Кызыклы очрашу

22 август көнне язучы Камил Кәримов һәм якташларыбыз Хәнәфи Бәдигый, Рифат Җамал, Вакыйф Нуриевлар музеебызның  әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар. Бүгенге көндә иҗат итүче язучыларыбызның иҗатына багышланган күргәзмә янында фикер алыштылар. Татар театрының үсешенә зур өлеш керткән Галиәсгар Камал, Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богданова, Гыйләҗетдин Казанский, Габделгазиз Монасыйпов, Рәбига Шакирова, бүгенге көн театр артистлары Булат Сәләхов, Айдар Фәйзрахманов, Раушания Фәйзуллина, Фәймә Бикморатова һәм башкаларның  Театр елы уңаеннан тупланган материалларын кызыксынып карадылар. Үзләре үк якыннан белгән Фәнәвил Галиев һәм Гафур Каюмовларны искә алып, аларның театр үсешенә керткән хезмәтләренә югары бәя бирделәр.

Камил Кәримов: “Арча ягында туган язучыларның күп булуына сокланам, ә инде аларның иҗатларын барлап, яшь буынга җиткерә бару аеруча куанычлы. Мин эшләгән “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, элек бергә эшләгән Рәфикъ Юнысларның Арчадан булуы минем өчен зур бәхет”,- диде.

      “Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика