Гомер такыясы

Арча педагогия училищесын тәмамлап хезмәт юлын Кама Тамагы районында укытучы булып башлап, аннан соң Арча районының мәдәнияты үсешенә зур өлеш керткән Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинова “Казан арты” тарих-этнография музеена килеп яңа гына басылып чыккан “Гомер такыясы” дип исемләнгән шигырьләр китабын бүләк итте.

Күренекле язучылары  белән дан тоткан Кесмәс ягында, балалар язучысы Заһирә Гомәрованы биргән Чөмә Елга авылында туган Роза Шәйхетдинованың  күңелендәге кичерешләре чагылдырылган шигырьләре тупланып “Гомер агышлары”, “Күңелем чишмәсе”, “Уйлы еллар, моңлы еллар” китаплары дөнья күргән иде, бу китаплар безнең музейда кадерле экспонатлар булып саклана.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев  “Гомер такыясы” китабына кереш сүзендә:

“Гомер такыясы үрдем менә,

Шигырьләрдән, моңлы җырлардан.

Фатихасын алдым туган җирнең,

Илһам алдым алсу таңнардан.

      Такыяны ул үткән һәм киләчәк гомерен, тормыш ямен, яшәү мәгънәсен салган шигъри тәлгәшләрдән үргән икән бит. Шигырьнең бу юлларында аның табигать белән дә тыгыз бәйләнештә икәнен күрәбез.

Хөрмәтле Укучы! Роза ханым Сезнең игътибарга үзенең яңа китабын тәкъдим итә. Авылның гүзәл табигатен, туган якка мәхәббәтен, күркәм асылын күрәсең, сокланасың килсә, рәхим итеп, әлеге китапны кулыңа ал, укы, уйлан һәм мин ышанам,  син авторның шигырьләрендәге матурлык, гүзәллек белән очрашырсың, тормыш һәм гомер асылын аңларсың”,- дигән бәяләмә биргән.

Без Роза Вәгыйз кызын яңа китабы белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез.

                                                      “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                       директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика