Мин авылның Галиябануы идем

 

Бу көннәрдә иҗаты татар театры тарихында зур урын алып торган якташыбыз Нәгыймә Таҗдарованы искә алабыз,аның тууына  130 ел.

Нәгыймә Әхмәдулла кызы Әхмәдуллина (Таҗдарова) 1888 елның 25 маенда районыбызның Утар Аты авылында ярлы крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Тормышлары шактый авыр булганлыктан, кечкенә Нәгыймә күрше-тирәләрнең бозауларын көтә, үсә төшкәч, әтисенә ияреп, көнлекле эшкә йөри, ә кыш көне апалары белән бергә Казан байларына читек кайый. Ул Казанда яшәүче ерак туганнарында еш була, аларның бердәнбер кызлары белән ике кыш шәһәр мәктәбенә укырга йөри. Авылда да Нәгыймә бер тол абыстайга берничә кыш сабакка йөри, китап уку белән мавыга, көйле бәет, мөнәҗәтләрнең берсен дә калдырмый укып бара.Нәгыймә үз заманы өчен авыл кызларының алдынгыларыннан берсе була, төскә-башка сөйкемле , буйга сылу кыз чибәр итеп киенергә дә ярата. Яшьлек елларын сагынганда ул: ”Мин авылның Галиябануы идем”,- дип әйтергә яраткан.

Көтмәгәндә авылда туганнан-туган апасы, 4 баласын калдырып, вафат була, шуның иренә, ягъни җизни тиешле кешегә, балаларны тәрбияләп үстерешер өчен дип, Нәгыймәне көчләп кияүгә бирәләр. Бу ясалма тормышта хаксызга җәберләүләргә түзә алмыйча, бер-ике ел яшәгәч, кечкенә баласын алып, әтисе йортына кире кайта.Ирдән кайткан Нәгыймә өчен тормыш бик авыр була, авылда яшәүнең һичбер мәгънәсе калмый һәм ул 1912 елда, авылны ташлап, кечкенә кызы белән Казанга күчеп килә. Казанда Нәгыймә бер байга асрау булып керә, ләкин күп тә үтми, асраулык аңа бер дә кулай хезмәт булмаганын күрә, бай хатынының җәберсетүләренә, юкка бәйләнүләренә чыдый алмыйча, ул асраулыктан китә. Гайниҗамал исемле бер хатынга фатирчы булып урнаша, бөтен булган акчасын җыйнап “Зингер” машинасы ала. Хуҗа хатын Нәгыймәгә русча укырга тәкъдим итә. Ләкин бер очраклы хәл аны тегүчелектән театр сәхнәсенә чакыра. Гайниҗамалга төрле йомыш белән артистка Иманская килеп йөри торган була. Менә шунда ул Нәгыймәне күреп, аны театрга эшкә чакыра. Иманская театрга кайтып Кариевка сөйли һәм ул Нәгыймәгә “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин” спектакленә чакыру җибәрә, соңыннан сәхнә артына керүен сорый.

Кариев Нәгыймә белән очрашкач, аның мөлаем йөзен, ягымлы күзләрен һәм үзен бик тыйнак тотуын күреп, аның артистка булачагына ышана. Ниһаять, ул аны “Сәйяр” труппасына чакыра. Нәгыймә Кариевның тәкъдименә башта каршы тора, аңа туганнары алдында да артистка булу оят кебек тоела. Кариевның озак үгетләве Нәгыймәне тәэсирләндерә, һәм ул ризалык бирә. Бу хәл 1914 елның соңгы айларында була.

“Тигезсезләр” не уйнаганнан соң Нәгыймә ханым үзендә театрга карата  олы бер мәхәббәт уянуын тоя, һәртөрле шикләре таралып китә, яшәвенең мәгънәсе һәм максаты табылгандай була. Ул үз-үзенә ”Ниһаять мин тормышта эзләгәнемне таптым”,- ди. Ләкин яраткан эшнең кодрәте шундый инде, ул кешене авырлыкларга да түзәргә мәҗбүр итә. Нәгыймә ханым боларның барысын да “Сәйяр”да күрә, җитәкчесе Габдулла Кариевтан өйрәнә, тәрбияләнә. Ул үзен “Мин Кариевның шәкерте”,- дип атый. “Сәйяр” аның өчен тормыш мәктәбе була, өч ел эчендә якташыбызны татар сәхнәсенең җитди, күренекле артисткасы итеп танытып өлгертә.

Хезмәтләрен бәяләп аны 1917 елның көзендә Ырынбурдагы “Ширкәт” труппасы  үзенә төп рольләрне башкаручы артистка итеп чакыра. Нәгыймә ханымның Ырынбур сәхнәсендәге чыгышлары гаять зур уңыш белән үтәләр, ул үзен тамашачыларга зур мөмкинчелекле, олы талантлы артистка итеп таныта. Ул анда “Яшьләр”дә Зәйнәп, “Хаҗи әфәнде өйләнә”дә Камилә, “Уйнаш”та Сәрби, “Галиябану”да Галиябану һәм бик күп тәрҗемә әсәрләрендә төп рольләрне зур уңыш белән башкара. 1919 елда Ырынбурны аклар алу куркынычы тугач “Ширкәт” труппасы таркала. Бер төркем артистлар шәһәрне калдырып чыгучы Кызыл Армия белән китәләр. Аларга махсус вагон бирәләр һәм алар фронт артыннан калмыйча солдатларга спектакльләр күрсәтеп йөриләр.

1920 елның көзендә Нәгыймә Таҗдарова белән Нури Сакаевны Ташкентка чакыралар. Алар Урта Азия  Реввоенсоветы карамагындагы агитпоездда эшли башлыйлар.Унбишләп вагоннан торган бу агитпоездда клуб, музей, китапханә, типография һәм башкалар тупланган була. Менә шул агитпоезд белән алар  Урта Азиянең бик күп шәһәрләрен йөреп чыгалар. Поезддагы татар артистлары һәр туктаган җирдә концертлар бирәләр, “Галиябану”, “Хаҗи әфәнде өйләнә”, “Көнче ир” спектакльләрен күрсәтәләр. Гаскәри тамашачыларга бигрәк тә “Галиябану” ошый, якташыбыз Нәгыймә апа тудырган шундый гади, сөйкемле, саф авыл кызы Галиябану сугышчы татар егетләрен аеруча сокландыра.

1921 елның көзендә аларны Казанга чакырып алалар. Шулай итеп Нәгыймә ханым дүрт ел йөргәннән соң, беренче мәртәбә сәхнәгә аяк баскан сөекле Казанына яңадан кайта. Ләкин ул еллар бик авыр була, 1920 елның көзендә оештырылган татар дәүләт академия театры әйтеп бетергесез зур кыенлыклар белән 1920-21 елгы сезонны үткәрә. Сезон бетүгә Нәгыймә ханым белән Сакаев тагын Уфага китәләр һәм анда 1922 елдан 1926 елга кадәр тоташ өч сезонны үткәрәләр. Нәгыймә ханым: ”Уфа дәвере минем артистлык сәләтемнең иң пешеп өлгергән чагы булды”,- ди.

1926 елдан ул Казан татар академия театрында эшли башлый. Казан сәхнәсенә кайткач Нәгыймә ханымның башкара торган рольләре үзгәрә. Ул социаль героинялар һәм олы яшьтәге аналар, карчыклар ролендә уйнавы белән таныла. Утыз елдан артык дәвам иткән артистлык гомерендә  ул 270 ләп роль башкара. Бу сан үзе генә дә Нәгыймә Таҗдарованың театр сәнгате өлкәсендә ничек хезмәт иткәненә дәлил. Аңа 1939 елда ТАССРның халык артисты һәм 1940 елда РСФСРның атказанган артисты исемнәре бирелә..

Татарстанның  һәм Россиянең халык артисткасы Рәшидә Җиһаншина: ”Мин Нәгыймә апаны бала чагымда ук күргәнем бар иде. Ул заманнарда бәйрәм көннәрендә мәҗлескә башка кунаклар янына күренекле артистларны чакыру гадәте булган. Шул сәбәптән безнең өебездә Зәйни Солтанов, Нәгыймә Таҗдарова, Рокыя Кушловская,  Шакир Шамильский һәм башка артистлар булгалый иде. Үзем артистка булу хыялы белән татар театр техникумына укырга кергәч, ул чордагы танылган артистларны сәхнәдә дә, тормышта да күп күрдем. 1934 елда укытучыбыз режиссёр Сәет Булатов театрда А.Корнейчукның “Эскадраның һәлакәте” дигән драмасын куйды. Комиссар Оксана ролен Нәгыймә Таҗдарова башкарды. Нәгыймә апа белән беренче иҗади очрашу нәкъ шул көннәрдә башланды. Оксана пьесада бердәнбер хатын-кыз роле иде.

Нәгыймә апа табигате белән искиткеч самими һәм тыйнак кеше иде. Ул һәрвакыт үзенә килешле булган гади киемнәр кия, кешеләргә ачык, якты чырай белән эндәшә иде.

Сугышка кадәр һәм сугыштан соң да артистлар коммуналь фатирларда тордылар. Кызы Мәсрүрә белән Нәгыймә апаның театр ишегалдындагы йортта кечкенә бүлмәдә яшәвен хәтерлим. Нәгыймә апа көн дә театрга керә, үзенең эше булмаса, башкаларнаң репетицияләрен күзәтә, без, яшьләргә, матур киңәшләр бирә иде. Ул төрле характердагы, бер-берсенә капма-каршы булган тулы канлы образлар иҗат итеп, тамашачыларны сокландырды. Менә шуның өчен дә аеруча якын булып саклана Нәгыймә апа минем күңелемдә. Бу исем миңа икеләтә якын, чөнки минем әнием дә Нәгыймә исемле иде. Бәлки, шуңадыр Нәгыймә исемен бик саклап хөрмәтләп искә алам, мин аларны бик сагынам”,- дип яза Нәгыймә Таҗдарованың тууына 110 ел тулуга багышлап язган “Сагыну хисләре” мәкаләсендә.

Нәгыймә ханым: ”Театр – минем төп йортым. Пәрдә төшеп тамашачыдан аерылу, уен бетте дип белү минем өчен һәрвакыт авыр була, хәтта уйнаганнан соң парик белән күлмәкне салу авыр, гүя бер кадерле, җанга якын нәрсәләреңнән аерыласың”,- дип искә алган. Әйе, Нәгыймә ханымның театрга булган бу мәхәббәте бик аңлаешлы һәм табигый, чөнки ул тормышның төбеннән чыгып, зур сәнгатькә килгән, шунда ул яшәвенең мәгънәсен тапкан.

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы, якташыбыз  Нәгыймә Таҗдарова  1947 елның 16 мартында вафат була һәм Казан шәһәрендә җирләнә. Безнең музеебызда аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган аерым экспозиция бар. Нәгыймә апа турындагы язмалар, фотодокументлар, белешмәләр тупланып барыла. Арча шәһәренең станция өлешендәге урамына Нәгыймә Таҗдарова исеме бирелде. Без аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.

Якташыбыз Нәгыймә апа Таҗдарова турында тулырак мәгълүматләр күренекле әдип — прозаик Әмирхан Еникинең 1957 елда басылып чыккан “Нәгыймә Таҗдарова” дип исемләнгән, артистканың тормышы һәм иҗаты турында монографиясендә бирелгән.  Әсәр шулай ук Әмирхан Еникинең 2004 елда чыккан биш томлыгына да кертелгән. Күренекле шәхес, татар халкына театр сәнгате аша хезмәт итүгә бөтен гомерен багышлаган Нәгыймә Таҗдарованы киләчәк буыннар белеп үссеннәр иде.

                                                                               “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика