Гомәр Бәшировның фронтта күргәннәре

          Гомәр абый Бәширов, гаять катлаулы  егерменче гасырны 

                                                       буеннан-буена исән-имин үтүе белән бер бәхетле булса, тулы 

                                                       бер йөзъеллык тарихыбызны бик талантлы гәүдәләндергән  

                                                        каләм әһеле булуы сәбәпле тагы да сәгадәтле.

                                                                                          Фоат Галимуллин

Бөек Ватан сугышы башлангач, Гомәр Бәширов үзенең каләм көчен илебезнең азатлыгы өчен көрәшкә юнәлтә. Ул елларда якташыбыз фашизмга каршы көрәшкә өндәп ялкынлы публицистик мәкаләләр, халкыбызның батыр уллары турында хикәя, очерклар яза, рус әдәбияты әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта ул авыл тормышын, авыл кешеләренең фронт өчен, җиңү өчен героик, фидакарь хезмәтен чагылдырган очерклар, хикәяләр дә иҗат итә. Аның көндәлек язмалары тупланып  чыгарылгын “Күңел дәфтәре” дигән китабында түбәндәге язма бар: “Кичә, ике ай да ун көн йөреп, фронттан кайтып төштем. Әле бүген-иртәгә ял итәм. Сугышны күрдем, аның кешеләрен күрдем. Авыр яклары да күп булды, түздем. Түземлек дигәндә, ул миндә Аллага шөкер бит, җитәрлек. Инде хәзер күргәннәрне оештырып язып чыгарга кирәк. 1942 ел, 31 октябрь.” Гомәр Бәширов фронтта күргәннәре турында берничә мәкалә яза, соңыннан алар 1953 елда басылып чыккан “Безнең заман” китабына да кертелгән. 1942 елда дөнья күргән “Гармоньчы егет” хикәсеннән өзек тәкъдим итәбез:

“Тәбәнәк блиндаж эчендә, алтын-сары бүкәнгә утырып, пилоткасын кырын салган күркәм йөзле, киң җилкәле бер егет, әле моңая төшеп, әле ялкынланып китеп, гармонь уйный. Аның кулында назлы романслар, иркә мелодияләр уйнарга өйрәнгән “аксөяк” – нәфис гармонь. Иркә гармонь аның ашкынулы күңеленә, җитез бармакларына буйсынып, һич риасыз һәм чын күңеленнән, безнең Идел буйларының ак томаннарын, яшел тугайлар моңын көйли. Әнә кемдер көйләп чалгы яный, үләнгә җибәргән атларның кыңгыравы чыңлый. Тәбәнәк блиндаж эчендә, әле моңсу камышлар шаулавы, әле шаян көлү, әле чал кашларын җыерган мәһабәт картның ачулы горур тавышы яңгырый…

Менә гармоньчы бер талпынып куя, шәфәкъ нурыдай нәфис моңнар, орудиеләр үкерүен җиңеп, дулкынлана-дулкынлана, күккә аша, кешенең бөеклеген, аның мәңге иреккә һәм яктыга омтылучан хөр уйларын мактап, тирә-якка дәртле, яшәүчән бер аһәң тарата…

Аннан кинәт блиндаж эчендә йөгәнсез шаян, тоелгысыз ашкынган җиңел көйләр өермәсе бөтерелеп уза. Менә өермә кинәт басыла, аның урынына күтәренке рух белән көрәшкә ашыктырып, Сәйдәш маршы яңгырый…

Гармоньчының иреннәре елмаеп куйды, ул, гармонен тантаналы җилкендереп, тынып калды.

–Беләсезме, Казанны искә төшереп алдым әле, туган-үскән җирне. Мин сугышка киткәнче заводта слесарь булып эшләгән  идем бит… Кызлар әле дә хат язып торалар. Ә хәзер менә монда, фашистларны аулап йөрибез.

Фәезхан безгә үзенең разведкага йөрүләрен, немецлар ягында “тел” аулап уздырган караңгы төннәрен, шул чакларда, кинәт кенә кабынып китеп, дуылдап ала торган рәхимсез сугышлар һәм үзенең көрәштәш иптәшләре – өлкән сержант Зузукин, Денисов һәм комиссары турында сөйләп китте. Ул сөйли, ә аның гармоне, әйтеп бетермәгән уйларын көй белән чигеп бирергә теләгәндәй, сүз арасында ара-тирә я мөлаем бер аваз биреп, я кырыс тавыш белән ризасызланып, тетрәп куя иде.

Ләкин без сөйләшеп бетерә алмадык. Блиндажның бер почмагыннан аны телефон чакырды.

Мин борылып карауга пөхтә киенгән, җиңел сөякле тәвәккәл бу егет, автоматын күкрәгенә асып, каршыма килеп басты һәм елмаеп кулын сузды:

— Я, тыныч йокы, сезгә якташ! Мин киттем…

Мин аны озата чыктым. Тышта хәзер дөм-караңгы төн, якында гына орудиеләр гөрселди, безнең өстә үкерешкән самолетларны каплап, прожекторларның зәңгәр кылычлары айкала иде.

Фәезхан берничә адым киткәч үк, караңгылык эчендә күренмәс булды. Мин аның иптәшеннән:

— Ерак киттеме? – дип сорадым.

Ул башы белән фронт ягына ымлады:

— Тегеләр ягына, төнге разведкага…

Мин аның иптәшеннән, бу егет турында, аның үзе өчен  дә, аны тәрбияләп үстергән комсомол өчен дә бик куанычлы җылы сүзләр ишеттем.

…Әгъләмов разведкада бик күптән эшли. Немецлар ыргыткан гранатаны кире алып бәрү, чолганышта калган иптәшләрен йолып алулар – аның башыннан күп үткән.

Бер тапкыр сүз арасында ул:

–Беләсезме, безнең татар халкы элек-электән тәвәккәл, тырыш халык бит. Бу сугышта безнең барыбызга да әнә шулай булырга кирәк, — дигән иде.

Бик акыллы сүзләр. Әгъләмов – яшь сугышчы, комсомолец. Аның үз халкы каршындагы бурычын ничек тормышка ашыруын немец фашистлары әледән-әле татып торалар.

Никадәр күрәсем килсә дә, мин бу ягымлы һәм батыр егетне шуннан соң очрата алмадым. Алар часте бик каты һөҗүмгә әзерләнә, разведчик Әгъләмов, көннәр-төннәр буе үз эше белән йөреп, частена киң юллар ача, “телләр” аулап йөри иде.

Шулай да әлеге блиндажга бер кайтуда мин, үземнең дәфтәрем  арасында, газета кырыена карандаш белән ашыгып кына язылган кечкенә бер язу таптым.

“Язучы иптәш!

Мин “эшкә” киттем. Сезне яңадан күрә алмасам,  миннән Татарстанның кызларына һәм егетләренә бик күп итеп сәлам әйтегез!

Хушыгыз. Кулыгызны кысып, разведчик Фәезхан Әгъләмов”.

Сәламеңне әйтермен, Фәезхан иптәш! Сугышның иң дәһшәтле урыныннан җибәргән бу ягымлы тәбрик сүзләреңне бөтен Татарстан иленә, синең иптәшләреңә – һәммәсенә җиткерермен.

Аннан соң без синең белән тиздән яки озаграк торыпмы, тагын күрешербез әле. Сөекле илебезне кабахәт дошман яуларыннан арындырганнан соң, халкыбызның иң батыр уллары арасында мин сине дә очратырмын һәм, дошманны җиңүең белән котлап, бөтен ил белән бергә, мин дә кулыңны кысармын. 1942ел”.

Бөек Ватан сугышы Җиңү белән тәмамлануга 75 ел тулган көннәрдә хәтерләребезне яңартып, җиңүгә зур өлеш керткән һәркемне искә алып,     күңелләребездә яңартсак иде.

                                                              Шәфигулла Гарипов

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика