Фронтовик язучы якташыбыз Әнәс Галиев иҗаты

Бөтендөнья татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайны тудырган Кушлавыч авылында үзенең шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре белән әдәбият сөючеләргә яхшы таныш булган Әнәс Галиев та туган. Ул Бөек Ватан сугышы башланганда солдат хезмәтендә була, сугышның беренче көненнән фронттагы җиңү мизгелләрен дә, дошман көчләренә каршы тора алмыйча чигенү ачысын да үз күзләре белән күргән. Бер ел да ике ай авыр сугышларда катнашып, батырлык үрнәкләре курсәтеп өлгергән якташыбыз  авыр яраланып чолганышта кала һәм дошман кулына төшә. Мөмкинлек чыгу белән әсирлектән качарга омтыла, кабат тотыла һәм берсеннән берсе катырак режимлы концлагерьларга эләгә. Польша һәм Германия лагерьларында күргәннәрен үзенең әдәби әсәрләрендә чагылдыра. Әнәс Галиевнең “Һәр солдатның үз язмышы”, “Йолдызлар шаһит” повестьлары  һәм “Кыен юл” шигырьләр җыентыгы Бөек Ватан сугышында халкыбызның кичергәннәре, чынбарлык, авторның күргәннәренә нигезләнеп язылган.

Якташыбызның 1943 елның декабрь аенда язылган “Пленнан хатлар” поэмасы берничә хат формасында язылган. Икенче хаттан  “Үтенеч” өзеген  тәкъдим итәбез:

Тышка чыксам, тулган айга карыйм,

Ай үтә болыт арасыннан.

Әнкәйне хәтерлим, каргый булыр,–

Игелек күрмәде баласыннан.

Әйт, ай, ни хәлләр бар ул җирләрдә,

Безнең турыдан үтәсеңме?

Әллә кара болытларга күмелеп,

Күрмәгән булып китәсеңме?

Әнкәйгә әйт, синең улың исән,

Тоткынлыкта, чит илдә диген,

Бөтен уе белән сезнең якта,

Теләп тормый чит җирдә диген.

Сөйлә, ишетсеннәр бар халыклар

Туган илне сатмаганлыкны.

Сөйлә, омтылганны туган илгә,

Качарга юл тапмаганлыкны.

Үтен син, ай, гафу итсен әнкәй,

Аңлат, тик ятмыйбыз без монда.

Дәвам итә изге, канлы көрәш

Тоткынлыкта – дошман тылында.

 

Әнәс Галиев шушы ук әсәренең бишенче хатында  фронтта күргәннәрен тасвирлый:

Яшьлек белән сөйләшү

Авыр булды йөрәкләргә, чиктек,

Гүзәл шәһәрләрне калдырып.

Чиктек бодай үскән киң кырларны,

Туган авылларны яндырып.

Кем уйлаган дошман танклары

Идел ярларына җитәр дип,

Җирән немец Тын Дон, Кубан аша

Кавказ тауларына үтәр дип.

Бар да безнең йөрәк аша узды,

Вакыт җитте үчне алырга.

Җиңү өчен без үләргә риза!

Мөмкинме соң читтә калырга

Алга, алга ыргылдык без һаман,

Куркытмады утлы ялкыннар.

Горурлан син узган көннәр белән,

Горурлыкка, солдат, хакың бар.

Фронт, елдан артык булдык анда,

Гомер плен белән бүленде.

Азмы батырлыклар эшләдек без,

Үткәрмәдек күпме үлемне.

Бетте… Бар да бетте, тик бер шатлык,

Бушка түгел түккән каныбыз.

Яшьлек… бөкре кунды аркаларга,

Пычранды яшьлек даныбыз.

Шуңа хәтерләмим яшьлегемне,

Сакал белән тудым бугай мин.

Никтер таш күк каты күңелем,

Үткән көнгә карап моңаймыйм.

 

Якташыбыз Әнәс Галиев сугыштан исән-сау кайта, иҗатын дәвам итеп “Һәр солдатның үз язмышы” повестен иҗат итә. Әсәрдән өзек тәкъдим итәбез:

“Чәнечкеле тимерчыбык аша тышкы якны күзәттем. Анда, гадәттәгечә, тормыш кайный. Тимер юлдан бертуктаусыз хәрбиләр төялгән эшелоннар үтә. Шулай дөньямны онытып, урамны күзәтеп торганда, лагерь капкасыннан бер төркем әсирләрне алып керделәр. Бар да яхшы киенгән, тазалар.Аркаларына күтәрә алган кадәр капчык асканнар. Арадан берсе туры минем янга килеп басты. “Әнәс, бу син түгелме соң?”. Сорау мине аптырашта калдырды. “Мин Иске Җөлбинең Таһир булам. Көрәшче Хөббулла малае”.Искә төшерә алмавымны сизеп, ул сүзен дәвам итте: “Өммегөлсем белән Югары Сәрдәдә бер класста укыдык. Ул миңа синең шигырь китабыңны бүләк итеп биргән иде”. Өммегөлсем минем  бертуган сеңлем. Әйе, ул да Югары Сәрдәдә укыды шул. Авылда чакта Таһирның үзен күргәнем юк иде. Ә Хөббулла абыйны яхшы беләм. Арслан кебек таза ир. Хәтта әнисен дә хәтерлим. Иске Җөлби белән Кушлавычны инеш кенә аерып тора, икесе бер авыл дип әйтерлек. Яше-карты бер-берсе белән аралашып яшиләр. Мин дә Иске Җөлби халкының барысын да беләм дип әйтерлек. Сөйләшә торгач, Таһирны да искә төшердем.Ул миннән ике яшькә кече – егерме икенче елны туган.

Таһир мине читкәрәк алып китте. Ул, капчыгын чишеп, бер телем икмәк һәм сало чыгарды. Икмәкнең хуш исенә башым әйләнеп, егылып китә яздым. Ул зур бер телем икмәк кисте дә миңа сузды. Мин алырга да, алмаска да белмәдем. Монда, лагерьда шушы икмәктән дә зур байлык юк иде. Авылдашым булуына карамастан, шундый иң кадерле әйберне бушка тоттыруына ышанып бетә алмадым.

Бераз алгарак китеп булса да әйтим, Таһир авылга кайтты. Миннән соңгарак калып кайтты. Мин кайтканда әти-әниләре улларының язмышын белмиләр иде әле. Мин әсирлектә аны күргәнемне әйтергәме-әйтмәскәме дип куркып йөрдем. Шушы очрашудан соң аерылгач, башыннан үткәргәннәрне белми идем. Исән калгандырмы, юкмы. Әгәр, исән булмаса, аның белән очрашуымны сөйләп, төзәлә барган яраларын яңартудан курыктым.”

Әсирлектәге үз тормышын чагылдырып язган “Йолдызлар шаһит” повесте якташыбыз Әнәс Галиевның үз язмышы турында. Ул әсәр Нәби Дәүлинең “Үлем белән яшәү арасында” повестен хәтерләтә. Якташыбыз 75 ел элек тәмамланган сугышның, Бөек Җиңүнең халык өчен бик кыйммәткә төшүен күрсәтергә тели. Әсәрдәге Зөфәр образын Әнәс Галиев дип кабул итәргә кирәк:

“Барак эче караңгы, бары ишек төбендә генә тонык лампа яна. Константин кесәләреннән алып сәке өстенә кәбестә һәм чөгендерләр ыргытты. Зөфәргә сап-сары кукуруз чәкәне тоттырды:

– Аша!

Гәрәбә күк эре бөртекләр белән уратып алынгын бу чәкән дөньядагы бөтен нәрсәдән дә гүзәлрәк булып күренде Зөфәргә. Ул аны ике кулы белән тотып, комсызланып, очлы башыннан кимерә башлады. Юк, юк, моннан да тәмлерәк азыкны ашаганы юк иде Зөфәрнең!

– Баруым ярады, – диде Константин. – Хәрәкәттә бәрәкәт шул. Бер офицерның квартирасын җыештырдык. Боларны шуның чоланыннан суктым.

Зөфәр кукуруз чәкәнен күз ачып йомганчы кимереп бетерде дә,

яшелчәләргә күзләрен текәп, икеләнеп калды.

– Аша, аша, тартынма, –диде Константин. – Бераз рәтләнсәң, эшкә бергә йөри башларбыз.

Бөтенләй таныш булмаган бер кешенең җылы мөгамәләсеннән Зөфәрнең күңеле тулып китте. Күңеле тулды да, күтәрелде дә, хәтта кәефе дә яхшыланып киткәндәй булды. “Кем соң бу, ни өчен ул аның турында атасы кебек кайгырта?”. Зөфәр аның кем икәнен бик белергә теләсә дә сорарга кыймады. Константин бу турыда сүз башларга үзе булышлык итте.

  • Син нинди частьтан? – дип сорады ул Зөфәрдән.
  • Мин артиллерист, ә сез?
  • Мин пехота-матушка, — диде Константин.
  • Пленга кайда эләктегез?
  • Майкоп янында.
  • Мин дә шул тирәдә. Икебез бер үк юлдан йөргәнбез алайса.

Зөфәр Константинның сүзне дәвам  иттерүен көтеп, тын гына ятты. Тик агай, Зөфәр көткәнчә, үзе турында сөйләргә ашыкмады.

  • Ничек уйлыйсыз, дядя Костя, шулай ук немецлар безне җиңәрләр

микәнни? – дип сорады Зөфәр.

  • Бу турыда башыңа да китермә!

Ул бу сүзләрне шундый ышаныч белән әйтте ки, хәтта Зөфәр үзе биргән сораудан оялып куйды.

  • Гарьлеге ни тора! Иптәшләр сугышалар, ә без монда тамак турында

уйлап ятабыз, –диде ул еламсырап.

  • Сугыш! Күрәсең, шундый фаҗигаләрсез булмыйдыр ул, – диде

Константин. Аннары пышылдап: – Монда торып та көрәшне дәвам иттерергә мөмкин, — дип өстәде.

Константин Никифорович Куличенко Зөфәрнең күңелен бик тиз яулап алды. Озын буйлы, зәңгәр күзле бу агай төшенкелеккә бирелми торган, тумыштан шат күңелле бер кеше иде. Сөйләвенә караганда, ул журналистлар институтын бетергән. Элек Уралда зур бер металлургия заводында эшләгән. Шул вакытта төрле халыклар белән аралашып, аларның тормышларын өйрәнгән. Әдәбият һәм сәнгать белән бик нык кызыксынып, күп китаплар укыган. Татарстаннан еракта, Киев тирәсендәге авылларның берсендә бу кеше авызыннан Тукай һәм Такташ турында ишеткәч, Зөфәрнең шатлыгы эченә сыймады, якын туганын очраткандай булды.

Сугыш башлану белән Куличенко фронтка киткән һәм елдан артык алдагы позицияләрдә булган. Ахыргы чиктә менә аның да язмышы Зөфәрнеке төсле әсирлек белән чикләнгән.

Бу лагерьда ул да ялгыз икән әле. Нәрсәсе белән Зөфәр аңа ошады? Беренче кеше итеп ни өчен аның белән танышты?. Зөфәрнең уйчан карашындагы тирәнлек, җылылык үзенә тартты, күрәсең?..”

Без бу язмабызда якташыбыз, фронтовик язучы Әнәс Галиевнең иҗатына күзәтү ясадык. 3 апрельдә Әнәс Галиевнең тууына 100 ел була. Аның  тормыш юлы һәм иҗаты  һәркем өчен үрнәк алырлык.

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика