Фердинанд Фәтхигә — 60!

Сәхнәдән үзенә генә хас моңлы тавышы белән “Олы юлның тузаны”, “Сагынам дуслар илкәйне”, “Сибелә чәчем” кебек халык җырларын, “Кайта алмадым әнкәй”, “Хатлар язам мин”, “Үтте дә китте яшьлегем”, “Син үзең миңа дару”, “Гармунчыга”, “Әллә күрешәбез, әллә юк” һәм башка җырларны тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп җырлаучы якташыбыз Фәтхрахманов Фердинанд Рафаэль улы 5 сентябрьдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Фердинанд Фәтхи Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенең режиссура факультетын тәмамлагач үзенең туган авылы Иске Ашыт мәдәният йортын җитәкли. Биш елдан соң җырчы булу теләге аны Казанга алып китә һәм татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дүрт ел дәвамында һөнәри осталыгын күтәргәннән соң ул Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаша. Ул вакыттагы сәнгать советы җитәкчесе Илһам Шакиров аны тыңлагач якташыбызга зур өметләр баглый. Фердинанд Фәтхи үзенең эстрада бригадасы белән илебезнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә уңышлы чыгышлар ясый. Татар җырын тамашачыга җиткерүдәге уңышлары өчен аңа  2002 елда Татарстанның атказанган, 2012 елда Татарстанның халык артисты исемнәре бирелә. Ул шулай ук 1995 елда “Татар җыры” конкурсы лауреаты исемен яулый,  2009 елда “Мәдәнияттагы уңышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

“Минем әнием Саяра гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләде, шуңа күрә  мин кечкенәдән концертларда, спектакльләрдә катнашып үстем,  зур сәхнәдә җырларга иде, дигән хыял белән яшәдем. Авылга килгән артистларның: Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллиналарның концертларын бик ярата идем.

Концерт — спектакль белән килгән бөтен артистлар бездә булдылар, чөнки әти-әнием дә, әби дә аларны бик яратып хөрмәт итәләр иде. Дөресен генә әйткәндә,  абыем Рифат белән мине әби карап үстерде. Әби бик әйбәт булды, кич йон эрләп утырганда, матур тавыш белән гел җырлый торган иде. Мин аның җырлаганын тыңлап утырырга яраттым. Әби янына кич утырырга безгә күрше әбиләр дә керә һәм мин аларга 2-3 сыйныфларда укыганда ук, концерт куя торган идем.

Әни мәдәният йортында барлык тырышлыгын куеп эшләде, концерт-спектакльләр белән төрле авылларга йөреп, кайтып керми торган иде. Намуслы хезмәте өчен аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Быел мәдәният йортында узган хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү бәйрәмендә Арча район башлыгы Илшат Нуриев әниемә “Арча районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелү турында таныклык тапшырды. Бу бәйрәмдә райондашларым алдында чыгыш ясау минем өчен  бәхет, ә әнием өчен зур горурлык булгандыр”,- дип сөйләде ул.

Фердинанд Фәтхинең күп җырлары “Татарстан” радиосы фондына кертелгән, ТНВ телевидениесендә төрле еллардагы чыгышларының язмалары тупланып барыла. Аның җитәкчелегендә укучылар өчен махсус әзерләнгән “Халкым җыры – моң чишмәсе”, “Тукай аһәңнәре” программалары Казан шәһәре һәм республикабызның район мәктәпләрендә күрсәтелде. “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!” проекты буенча оештырылган әдәби-музыкаль кичә  дә шулай ук барлык мәктәпләрдә булачак.

“Соңгы вакытта минем иң яратып башкара торган җырым “Әнкәй моңы”. Аның сүзләрен якташым Наил Касыйм , ә көен Ганс Сәйфуллин иҗат иткән. Мин бүгенге көндә яңа җырлар өйрәнүемне дәвам итәм , шулай ук Иске Ашыт мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Саяра” халык театрына яңа әсәрләр сәхнәләштерүдә булышам. Юбилей уңаеннан концерт программасы әзерлибез, аны филармония концертлар залында, Арча мәдәният йортында һәм илебезнең башка төбәкләрендә күрсәтергә уйлыйм”,- дип шатландырды ул.

Олы юбилее уңаеннан якташыбыз Фердинанд Фәтхине чын күңелдән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез. Аның моң чишмәсе саекмасын, озак еллар зур сәхнәләрдән яңа җырлар башкарып, безне сөендереп яшәсен иде.

                                                                                   “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                       директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика