Латыйпова Рәкыя Латыйп кызы

Латыйпова Рәкыя Латыйп кызы – Арча районы Гөберчәк авылында 1937 нче елның 15 нче февралендә дөньяга килә. 34 ел авылда китапханәче булып эшли. Агитатор, сценарийлар язучы, мавыктыргыч кичәләр, концерт-спектакльләр оештыручы, колхоз радиосының дикторы, стенгазеталар чыгаручы да кеше ул. Авыл тормышы турында мәкаләләр язар өчен язучыга зур ярдәм күрсәтә. М.Мәһдиев авыл китапханәсе бинасын һәм Рәкыя апаны “Киек казлар кебек…” мәкаләсендә искә ала. 1999 нчы елда вафат.

Әдәбият: Габидуллина Х. Китап “җене” кагылган апа // Татарстан яшьләре. – 2018. – 25 гыйнвар.

Габидуллина Х.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика