Гали Рәхим
Гали Рәхим (Гали Мөхәммәтшакир улы Рәхим) – татар язучысы, тел галиме, тарихчы, фольклорчы. 1892 елның 4 ноябрендә Казанда II гильдия сәүдәгәр гаиләсендә туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, Казандагы коммерция училищесында белем ала, Мәскәү сәүдә институтын тәмамлый. 1919-1930 елларда төрле педагогик курсларда, Көнчыгыш академиясендә һәм педагогика институтында укыта.
Г.Рәхимнең 1909 елда «Җир йөзе» дигән беренче фәнни-популяр китабы дөнья күрә. 1913 елдан «Ак юл» журналында әкият-хикәяләре басыла. Октябрь революциясеннән соң «Җанвар» пьеса, «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле хикәя һәм «Идел» повесть иҗат итә. «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә», «Татар әдәбияты тарихы» (Г. Газиз белән бергә), «Утыз еллык хезмәт», «Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре», «Татар авылын ничек өйрәнергә» һ.б. фәнни хезмәтләр яза.
1926-1930 елларда Академүзәк каршындагы Татарстан һәм татар белеме җәмгыятенең гыйльми сәркатибе булып тора.
Гали Рәхим – 1927 елда иске татар имлясын яклап Сталинга язылган хаттка имза куйган 82 кешенең берсе. 1931 елның 8 маенда кулга алына, 1932 елның 11 маенда 5 елга концлагерьгә хөкем ителә. Беломорканал төзелешендә катнаша. Азат ителгәч, Казан университетындагы Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар бүлегендә эшли. Аннан китәргә мәҗбүр ителгәч, гади банк хезмәткәре булып эшли.
1937 елның июлендә янәдән кулга алына. «Буржуаз милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшендә катнашу гаебе тагыла. Ике ел чамасы төрмә тоткынлыгыннан соң, 1940 елда аны 8 елга төзәтү-хезмәт колониясенә җибәрәләр. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1943 ел башында вакытыннан алда азат ителә. Шул ук елның 3 мартында Казанда вафат була.
Берничә дистә ел торгынлыктан соң, М.Мәһдиев беренчеләрдән булып Гали Рәхим иҗатына игътибар итә. 1971 елда Мәскәүдә чыккан “Краткая литературная энциклопедия”нең 6 нчы томына Г.Рәхим турында мәкалә яза. 1978 елда “Казан утлары” журналында “Бүген дә хәрәкәттә” исемле күләмле мәкалә язып бастыра. М.Мәһдиев галимне: “Татар халкының иң затлы укымышлысы, милләтебезнең йөзек кашы”, – дип бәяли.
Чыганак:
Магдеев М. Рахим Гали // Краткая литературная энциклопедия. Том 6. – Москва: Изд-во “Советская энциклопедия”, 1971. – Стб. 199;
Мәһдиев М. Бүген дә хәрәкәттә // Казан утлары. – 1978. – №7. – Б.160-170;
Мәһдиев М. Ерактан яңгыраган аваз // Мәһдиев М. Әдәбият һәм чынбарлык: ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихыннан яңа материаллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – Б.118-144;
Мәһдиев М. Әгәр бәхетең кара булса… // Соц. Татарстан. – 1990. – 20 дек.;
Мәһдиев М. Каһәрләнгән язмыш: [Г.Рәхимнең тууына 100 ел] // Татарстан хәбәрләре. – 1992. – 24 окт.;
Мәһдиев М. Ул да каберсез әдип // Сабантуй. – 1992. – 21 окт.;
Мәһдиев М. Йомгаклау дәфтәре: [Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, М.Галәү турында] // Казан. – 1994. – №3/4. – Б.103-105;
Мәһдиев М. Ерактан яңгыраган аваз //Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык(“Шәхесләребез”сериясе) / Төз. Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев.– Казан: Җыен,2008.– Б. 33-62.;
Мәһдиев М. Каһәрләнгән язмыш //Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык(“Шәхесләребез”сериясе) / Төз. Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев.– Казан: Җыен,2008.– Б. 391-396.
Әдәбият:
Гыйбадуллина Л.Ф. М. Мәһдиев хезмәтләрендә Гали Рәхим // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре: төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 1. март). Казан, 2012. – Б.29-31.