Максудиларны онытмыйк

Казан артыннан чыккан тагын бер мәшһүр кешебезнең юбилей елы 2018. Ул – галим, журналист, баш мөхәррир, философ һәм әлифба авторы Әхмәтһади Максуди. Аның тууына 150 ел. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең актлар залында ачык лекторий булып узды. Әлеге галимнең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән белгеч, “Казан  рты”  арих-этнография музее фәнни хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин бик эчтәлекле чыгыш ясады. Ул юбилярны “Йолдыз” газетасы чыгаручы буларак яктыртты. Шулай ук галим 1200000 данә дәреслек авторы да, беренче татар блогеры, педагог һәм философ та. Чыгыш ясаучы аның милләт өчен искиткеч зур эшләр башкаруына басым ясады.

“Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев Әхмәтһади Максудиның тел галиме буларак эшчәнлегенә тукталды. Музей фондында аның “Мөгаллим әвәл” һәм “Мөгаллим сани” әлифбалары бар. Шулай ук бик кадерле экспонат булып галим Хәлиф Курбатов Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитоваларга тапшырган бөек зат Әхмәтһади Максудиның үз кулы белән язган кулъязмасы саклана.

Укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм чыгыш ясаучыларга үзләренең сорауларын бирделәр. “Йолдыз” газетасының еллык бәясе 3 сум, тиражы буенча иң зур газета. Акча күп керә. Табышны ул кая тота дигән сорау бик урынлы. Нәкъ менә милләтне агарту эшенә акча сарыф иткәне өчен без бүген Әхмәтһади Максудины зурлыйбыз да инде. Ул әлифбалар бастырып бушлай халыкка тарата. Аның барлык кешене грамоталы, ягъни укый-яза белә торган итеп күрәсе килә.

Садри Максуди кем ул дигән сорау да бик урынлы. Ул галимнең бертуган энесе. Октябрь инкыйлабыннан соң Төркиягә яшәргә китеп, шул дәүләтнең парламент депутаты булган кеше ул. Ә Әхмәтһади Максуди Россиядә кала һәм Сталин репрессиясенә эләгеп күп җәфалар чигә.

Үзебезнең тарихыбызны, затлы шәхесләребезне барлап киләчәк буыннарга тапшырыйк. Бу безнең бурычыбыз.

 Дамир Таҗиев

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика