Мин Арчама барам… (Наилә Ахунованың 60 яшьлек юбилее)

Табигатьнең ямь-яшел булып, чәчәкләргә күмелеп, һәркемне сокландырган чагында  дөньяга килгән Наилә Ахунова бу көннәрдә  үзенең матур юбилеен билгеләп үтә. Ул 1959 елның 12 июнендә Әлмәт шәһәрендә күренекле язучылар Гариф Ахунов белән Гөлшаһидә ханым гаиләсендә туган. Мәктәптә укыганда ук сәнгать мәктәбенә йөри, рәсем ясарга һәм әдәби әсәрләр укырга ярата. Шуңа күрә дә мәдәният институтында укып китапханәче һөнәрен үзләштерә, озак еллар  Наилә Ахунова Казан дәүләт медицина университетының китапханәсендә эшли, “Казанский медик” газетасының баш мөхәррире була һәм шулай ук “Белая ворона” (“Ак карга”) дигән әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли. Әдәби берләшмәнең дистәгә якын альманахы басылып чыга, аның мөхәррире Наилә Ахунова була. 2017 елдан иҗади берләшмә Гариф Ахунов исемен йөртә. Төрле кичәләр, очрашулар, фестивальләр оештырып Наилә Ахунова яшьләргә, бигрәк тә физик кимчелекләре булган балаларга иҗат юлына керергә ярдәм итә.

Наилә Гарифҗан кызы төрле юнәлешләрдә шигырьләр язып һәркемдә соклану уята. Аның иҗат иткән әсәрләре тупланып егермегә якын китабы дөнья күрде, ул 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе. Наилә шагыйрә генә түгел, төрле кичәләрнең сценарийлар авторы, драматург та әле. Аңа 2008 елда Казан шәһәре күләмендә М.Горький исемендәге әдәби бүләк, 2009 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем, 2014 елда Әлмәт шәһәренең язучы  С.Сөләйманова исемендәге премиясе бирелде.

Әтисе – Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов кебек, Наилә дә оештыру талантына ия. Төрле елларда Республикабызда даими уздырылып килгән “Поэзия” һәм “Галактика любви” дип исемләнгән фестивальләрен оештыруда башлап йөрүче дә, балалар өчен чыгарыла торган “Зонтик” журналының мөхәррире дә булды.

Наилә Ахунованың тирән эчтәлекле, фәлсәфи, заманча яңгырашлы шигырьләре, татар рухы бөркелеп торган әкиятләре, үткен-үткен публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре, татарчадан урысчага тәрҗемәләре республикабыз һәм Мәскәү матбугатында, шулай ук интернет челтәрендә даими чыгып килә.

Шагыйрь һәм прозаик Шамил Маннапов Наилә Ахунованың иҗатын өйрәнгәннән соң, түбәндәге фикерләрне җиткерә: “Күпләр искәртеп үткәнчә, Наилә Ахунованың әсәрләре Казансудан искән җилләр кебек табигый, ихлас, дөнья шигъриятенең алдынгы алымнарын үзендә берләштерә алган иҗат үрнәкләре. Аларда фәлсәфи фикерләр җан җылысына төреп бирелгән”

   Җанга ризык булалмый

тән туклыгы – икмәк

Аңа ирек кирәк,

тыныч почмак кирәк.

                         Татарчалап әйтелгән

                       сүзләр якын җанга.

                          Уй – кайгыдан мине

                        шулар йолкып ала.

     Мин Арчама барам,

җан азыгы эзләп.

    Һәр тәрәзәдән миңа

 елмаялар гөлләр.

                         Миңа сәлам биреп,

                   челтери инеше.

                      Ишетте күк алар

                         йөрәгем тибешен.

        Рәхәт бер тынычлык иңә күңелемә.

     Рәхмәт бабайларга-

   төпләнеп калганга

  Арчабыз җиренә.

 

Наиләнең тормыш иптәше Борис Вайнер да танылган шагыйрь һәм балалар өчен әкиятләр иҗат итүче, төрле театрлар өчен сәхнә әсәрләре язучы. Алар бер-берсен тулыландырып иҗат итәләр.

      Яраттым мин җылы кулларыңны,

җәлеп итте моңлы карашың.

  Коры җирдә йөргән бу егетнең

   тойгыларын килде аңласым.

 Дәрьям суы шулай чәчрәдеме,

      яшь тамчыммы йөзеңә сибелде?!

        Аңламадык: мин җиңелдем микән,

әллә инде синме җиңелдең?!

          Дулкыннардан башка кыен миңа…

Офыктагы хыялларыма.

     җитә алмам кебек коры җирдә —

болытларга йокы сарылган…

 

Наилә Ахунова әтисенең туган ягын хөрмәт итеп: “Арча районы хакимияте, район халкы әтиемнең хезмәтләрен онытмый, һәрвакыт аңа багышлап үткәрелгән чараларда катнашалар. Татарстан Язучылар берлегендә үткәрелгән юбилейда, Арчада үткәрелгән “Гариф Ахунов укулары” нда, ел саен яшь иҗатчыларга Гариф Ахунов премияләрен тапшыру тантаналарында район башлыгы Илшат Нуриевның үзенең катнашуы минем өчен аеруча куанычлы. Район хакимияте булышлыгы, Таттелеком җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллинның тырышлыгы белән әтинең туган авылы Кечкенә Өчиледә “Ахун чишмәсе” төзекләндерелде, бу әти-әнинең күптәнге хыялы иде. Казанбаш мәктәбендә, “Казан арты” тарих-этнография музеенда әтинең тормыш юлы һәм иҗатына бәйле документлар туплана бара, мин дә мөмкин булганча ярдәи итәм. Әтиемнең туган ягы Арчага бик яратып кайтам, киләчәктә дә шулай аралашып яшәргә насыйп булсын иде”,- ди горурланып.

Наилә Ахунова әти-әнисенең, абыйсы Рәшитнең иҗатын барлауны дәвам итә, алар турындагы язмаларны һәм истәлекле фотоларны туплап “Хәзинәле гомер” дип исемләнгән китап чыгаруга иреште. Ул “Казан арты “тарих-этнография музее белән даими элемтәдә тора, Гариф Ахуновка багышланган экспозицияләрне яңартканда ярдәм итә.

Без Наилә Ахунованы олы юбилее белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, озын гомер, кызлары Аида гаиләсенең уңышларына сөенеп яшәүләрен, иҗат итүләрен телибез.

           “Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика