Фронттан килгән хат

9 май – Җиңү көне якынлашкан саен һәркемнең күңелендә хатирәләр яңара. Музеебызга  тапшырылган хатларны укып без дә бик күп гаиләләрнең, дусларның язмышларын ачыклыйбыз.

Миннебаев Галиәхмәт Миннебай улы 1924 елда Апаз авылында туа.  Галиәхмәт абый белән Газиз абый бергә үскәннәр, педучилищеда бергә укыганнар. 1941 нче елның 21 июнендә алар Арча педучилищесын тәмамлыйлар, укып бетергәч икесен дә Балтач районына эшкә җибәргәннәр.  Галиәхмәт абый Балтач районының Чутай авылында укыткан. Ул 1942 елда Балтач районыннан сугышка китә. Фронттагы батырлыклары өчен 3 Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1946 нчы елда туган ягына кайта, аннан соң Галиәхмәт абый Пөшәңгәр, Шекә, Апаз мәктәпләрендә укыта, озак еллар укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, тарих фәне укыта. 1993 елда вафат була.

“Без мәктәптә укыганда Галиәхмәт абый завуч иде. Башлангыч класста укыганда ул классларга кереп, бездән тапкырлау таблицаларын яттан сөйләтә иде. Тәбәнәк кенә буйлы, гел указка һәм журнал тотып йөргәне күз алдында тора. 9 майда Җиңү көнендә укучылар белән обелиск янына җыелгач, Кызыл Йолдыз орденнерын ничек алуларын күп тапкырлар сөйләгәне булды.

Галиәхмәт абый минем этием Фаяз белән бик дус иделәр. Бик тыныч, әкрен генә сөйләшә торган иде ул. Сугыш турында, анда күргәннәрен, кичергәннәрен исенә төшереп сөйләгәнен без бик кызыксынып тыңлый идек”,- дип искә ала музей хезмәткәре Зәбирә Габтелхакова.

Күптән түгел Галиәхмәт абыйның Арча шәһәрендә гомер итүче кызы Венера Газизуллина әтисенең балачак һәм яшьлек дусты Газиз Миннебаевның озак еллар Галиәхмәт абыйда сакланган хатын китерде.       Газиз абый үзе сугышта үлеп калган. Фронттан язылган бу хат аның әнисе Хәдичә, әтисе Шәфиев Миннебай абыйларга язылган:

”Исәнмесез! Кадерле әти һәм әни, сезгә фронт кырларыннан  гвардеецларча кайнар сагынычлы сәлам язып калучы улыгыз Газиз. Шулай ук сәлам Һәдия, Фәнзилә, Язилә сеңлемә, Сабирҗан энемә, Рәхимә апага, башка туганнарга, яшьләргә, мине сораучыларга аермыйча сагынычлы, кайнар сәлам. Үзем таза-сау.

Сездән 5 ай буе бер хат та алганым юк иде. Бүген вокурат 5 ай тулганда сездән бер юлы  2 хат алдым. 18-19 май көнне язган хатыгызны 6 июнь көнне алып укыдым, ни язган, барыда мәгълүм булды.Сезнең хәлне дә белер көн булыр икән. Әти өчен бик кайгыра идем, ул өйдә булгач ярый әле. Мин сезгә язган идем инде, 18 марттан 5 апрельгә кадәр сугышта булып, ял итәргә чыккан идек. Хәзер дә әле ялда. 80 км ераклыкта өйрәнеп ятабыз. Минем өчен кайгырмагыз. Тамак тук. Минем өчен кайгырып елауның бер нәрсәгә дә кирәге юк аның. Елау ул көчсезлек билгесе генә. Менә озакламый җиңеп, илгә кайтырбыз.

Мин Рамил белән Москвада 18 февральдә очрашкан идем, шуннан 23 февральгә кадәр бергә Смоленский областенә килдек. Ул икенче частьта иде. Ул Шушмабаш Касимов Камил белән икенче частька эләкте, без икенче часть белән киттек. 23 дә мин аннан аерылдым. Шушмабаш                          малаеның хаты килсә, сорап язсыннар, ул белергә тиеш аны. Хат килмәгән өчен кайгырырга ярамый. Миңа да 2 ай буе хат  салмый торырга туры килде.  Карточка сораткансыз, монда карточка төшереп ята торган урын түгел, үзегез беләсез нинди вакыт, нинди обстановкада ял итүне. Яшьтием Габтерәүф cугышка кергән икән, аның адресын җибәрегез.

Үзегезнең һәм авыл хәлләрен әйтеп хат языгыз. Минем яңа точный адрес: Полевая почта, 54328 Б., Миннебаеву Газизу М. Алу белән хат языгыз. Һаман язып булмас, кәгазь дә вакыт та юк. Кайнар сагынычлы сәлам белән: Миннебаев, 6 июнь –1943ел”.

Әйе, сугыш кемнәрне генә аермаган, Галиәхмәт һәм Газиз абыйларны да бүтән күрештермәгән. Газиз абыйның әти-әнисе, туганнары гомер буе аны көтеп яшәгәннәр. Сеңлесе Һәдия апа озак еллар Апаз балалар бакчасында тәрбияче, Язилә апа Апаз мәктәбендә укытучы булып эшләделәр. Бу буын сугышта үлеп калган туганнары өчен дә хезмәт итте. Сугышлар кабатланмасын иде.

 

                                                                              “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика