Мари Илендәге Болгар

Узган атнада Мари Илендәге Мари-Төрек районының Болгар авылына җәяүле экскурсия-треккинг оештырдык. Ни өчен Болгар? Чөнки аңа Арча кантонының Носы һәм башка авыллары халкы нигез салган. Димәк, бу – безнең тарих. Икенчедән, җәяүле экскурсияләр — авыл тарихын, табигатен тоемларга, кешеләре белән аралышырга менә дигән мөмкинлек.

Шушмабаш авылы мәктәбенең физика укытучысы, тумышы белән Болгардан булган Рәис абый Сөнгатуллинны үзебез белән алып юлга кузгалдык. Носы буасы янында машиналарыбызны калдырып, сәфәребезне җәяү дәвам иттек.

Рәис Сөнгатуллин

Носы елгасы аша боз өстеннән генә чыктык. Бер чакрым чамасы ераклыкта зират күренде. Башка авыллар белән чагыштырганда ул бик кечкенә. Авыл да кечкенә – нибары бер урамнан гына тора. Тарихы да әлләни зур түгел: тиздән аңа йөз ел тулачак. Авылдан дөньяга мәгълүм шәхесләр чыкмаган. Халкы гомер бакый иген игеп, терлекчелек белән шөгыльләнеп һәм урман кисеп көн күргән. Берничә адым баргач, авыл башындагы шыксыз гына тимер “такта”дан “Болгары” дигән язуны укыйбыз.

Урамга кереп килүгә һәр йортның ишегалдындагы утын өеме игътибарыбызны җәлеп итте. Шулай итеп, безнең өчен тарих тәгәрмәче берничә дистә елга арка чигенде… Халкы сынатмый: “Түзәбез инде… Кыш буе утын да ташып, мич  тә якмагач нәрсә генә эшлисең?” – диләр.

Йортлар күбесе төзек, матур, нәкъ безнеңчә – татарча. Матур тәрәзә йөзлекләре һәм яран гөлләре нур өстенә нур өсти. Урам буенча барганда ташландык йортларның, буш нигезләрнең шактый булуы күңелне әрнетә.

 

Авыл ни өчен Болгар дип аталган?

Дөресен әйткәндә, бу сорауга “белмим” дип җавап бирүчеләр күбрәк. Имеш, күчеп киткән вакытта, Носы кешеләре сау булыгыз, дип кул болгаган да шуңа авыл Болгар дип аталган икән. Әлбәттә, бу халык уйлап чыгарган әкият-риваять кенә. Дөрес, кул болгап озатканнардыр, монысы шиксез. Әмма бу вакыйга авыл кадәр авылның исеме белән бәйлеме икән?!

Авылның үзәгендә хәзер бушлык. Барлык биналар да сүтелгән…

Хәзерге вакытта Татарстанда дүрт Болгар һәм бер Яңа Болгар авылы бар. Лениногорск, Түбән Кама, Югары Ослан һәм Әлмәт районнарындагы Болгар авылларына 1918-1920 елларда нигез салынган. Мәгълүм ки, бу – татар халкының дәүләтчелеге өчен көрәш, ТАССР оешкан еллар. Болгар дәүләте, шәһәре турындагы шанлы тарихның да хәтер төпкеленнән актарылган вакыт. Нәкъ менә шул елларда, аеруча Юныс Вәлидов Җир эшләре буенча халык комиссары булып эшләгән чорда, милли исем белән аталган яңа торак пункталар барлыкка килә. Чыңгыз (хәзерге Нагорный) бистәсе, Бакчасарай авыллары… Болары Татарстанда гына да алтау. Шуларның дүртесе 1920 елларда оешкан. Шулай итеп, яңа барлыкка килгән авылларга да борынгы дәүләтнең шаны, дәрәҗәсе иярмәсме, дип Болгар исемен кушкан булсалар кирәк.

 

Нигә җирне Мари Иленнән алганнар?

Авыл халкы үз тарихын азмы-күпме хәтерли булып чыкты. 1921 елда җирсезлектән, төзелеш өчен агач булмаудан тилмергән Носы халкы биләмә сорап Мари автономияле өлкәсе хакмиятенә мөрәҗәгать итә. Бу эшнең башында Салих дигән кеше торган икән. Күрше-тирәдәге татар авылларында да җиргә, урманга кытлык. Ә менә төньяктагы өскә авам дип торган мари урманын тырышып-тырмашып төпләсәң игенлек җирләре булырга мөмкин.

Рөхсәт алынгач, өч-дүрт чакрым читтә, Носы елгасының уң як кушылдыгы ярында яңа авыл төзергә уйлыйлар. Күченергә теләүчеләр беренче елны Носыда калып, булачак авыл урынына барып урман төпли, игенлек җирләр әзерли, елга буена мунчалар салып куя. Беренче булып Хәйрулла, Галләм, Гыйззәтулла гаиләләре күченеп яши башлый. Соңгырак аларга Носыда яшәүче тагын берничә гаилә һәм Апаз, Исмәил, Кенәр халкы да килеп кушыла.

1925 елда авылдагы 26 хуҗалыкта 126 кеше яши. 1930 елда башлангыч мәктәп оешып, анда бер укытучы белем биргән. 1931 елда 194 гектар сөрүлек җире, 15 аты булган “Болгар” колхозы төзелә. Беренче елда колхозга 16 хуҗалык, 92 кеше кергән. 1950 елларга кадәр колхоз рәисе булып Лотфулла Булатов эшләгән. Шулай итеп, сугышка кадәр җирсезлектән интеккән, утынга тилмергән Носы егетләре тырышлыгы белән кара урман эчендә яңа оешкан татар авылында тормыш кайный башлый.

Шул ук елларда Мари Илендәге кара урман эчендә Арча кантонының татар игенчеләре нигез салган Кече Носы, Кече Түнтәр, Исмәил, Мәмсинер, Кече Сәрдәбаш, Новый Мир авыллары да барлыкка килә. Анда күченгәннәр дә урман төпләп, җир эшкәртергә керешә.

Аргы якта ферма урыннары

 

Носы елгасы кушылдыгы буенда

Урман эченнән агым чыга торган Носы кушылдыгын буып күл дә ясап куйганнар. Заманында аннан ферма терлекләренә су эчергәннәр.

 

Портаз күпере, кирәмәт урманы…

Авылдан ерак түгел, төньякта Портаз байның (Мортаза булырга тиеш) утары булган. Соңрак байлык эзләп аның нигезен казып йөрүчеләр дә очраган икән. Ул 1920 елларда авылның НЭПманы булганмы, әллә якын-тирә авылда яшәп, элек-электән үк бу тирәдә җир-су биләгәнме? Бу турыда әлегә белмибез. Биредәге Портаз күперенең озак еллар халыкка хезмәт иткәне мәгълүм.

Авылның көньягында кирәмәт урманы бар. Кирәмәт дигәч тә мариларның серле-сихерле урыны яки борынгы зират урыны күз алдына килә. Бу урман буеннан авыл халкы җиләк җыярга яраткан.

Кое урыны

Авылдан ерак булмаган Таһир чишмәсе озак еллар халыкны эчә торган су белән тәэмин иткән. Дөрес, соңгы елларда артезиан коелар казыла башлагач чишмә юкка чыкса да, аны карап торган Таһир абзый турындагы якты, матур хәтирәләр халык күңелендә әле дә саклана. Авылны сулы иткән картның нигез урыны да билгеле.

 

“Татарстанга кертеп калдырмаганнар…”

Хәзер көндә Болгардагы 13 йортта гына кеше яши. Алар туган җирләрендә тырышып тырмашып хезмәт иткән, хәзер өлкәннәр, күбесе хезмәт ветераннары.

Шуларның берсе – хезмәт һәм сугыш ветераны Кәүсәрия апа Мифтахетдинованың өенә керәбез. Шаян, җор төлле әби. Төртмәле сүзләр белән «чеметеп» сөйләшергә ярата… 44 ел фермада сыер сауган ул. Ире (ярты гасыр берәг яшәгәннәр!) комбайнчы булып эшләгән, кышын урман хуҗалыгында хезмәт иткән.

Болгарның урманчы ирләре

“Сугыш елларында арба белән басуга тирес түккән, үгез җигеп җир сукалаган вакытларны бүгенгедәй хәтерлим. Төне буе көлтә ташыдык. Алабута, кычыткан ашадык. Ялантәпи басуга чыгып, кар-боз астыннан черек бәрәңге җыйдык. Базга төшеп, сөт эчеп менә идек тә, тагын эшкә йөгерә идек. Суслонгер ягында алты ай урман кистек. Надия, Рәшидә, Рәүфә, Кәүсәрия, ике Галияләр белән бергә бер йортта яшәдек. Иптәшем Хәйдәр, Мәхмүт, Вәзыйг исемле егетләр ат белән барып, без кискән урманны ташып торды. Аннары Нәгыймә исемле кыз белән икәү ат җигеп, Яшел Үзәнгә урман кисәргә бардык. Ат белән бүрәнә ташыдым, биек тауларны көч хәл белән төшә идем. Ат ябык, хәлсез… Үзем ач, көчсез… Шуннан авырып кайттым. Бу вакытта миңа әле 18 яшь тә тулмаган иде. Әтием Хөснетдин улы Мифтахетдин – Болгарныкы, әнием – Кече Әтнәнеке. Сугыштан инвалид булып кайтып, биредә үлде. Ул Болгарга Носыдан күченгән булган”, – дип истәлекләрен уртаклашты Кәүсәрия апа.

Роза һәм Шамил Мингазетдиновлар

 

 Болгар авылының алдынгы сыер савучылары «За мир» совхозы рәисе белән

 

 

Шамил Мингазетдинов Болгардан сөт ташый

Роза һәм Шамил Мингазетдиновлар йортына керәбез. Ачык йөзле, шәп кешеләр! Роза апа Носыда 8 сыйныф бетергәч тә туган авылы Болгарда 32 ел сыер сауган. Бабасы Шакирҗан 1920 елларда Носыдан күченгән. Әтисе Равил биредә туган. “Элек бай яшәдек. Колхозыбыз миллионер булды. Болгарда гына да ике көтү бар иде. Хәзер барысы да бетте… Кеп-кечкенә авылны Татарстанга кертеп калдырмаганнар. Татарлар бар урманга хуҗа булырлар, дип курыканнардыр инде… Носыда буш өйләр күп, дип бик чакырсалар да, туган нигезне ташлап бер дә китәсе килми шул. Ярый әле Татарстан бар. Берәр нәрсә кирәк булса шунда йөгерәбез, сөтләребезне дә Носыга төшерәбез”, – дип сөйли Роза апа.

Ире Шамил аз сүзле. Эш кешесе икәне йөзеннән балкый. Үзенең кайда эшләгәне турында да теш арасыннан көчкә сыгып чыгарды. Озак еллар шофер булып, Болгар сөтен район үзәгенә ташыган икән. Бүген дә тик ятмый. Абзар тутырып мал-туар асрый. Урамдагы ат арбасы, чаналар да шуныкы булып чыкты.

Терлекче булып эшләгән Нурислам Ситдиков

Озак еллар терлекче булып эшләгән Нурислам Ситдиков янына да кереп чыктык. “Болгарда кибет, медпункт, клуб, сыер, сарык фермалары, ат абзарлары бар иде. Заманында җир җимертеп эшләдек. Тырыш идек, шуңа да җитәкчеләр безне яратты. Хәзер берсе дә юк. Җәен атнага – ике, кышын бер мәртәбә кибет килә”, – дип сөйләде Нурислам ага.

Алдынгы механизатор Әлтәф Шакирҗанов

“За мир!” совхозының механизаторы Әлтәф Шакирҗанов урамда очрады. Кояш кызуы, ДТ тракторының корымы һәм басу тузаны каратут йөзенә шәп кенә сеңгән. Заманында алдынгылардан саналган ул. Кыр батыры… Тырыш ир… Үзе генә яшәсә дә маллар асрый. Үткәнне сагынып искә ала…

Авылның абыстае безнең белән күрешергә теләмәде. Әллә кәефе булмады, әллә башка сәбәп… Намаз вакытында да борчымадык югыйсә…

1950 елда “Болгар” колхозын “Новый мир”, “Верхний мир”, “Байкал” күмәк хуҗалыкларын берләштереп, “Новый мир” исеме белән генә атыйлар. 1959 елда 166 кешелек авыл халкы Киров исемендәге колхозга керә. 1969 елда авыл читенә сыер, дуңгыз, сарык фермалары төзелә. Ферма мөдире булып Маһиҗамал Галләмова эшли. Хезмәт хакын да акчалата ала башлыйлар. 1963 елда Болгар авылы “За мир” совхозына керә. Болгар перспективасыз авыллар исемлегенә керсә дә халкы тиз генә авылны ташлап китәргә ашыкмый. 1970 еллардан акрынлап кимү башлана. Халкы  119 кешегә кала. 2000 елда 27 хуҗалыкта 88 кеше яши.

 

Моннан тайга башлана…

Авылның бердән бер урамы буенча барып, урман буена килеп җитәбез. “Моннан тайга, кара урман башлана, дип сөйли торган иде әнием”, – дип әйтте безне озата килгән Рәис абый Сөнгатуллин. Дөрес, еллар узу белән урман сирәкләнгән, агач күпләп кискәнлектән олы тайга белән дә ара өзелгән. Болгарлар хәзер дә урмансыз яши алмый. Бурасы, утыны, җиләк-җимеше, чәйгә үләне дисеңме… Бары да урман хәзинәсе.

Тайга башланган урын

Авыл башындагы техника, арба, төрле корылмаларга бай хуҗалык аеруча игътибарыбызны җәлеп итте. Ул монда төп хуҗаларның берсе – урманчыныкы икән. Аны Болгарның 100 еллыгын оештырырга, читкә киткән авылдашларын да бирегә җыеп, зур бәйрәм ясарга уйлый, диделәр. Бирсен Ходай!

 

“Болгар каргалары”

Болгар тарихында авылның үз башлангыч мәктәбе 1930 һәм 1990 елларда булып, анда да кыска вакыт аралыгында гына эшләп кала. “Башта урман аша Новый мир авылының рус мәктәбенә укырга йөрдек. Беренче укытучыбыз Рәбига Николаева хәзер Хлебниково авылында яши, әле дә исән-сау. Аннан сигезьеллык белем алырга Носыга йөрдек. Урта белемне Шушмабашта алдык. Носы мәктәбендә безгә караш башкача булды. “Болгар каргалары” дип яратып әйтәләр иде. Башлангычны рус мәктәбендә бетереп, татарча юнләп яза белмәгән өчен дә эләкте. Әмма без үзебезнең дәрәҗәне төшермәдек. Носы халкы Болгардан башка яши алмый иде. Авылыбызның кибете иң байлардан саналды, чөнки ул Мәскәү карамагында булды. Носыда кытлык булганда, кирәк-яракны шуннан ташый идек. Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә чыршыны да Болгардан китердек. Кыскасы, носылар белән дус һәм килешеп яшәдек һәм яшибез”, – дип сөйләде Рәис Сөнгатуллин.

Ленар Гобәйдуллин тексты һәм фотолары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика