Җиңү парадында катнашкан…

Җиңү көне якынлаша, бу көннәрдә Мәскәү телевидениесе аша Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан узачак парадка әзерлек барышын күрсәтәләр. Әлеге тантанада илебез күләмендәге хәрби әзерлектә  ирешелгән уңышларны да, 1941-1945 елларда халкыбызның батырлыгын күрсәткән эпизодларны да күрсәтәчәкләр. Бу уңайдан 1945 елның  Җиңү парадында  һәм шулай ук 1995 елда Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышлап үткәрелгән парадта катнашу бәхетенә ирешкән якташыбыз Мәхмүт Миргали улы Вәлиевнең сугышчан юлын искә төшерәбез һәм аның белән горурланып хәтерләрдә яңартабыз.

Мәхмүт Вәлиев 1921 елның 2 гыйнварында элеккеге Балтач районы Хәсәншәех авылында туа. 1936 елда Карадуган тулы булмаган урта мәктәбен тәмамлый. Ул үзенең яшь чагын искә алып:»Күп балалы гаиләдә иң өлкәне мин идем, миннән соң  Рая, Динә, Әнәс, Инсан, Таһир, Диләрә. Бик ярлы яшәдек, әти-әнигә булышырга кирәк иде, каникулларда аяк киемнәре ямадым, сатучы булып эшли идем. Җиденче классны бетергәч, сигезенче класста укый башлаган идем, әти Казахстанның Кызыл Орда шәһәрендә яшәүче танышлары белән сөйләшеп шунда җибәрде. Алар мине үзләренә кабул иттеләр, яшелчә базасына балта остасы булып урнаштым. Тимер юл техникумына имтиханнар тапшырдым, паровоз машинисты булырга укый башладым. Ләкин беренче курсны тәмамлап авылга кайткач, әти гаиләгә якынрак урнашуымны теләде һәм мин Балтачта  райплан бүлегендә эшли башладым. 1941 елда безнең гаилә Арчага күчеп килде»,- дип яза.

1941 елның май аенда Балтач военкоматы Мәхмүт Вәлиевне  Кызыл Армия сафларына ала. Тугыз класс белемле буларак, ул Ульяновск шәһәренең танк училищесына җибәрелә. Училищеда ике ел укып, офицер булып чыгарга тиеш була, ләкин бер айдан сугыш башлану сәбәпле, аларның уку срогын кыскарталар. Мәхмүт ага сигез айдан урта һәм авыр танклар йөртүче һөнәрен алып, сержант дәрәҗәсендә училищены тәмамлый. Аны Ульяновск шәһәрендә оештырылган 120 нче аерым танк бригадасына хәрби хезмәткә билгелиләр. Мәхмүт абыйлар Горький шәһәрендә танклар һәм башка кораллар белән коралланып, 1942 елның июнендә сугышка китәләр. Алар беренче сугышчан чыныгуны 1942 елның 8 августында Мәскәү өлкәсендәге Куплово дигән авыл янында алалар, Ветрово авылын азат итүдә катнашалар. Ул Англиянең “Малютка” исемле танкында механик-водитель була, сугышның өченче көнендә танклары дошман снаряды тиеп ватыла, алар танктан исән-сау чыгып, дошманга каршы сугышуларын дәвам итәләр. Танкның яраксыз хәлгә килүе, ә яңа танкны вакытында ала алмау сәбәпле, Мәхмүт абыйны шул танк бригадасының разведка взводына билгелиләр. Кыска гына вакытта ул разведка серләренә өйрәнә һәм сугыш тәмамланганчы Мәскәү өлкәсеннән Кенигсбергка кадәр сугышчан юлны шул танк бригадасының разведка взводында уза. Разведчикларның бурычы танклар керәсе дошман җирен өйрәнү – танкка каршы чокырларны, мина кырын үтү юлларын белү, дошман көчләрен ачыклау. Кирәк вакытта “тел” дә алып кайталар, танк бригадасының сугыштагы уңышы алар тапкан мәгълүматларга бик нык бәйле була.

Курку белмәс якташыбыз, разведчик Мәскәү янындагы Бургово авылы янында барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен беренче зур хәрби бүләккә – “Батырлык өчен” медаленә лаек була, 1943 елда Букань авылы янындагы сугышта дошман көчләре турында бик кыйммәтле мәгълүматлар тапканы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә, шул ук елда Смоленск өлкәсен азат итү сугышларында оста разведчик булганы өчен солдатлар арасында бик дәрәҗәле булган “Отличный разведчик” билгесенә лаек була.

1944 елда Белоруссиянең Витебск, Орша шәһәрләре азат ителә. Бу сугышлардагы батырлыгы һәм бик кыйммәтле мәгълүматлар биргән немец “тел”ен кулга төшергәне өчен Мәхмүт абый II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Аларның танк бригадасы Минск шәһәре янында чолганышта калган немец гаскәрләрен тар-мар итүдә актив катнаша, ә Каунас шәһәрен алгандагы батырлыгы өчен Мәхмүт абый Верховный башкомандующий Сталинның Рәхмәт хатына лаек була. Сугыш барышында Иосиф Сталинның мондый Рәхмәт хатлары Мәхмүт абыйда алты данәгә җыела.

Сугыш дәвам итә, Мәхмүт абый Вәлиев хезмәт иткән 120 нче “Орша” танк бригадасы Литваны азат итүдәге авыр сугышларда аеруча батырлык күрсәтә. Әлеге сугышлардагы шәхси батырлыгы өчен Мәхмүт абый I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1944 елның августында 120 нче танк бригадасы көнчыгыш Пруссия чикләренә килеп җитә. Дошманның бик нык ныгытылган үз җирләрендә сугыш алып бару өчен оборона корылмаларын белү, дошман турында, аның көчләре, урнашуы турында мәгълүматлар алу өчен унике кешелек разведка отряды төзелә. Ул отрядның командиры итеп татар егете, якташыбыз Вәлиев Мәхмүт билгеләнә. Бу отряд сугышчылары дошман җиренә аяк баскан совет солдатларының иң беренчеләре була. Әлеге разведка отряды дошман турында бик кыйммәтле мәгълүмат алып кайта һәм 120 нче танк бригадасы көнчыгыш Пруссия җирендә үзенең уңышлы һөҗүмен башлый. Бу сугыштагы батырлыгы өчен Мәхмүт абый III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Кенигсберг шәһәре өчен барган сугыштагы батырлыгы өчен Мәхмүт абый “Кенигсбергны алган өчен” медале, аннан соң “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Мәхмүт Вәлиев дүрт тапкыр яралана,  ике тапкыр контузия ала, ләкин дәваланып чыккач, һәрвакыт сугышчан иптәшләре сафына – 120 нче танк бригадасына кайта. Аның характерында нәселдән килгән кыюлык, тәвәкәллек ярылып ята. Аның бабасы Сәфәргалиев Вәли-Миннебай 1904-1905 елгы рус-япон сугышында катнашкан, андагы хезмәтен бәяләп, авылга кайткач аңа өстәмә җир дә биргәннәр. Әтисе Миргали абый 1916-1917 елларда Германия белән сугышта катнаша, яралана. Австриядә пленда була, 1917 елгы февраль революциясеннән соң туган авылына кайта. 1918-1921 елларда Кызыл Армия сафларында гражданнар сугышында катнаша, Колчакка һәм Юденичка каршы сугыша. Якташыбыз Мәхмүт абый да аларның үрнәгендә сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр, Рәхмәт хатлары алган.

Сугыш тәмамлангач, 120 нче гвардияче, Кызыл байраклы, Кутузов орденлы “Орша” танк бригадасыннан иң батыр өч солдатны 1945 елның 24 июнендә үтәчәк Җиңү парадына тәкъдим итәләр, шуларның берсе – якташыбыз старшина Вәлиев Мәхмүт абый була. Мәскәү янында бер ай күнегүләр үтеп, Кызыл мәйдандагы тарихи парадта катнашуы белән ул чиксез горурлана. Алар Сталин җитәкчелегендә зур хәрбиләр, маршаллар һәм хөкүмәт әгъзалары торган дәүләт трибунасы каршыннан үзләренең бригада командиры генерал-лейтенант Бурденко җитәкчелегендә 3 нче Белоруссия фронтының җыелма танк полкы составында үтәләр.

Мәхмүт абый сугыштан кайтканнан соң, бер еллык совет-партия мәктәбен тәмамлап, төрле хуҗалык-административ эшләрдә эшли, читтән торып юридик институт бетерә. Хокук саклау органнарында һәм административ эшләрдә эшләп, лаеклы ялга чыга. Мәхмүт Вәлиев 1995 елда Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышланган Җиңү парадында да катнаша. Ул 2017 елда вафат булды һәм Арча зиратына җирләнде.

Озак еллар Арчада җитәкче органнарда эшләгән энесе Инсан, район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган Таһир Вәлиевләр: «Мәхмүт абыебыз гомере буе тырышып эшләде, Казанда яшәделәр. Сугышта күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйли иде, укучылар алдында үзенең батырлыклары турында чыгышлар ясады. Хәсәншәех авылына еш кайтып йөрде, анда дусты Готыф Әхмәтов белән аралашырга яратты. Балачак хатирәләрен искә төшереп, әби-бабаларыбыз турында истәлекләрне яңартып сөйләшеп утыра идек,»- дип  искә алдылар.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Мәхмүт Вәлиевнең сугышчан юлы һәм аннан соңгы тормышы белән бәйле экспонатлар саклана. Без яшьләргә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында мәгълүматлар җиткерүне дәвам итәрбез.

                                                                                 «Казан арты» тарих-этнография музее

                                                                                  директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика