1915), «Җәмәгать хадиме», «Дошманнар» (1920), «Зәкуан мулла шәҗәрәсе» (1929), «Зөбәрҗәт» (1936) исемле пьесалар, «Зимагур» (1921), «Крушниклар» (1921), «Двор өендә» (1925), «Һани» (1923), «Елан токымы» (1931), «Кызыл эшелон» (1932), «Корбый иптәш» (1933), «Беренче адымнар» (1933) исемле хикәя, повестьлар; «Өч нарат» исемле роман (1930) авторы. Г. Тукайның өч (1929-1931), Г. Камалның ике (1929-1930) томлык җыентыкларын төзеп чыгара, Г.Камал, Ф.Әмирхан иҗатларына багышланган махсус китап язып бастыра («Өч татар классигы», 1930).

1934 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Репрессия корбаны.

Совет чорында Фатих Сәйфи-Казанлы иҗатын, берничә ел торгынлыктан соң, беренче мәртәбә Мөхәммәт Мәһдиев 1963 елда өйрәнә. Тууына 75 ел тулу уңаеннан “Азат хатын” журналында махсус мәкалә дә бастырып чыгара.

Чыганак:

Мәһдиев М. Сәйфи-Казанлының тууына 75 ел // Азат хатын. – 1963. – №9.

Мәһдиев М. Сызып ак нур белән… – Казан. – 2014.– 583 бит.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика