Күңелем Ленин белән сөйләшә…

 

Мөхәммәт Мәһдиев музеена кемнәр генә килми! Алар арасында төрле һөнәр ияләре, дөньяны гизгән, күпне күргән, төрле язмыш юлы үткән кешеләр бар. Алар белән аралаша торгач, әллә нинди хис-кичерешләр аша үтәсең, үзеңне алар урынына куеп карыйсың. Ләкин аларның барысының да уртак бер яклары бар – язучының иҗатын яраталар, хөрмәт итәләр, Мөхәммәт аганың әсәрләрендәге геройлар тормышы белән кызыксыналар. Хәтта араларында элек әби-бабайлары, әти-әниләре кулланган әйберләрне җыйнаучылар да бар. Шундыйларның берсе — Өченче буын университетының “Туган якны өйрәнү” факультеты тыңлаучысыТүбән Мәтәскә авылында яшәүче  Гафиятуллина Нурзидә апа. Музейда экскурсия беткәч, ул миңа: “Сеңелем, вакытың булса, безгә килеп кит әле. Миндә сезнең музей фонды өчен яраклы әйберләр бар. Кирәклеләрен сайлап алырсың”, — диде. Икенче берсе: “Мәтәскәгә килсәгез, безгә дә кермичә китмәгез, чәй белән сыйлармын үзегезне”, — диеп өстәде. Бу ханым Нурзидә апаның бертуганы икән.

Нурзидә апа яшәгән йортны тиз таптым, чөнки аларның хуҗалыгы каршында ук зур самавардан челтерәп чишмә суы ага икән. Гафиятуллиннарның хуҗалыгы гадәти: зур йорт, нык итеп эшләнгән каралты-кура, кардан чистартылган ишегалды. Ишекне йорт хуҗасы ачты. Ул: “Нурзидә апагыз намаз укый, әйдә, өйгә керегез”, — дип улым белән мине йорт эченә дәште. Чоланга аяк атлау белән күзгә стенада эленеп торучы В.И.Ленинның портреты ташланды һәм “Күңелем Ленин белән сөйләшә…”дигән шигырь юллары хәтердән йөгереп узды. Өй эченә үттек. Күзе дә әллә ниләр күрә бит аның, тәрәз төбендә шау чәчәктә утырган гөлне күреп алдым. Бер ишектән намазлыгын күтәреп Нурзидә апа килеп чыкты һәм аның белән исәнләшкәч, түзмәдем: “ Бу вакытта шау чәчәктә утырган нинди гөл бу?” – дип сорадым. Ул исемен әллә әйтергә онытты, әллә ул әйтеп мин ишетмәдем, тиз генә бүлмәсеннән суга утыртылган гөл ботакчалары алып чыкты. “Менә күзең төшкәч, бирим әле, үстер рәхәтләнеп”, — дип, миңа берничә ботакчаны шул арада төреп тә бирде.Түргә уздык. Күзем стенадагы зур рамка эченә алынган фоторәсемнәргә төште.

-Бу сезнең нәсел шәҗәрәсеме әллә? – дип кызыксындым.

-Әйе, абыйның юбилеена әзерләгән идек. Монда белгән бөтен туганыбыз да кереп бетмәде әле. Тагы яңартасы булачак. Габделхалик бабай нәселе бу. Аларның кушаматы да үзенчәлекле – дуңгыз. Чөнки бу бабайның да, балаларының да ишләре күп. Һәрберсендә дүрт малай, дүрт кыз. Балалары күп булгач, нәселгә дуңгыз кушаматы такканнар.

-Нурзидә апа, сез миңа музей фондына яраклы әйберләр бирергә вәгъдә иткән идегез. Кергәндә үк чоландагы почмакка күзем төште. Шулармы инде сезнең тарихны саклаучы ядкарьләр? — дип сорадым.

-Әйе. Анда ниләр генә юк иде инде. Мин аларны сорап килгән кешеләргә биреп-биреп җибәрәм. Тарихыбызны саклыйлар бит алар. Минем шундый әйберләрне җыйнавымны белгәч, авылдашлар да китергәли. Әле күптән түгел генә җырчы Гөлзада Сафиуллинаның кызы Ризидә Казаннан кайтып берничә әйберне алып китте.

Мин дә үземә кирәкле, бигрәк тә М.Мәһдиев әсәрләрендә кулланылган яки шуңа кагылышлыларын сайлап алдым. “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә язучы урман турында һәм аны карап, чистартып торучылар хакында яза. Шуңа күрә агач кисү җайланмасын сайлап алдым, пыяла куыклы керосин лампасы, каен тузыннан үреп ясалган савыт та күзне иркәләде, кызыл эчле каты галош, Казан шәһәренең төрле урыннары төшерелгән фотолар белән бизәлгән пластинка, тубал да, агач кашык та, агач материалыннан эшләнгән кечкенә сандык та, тимер бәләк тә минем якка елыштылар. Никадәр байлык! Нурзидә апага зур рәхмәтләребезне әйтеп, байлыгыбызны  машинага салдык та,  авылыбызга кайтыр юлга кузгалдык. Киләчәктә бу предметлар музейда үз урыннарын алырлар һәм яшь буынга үзләре үткән юл турында сөйләрләр. Нурзидә апа шикелле хасиятле, тарих белән кызыксынучыларыбыз булганда үткәннәребез онытылмас, тарихыбыз югалмас.

Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее мөдире, Арча, Гөберчәк.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика