Мәрхәмәтле безнең әниләр… (Фронтовик шагыйрь Мостафа Ногман иҗаты)

Гомер таңнарыбыз аткан көнне

Зарыгу белән көтеп алучы,

Безнең өчен тау кадәрле йөкләр

Күтәрергә әзер калучы –

Әниләр,

Мәрхәмәтле безнең әниләр,

Җиргә матурлыкны,

Илгә батырлыкны

Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

     Бу шигырь юллары районыбызның Кызыл Яр авылында туып-үскән, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр дошманга каршы сугышта катнашкан фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның  “Әниләр” шигыреннән алынды. Әлеге шигырьгә көен күренекле композиторыбыз Рөстәм Яхин язган бу җырны Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова башкаруында еш ишетәбез. Язның беренче бәйрәме  – 8 март Халыкара хатын-кызлар  көне уңаеннан радиодан да, телевидениедән дә бу җыр кабат яңгырар әле.

Якташыбыз Мостафа Ногманның сугыш тынып торган вакытларда  әнисенә багышлап иҗат иткән  шигырьләре бик күп. “Фронттан әниемә хат” шигырендә Мостафа Ногман әнисенә булган  ярату хисләрен, үзен солдатка озаткан мизгелләрне, фронтта йөргәндә  аның күрсәткән яхшылыкларын искә төшереп йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп сүрәтли.

Йөрәгемдә туган илкәемне

Сөю уты дөрләп кабынган,

Кем бар икән бүтән минем кебек

Өзелеп-өзелеп әниен сагынган!

Ана исеме нинди газиз исем,

Ишетү аны нинди ягымлы,

Тик бер көнгә мин кайтарыр идем

Әнием белән булган чагымны.

Оныта алмам аның йомшак итеп

Иркәләвен минем чәчемнән,

Күз нурыдай күреп шаян улын –

Үстергәнен кече яшеннән.

***

Исеңдәме, әнкәй, мине озатып

Авыл күмелгәнче бардың да,

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый-болгый карап калдың да,

Әрнетмәскә теләп мине шунда

Елавыңнан үзең тын булдың,

Тик шулай да күзең сөртер өчен

Яулык почмагына тотындың.

***

Кая гына барма, яу кырында

Бер туган күк дуслар белән без,

Һәм үлемнең күзенә туры карап

Нәфрәт белән көлә беләбез.

Кайгырма син, әнкәй, сине ташлап,

Чит илләргә улың киткәнгә,

Тар-мар иткәч явыз дошман явын

Кайтып килер әле иркәң дә.

Хәрәкәттәге Армия, 1943.

SONY DSC

Мостафа Ногман сугышта күргән вакыйгаларны, иптәшләренең батырлык үрнәкләрен, яраланган сугышчыларның түземлеген үзенең шигырьләре аша әдәбият сөючеләргә җиткереп килә. Җиңү көне якынлашкан саен  туган якны, әти-әнине, туганнарны сагыну хисләре аның иҗатында зур урын ала бара. “Дозорда” шигырендә:

Ул ялкынны миңа беренче кат

Каны белән әнием тамызган,

Һәм туган ил аны йөрәгемә

Суынмаслык итеп кабызган.

Сүндерә алмас аны ачы җилләр

Сүрелдермәс кышкы салкын да,

Үзем үлсәм сугыш кырларында,

Җаным кабыныр шушы ялкынга.

                                                                    Сталинград фронты, декабрь, 1942.

 

Мостафа Ногман Бөек Җиңү шатлыгын “Әниемә” шигыре аша күрсәтә:

 

Алтын нурларын уйнатып,

Сызылып таң атып килә,

Бик сагынып көткән улың

Фронттан кайтып килә.

Ут эченә кергәндә дә

Син булдың уйларымда,

Салават күпере булдың

Сугышчан юлларымда.

Дошман явын туздырганда

Талмады беләкләрем.

Үтәлде синең: “Дошманны

Җиң!” – дигән теләкләрең.

Дөньяда бар нәрсәләрдән

Син газиз миңа, анам,

Гөрләшеп гомер итәргә

Яныңа кайтып барам.

                                                                                                                      1945 ел

      Сугыш беткәч Мостафа Ногман Казанга кайта һәи ике елга якын “Пионерская правда” газетасында хәбәрче булып эшли. 1947-1951 елларда Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү институтында укый, аны фарсы, төрек телләре белгечлеге буенча тәмамлагач, 1953-1957 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теле буенча аспирантурада укый. Шунда туплаган гыйльми эзләнүләрен гомумиләштереп, 1964 елда “XVII – XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр” дигән темага диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты  дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1960-1976 елларда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты студентларына фарсы,  борынгы татар теле укыта.  Шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.    Якташыбыз Мостафа Ногман 1976 елның 4 сентябрендә Казанда вафат була.

Мостафа Ногманның 1944 елда “Давыллы еллар лирикасы”, 1958 елда “Җир турында җыр”, 1962 һәм 1970 елларда “Кокушкино таңнары”, 1967елда “Каеннар шаулый”, 1968 елда “Үлмәс чәчәк легендасы”, 1973 елда  “Иртәнге җырлар”,  1982 елда  “Акчарлаклар оча Иделдә” исемле китаплары дөнья күрә.

Илленче еллардан башлап аның сиксәннән артык шигыренә Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Сара Садыйкова кебек мәшһүр композиторларыбыз тарафыннан көй языла. “Арча кичләре”, “Актаныш таңнары”, “Әниләр”, “Күзләрем тик сине эзлиләр”, “Бөдрә таллар”, “Салагыш болыннары”, “Киек казлар китә”, “Гел синең хакта”, “Ул гына аңлар кебек” һәм башка җырларын бүген дә күренекле артистлар бик яратып башкара.

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә якташыбыз Мостафа Ногманның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган даими экспозиция куелган, фондта югарыда әйтелгән китаплар, җырларының ноталары, шәхси документлары һәм фотолары саклана

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның иҗатын барлауны дәвам итәбез, яшьләрдә аның шигырьләре аша туган илгә һәм халкыбызга мәхәббәт, әти-әниләргә олы хөрмәт хисләре тәрбияләргә тырышабыз.

 “Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика