Гомер көзендәге куаныч

Арчаның Кесмәс елгасы буена урнашкан авылларда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иҗат иткән яки итүче бик күп шәхесләр бар. Татарстан республикасының халык язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең исемен телгә алу гына да җитәдер дип уйлыйм. Габделнасыйр Курсави, Галиәсгар Камал, Гөлчәчәк Галиева, Шамил Әхмәтҗанов һәм башка шундыйлар – алар безнекеләр. Һәркемнең горурлыгы, мактанычы, үрнәк алырлык шәхесләр. Профессиональ дәрәҗәдә иҗат итүчеләр янында үзешчәннәр булуы да зур куаныч. Димәк, иҗат итү эше тукталмый, уй-фикерләр, хис-кичерешләр я җырларда, я булмаса шигърияттә, прозада чагылыш таба. Шундыйларның берсе – Чөмә-Елга авылында туып, гомеренең күп өлешен Арча бистәсендә үткәрүче, шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр язучы Роза ханым Шәйхетдинова. Ул әйтәсе килгән фикерен күбрәк шигърият аша укучыга җиткерә. Аның белән мин еш очрашам. Ул якташлары өчен зур горурлык. Балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрованың авылдашы булуы белән ул үзен бәхетле кеше дип саный. Андыйларның дәвамчысы, яшьләр өчен үрнәк шәхес булуы безне куандыра.
– Игенче хезмәтеннән башка кешелек дөньясы яши алмас иде, — диеп сүзен башлады бер очрашуымда якташым, үзешчән шагыйрә, биш китап авторы Роза ханым Шәйхетдинова. – Шуңа күрә дә һәр китабыма кертелгән шигырьләр арасында бу хезмәт кешесенә багышланганнары да бар. Ә “Гомер такыясы” китабыма игенчегә, җир хуҗаларына кагылышлы бик күп шигырьләрем кертелде. Аларның бетмәс-төкәнмәс хезмәтләре нәтиҗәсендә генә илгә байлык килә, ә хезмәтләре бик катлаулы, хәтта маҗаралы дисәм дә ялгыш булмас. Мин үзем – авыл баласы. Игенченең хезмәте нидән гыйбәрәт икәнен яхшы беләм. Сугыш чорында туып-үсүем, аннан соңгы торгынлык елларындагы бар авырлыкны үз җилкәмдә татуым игенчегә карата зур хөрмәт хисләре тәрбияләде. Шуңа күрә минем өчен ипинең бер валчыгы да бик кадерле.
Роза Шәйхетдинова миңа очрашу барышында өр-яңа “Гомер такыясы” исемле китабын бүләк итте. Китабын актарып, карап, укып утырам. Чыннан да, авторның иң изге хезмәт кешесе – игенчегә багышлаган, хезмәтенә сокланган, аның алдында баш июен тасвирлаган “Игенче”, “Игенчегә һәйкәл куйыйк”, “Игенче изге җандыр” кебек шигырләре бар. Авыл баласы гына беләдер: әрем исен, таң белән кошлар сайравын, гөрләвекләрнең ниндидер көй чыгарган сыман акрын гына агуын, назлы җилләр исүен, челтерәп аккан яшьлек чишмәләре тавышын, күкнең серлелеген, кырда ничек иген үсүен. Роза апаның шундый хисләр дулкынында язылган шигырьләре ирексездән күзләргә яшь китерә, күңел сабырлыгының чиген үтеп, уйлар дәрьясына чумдыра, яшьлек дөньясына кайтара. Ипинең кадере тагы да күбрәк арта сыман.
Гомеренең биш елын мәгърифәткә, утыз елын мәдәниятка багышлаган еллары Роза Вагыйзовнага зур тәҗрибә сандыгы тупларга ярдәм итсә, Ходайдан бирелгән иҗади сәләте аңа олыгаеп барган көннәрендә шигырь яратучылар дөньясына кертеп, биш китап бастырып чыгарырлык көч һәм илһам биргән. Эшләгән вакытында язган һәр шигыре кичә сценарийларда кулланылса, бүгенге көндә алар “Язмыш ачысы”, “Гомер агышлары”, “Күңелем чишмәсе”, “Уйлы еллар, моңлы еллар”, “Гомер такыясы” китапларына кертелгән. Ни куаныч, Роза ханымның шигъриятендә төрле темаларны яктыртучы иҗат җимешләрен күрергә була. Соңгы китабына район китапханәсендә тәкъдим итү кичәсе зурлап үткәрелде. Бу кичәгә Роза апаның замандашлары, аның кул астында мәдәни тормыш кагыйдәләрен өйрәнеп, тәҗрибәсен уртаклашып, бүгенге көндә дә мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләре, якташлары, шигърият яратучылар килгән иде. Ә иң зур терәге – аның өч кызы, оныклары. Ире күптән вафат булып, өч кызны тырыш хезмәте, дөрес тәрбиясе белән аякка бастырган ул. Тормышның ачысын-төчесен күргән бу ханым сынмый-сыгылмый шигырьләр дөньясы белән алга атлый.
Кичәдә районның ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов түбәндәге фикерләрен белдерде:
– Роза ханымның бу китабына кертелгән шигырьләрне сокланып укып чыктым. Кыска гына вакыт эчендә аның биш китабы дөнья күрде. Әле басылып чыккан “Гомер такыясы” китабында тормышның һәр чорына багышланган шигырьләрне күрергә була. Үзе үскән чордагы күтәртмәле чабатаны да онытмаган. Бүгенге көндә музей диварларында гына күрергә була торган бу киемне Роза ханым киеп үскән. “Нур сибүче бер бизәге булсаң иде дөньяның”, – диеп яза ул. Чыннан да, безгә шигърияте аша ул үзе нур сибә. Шигырьләре көй сорый, үзешчән композиторлар аның шигырьләренә инде никадәр җыр тудырдылар. Аларны халыкка җиткерү өстендә эшлиләр. Туган ягына булган бетмәс мәхәббәте иҗатында киң чагыла.
Бик күп еллар Арча педагогия училищесының директоры булып эшләгән Илдус Сәгъдиев тә фикерләре белән бүлеште: “Авыр чорда үскән кеше ул Роза Вагыйзовна. Тормышны бар яктан белә, шуңа күрә шигъриятендә сагыш та, моң да, сагыну, соклану кебек хисләр дә күзәтелә. Миңа бигрәк тә аның туган авылга багышланган шигырьләре охшый. Минем туган авылым инде күптән бетте. Ә Роза ханымның бу темага язылган шигырьләрен укыгач, мин үзем туып-үскән авылымда чишмә суыннан авыз иткән күк булам, кошларның моңлы сайрауларын, иген шаулавын ишетәм, балачагыма кайтам сыман”.
“Ачы язмыш юлы үтмәгән кеше язучы була алмый”, – диеп яза М.Мәһдиев. Чыннан да, аның сүзләрендә зур хаклык бар. Роза ханымның да язмыш юлы бал-майда гына үтмәгән. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булып, ятимлек ачысын күтәргән, гаилә коргач та ире Ринат белән унике ел гына торып кала. Ире юл фаҗигасында һәлак була. Дүрт айлык ир баласының үлемен кичерә, җиде ел урын өстендә яткан әнисен кадерләп соңгы юлга озата. Кызларына югары белем алырга ярдәм итеп, аларны олы тормышка чыгара, гомер буе хезмәт итеп яши. Тормыштагы көчле тетрәнүләр, дулкынланулар аны шигърият дөньясына китерә. Аның иҗатында юксыну, сагыну, сагыш-моң бар, ләкин алар зар итеп кабул ителми. Ә авторның күңел кичерешләрен сурәтли. Күңеле нечкә, яралы, ләкин мәрхәмәтле. Аның бер генә минут та буш торганы юк. Бер карыйсың ул бакчада казына, икенче караганда кроссвордлар чишә, җиләк-гөмбә җыя, кирәк икән тегә-бәйли, китап-журналлар укый. Шунда ук шигырьләр иҗат итә һәм мәкаләләр яза.
Роза Шәйхетдинованың якташы, язучы Мөхәммәт Мәһдиевкә, аның иҗатына багышлап язган шигырьләре дә бихисап. Шигырьләрендә ул аны сагына, торналары кайта торган басуларга күз сала, язучының рухын саклаучы авылы Гөберчәкне дә онытмый. Җиденче сыйныфта укыганда беренче тапкыр күргән булачак язучының әсәрләрен бүген дә ул яратып укый. Хәтта Гөберчәк авылына кергәндә куелган элмә тактада да Роза ханымның “Гөберчәк” шигыреннән өзек куелган.

Гөберчәгем – җир җәннәте,
Шифалы искән җиле.
Килегез, күреп китәрсез,
Торналар төшкән җирне.

Роза ханым киләчәктә дә укучыларын яңа иҗат җимешләре белән куандырыр дигән теләктә калам. Гомер такыясы бары тик шатлыклы, куанычлы, матур хәбәрләр белән генә үрелеп торсын!

Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее мөдире,
Арча районы, Гөберчәк авылы.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика