“Мировой” әти кызы

“Күрәм, мине тыңлаучы юк. Сизәм, нәрсәдер эшләргә кирәк…

– Әйдәгез, танышып чыгыйк әле…

– Арча районы Сеҗе урта мәктәбе…

Тукта, тукта! Стоп! Монысы мин эшләгән мәктәп.

– Фамилия?

– Хәсәнова.

– Исемегез? (Инде онытканмын.)

– Кайсы авылдан?

– Сикертәннән.

Ай-й… Минем әти туган авыл. Галиәсгар Камал авылы. Мин укыган, ахырдан ярты ел буе рус теле-әдәбияты укыткан авылым.

– Әтиеңнең исеме?

– Зөфәровна…”

Менә шулай дип яза Мөхәммәт Мәһдиев “Ачы тәҗрибә”сендә.

Әсәрнең шушы өлешен укыган саен күзалдыма Сикертән авылында яшәгән вакыттагы күршебез Сәрвәр апаның кызы Рәмзия апа килеп баса. Ул бүген Мөрәле авылында яши, ире Илһам абый белән ике бала тәрбияләп үстергән ветеран укытучы.

“Ачы тәҗрибә” китабын кулыма алып, Рәмзия апа яшәгән авылга юл тоттым. Килүемнең сәбәбен алдан ук аңлаткан идем, сүзне, озынга сузмыйча, Рәмзия апа белән укымышлы Хәсән мулла тормышыннан ук башладык.

– Бабам Хәсән Абдуллин Казан шәһәрендә туып-үскән, – дип сөйләде Рәмзия Җәләлиева. – Коръәнне яттан белгән. Хәсән мулланың Казанда ике катлы таш йорты булган. Өйләнеп, өч баласы туган, ләкин хатыны үлеп киткән. Шәһәрдә муллаларга басым ясала башлагач, гаделсезлеккә түзмичә, бабай Сикертән авылына кайтып урнашкан. Икенче тапкыр, Масра авылында яшәүче, укымышлы гаиләдән булган бер балалы тол хатынга өйләнеп, уртак ике баласы туган. Берсе минем әти Зөфәр, икенчесе Мәрьям апа. Бабай мәчеттә мулла вазыйфасын башкарган. 1937 елгы репрессия шаукымы аның гаиләсенә дә кагылган – аны гаиләсе белән кара мунчага күчергәннәр. Ләкин авыл халкы бу күренеш белән ризалашмыйча, бөтен әйберләрен алып, мулланы үз йортына кире кайтарган. Чөнки сикертәнлеләр бабайны гадел, укымышлы, кешелекле булганы өчен хөрмәт итеп яшәгәннәр. Узган елны без үскән нигез урынына “Ак Барс агрокомплекс” җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов бабаебыз истәлегенә “Хәсән мулла музей-йорты” эшләтеп, истәлек тактасы куйдырды.

Әти 1922 елда туган. Ул унсигез яше тулуга армиягә киткән, шуннан Бөек Ватан сугышына кергән. Бераз сугышкач, әти әсирлеккә төшкән, ике ел концлагерьда булган. Мөрәле авылы егете Имаметдин дә әти белән бергә әсирлеккә төшкән. Берара әсирләр арасында тиф авыруы таралган. Имаметдингә дә тиф эләккән. Аны, барыбер үләчәк дип, чокырга чыгарып ташлаганнар. Әти моны белеп, якташын үлеләр арасыннан аралап алган һәм яшереп кенә үзләре янына алып кергән. Шулай итеп ул Имаметдин солдатны саклап калган. Аллаһы тәгалә күп авырлыклар кичергән Мөрәле авылы егете Имаметдин белән Сикертәннән әтием Зөфәрне исән-сау калдырып, киләчәктә туачак ул һәм кызның бергә булып гаилә корачагына мөмкинлек биргәнме? Бу кызыклы да, уйландыра торган да тарих дип уйлыйм.

Әти сугыштан 1947 елда исән-сау кайткан. Ул чорда пленга төшүчеләрне  “сатлыкҗаннар” дип кенә йөрткәннәр. Ай саен әтине ул вакыттагы район үзәге Чурилегә чакыртып, сорау алганнар. “Мин – сатлыкҗан” дип, әтигә документка кул куйдырырга тырышканнар. Никадәр азапласалар да, әти бер генә кәгазьгә дә кул куймаган. Ләкин өстә утыручыларның аны ничек тә төрмәгә утыртырга теләве көчле булган, күрәсең. Әти 26 нчы кварталда урманчы булып эшли башлаган. Бервакыт милиционер аңа складтан бер капчык нәрсәдер алып чыгарга кушкан. Әти акыллы, юаш, тыңлаучан, ышанучан кеше буларак, бу гозерне үтәгән һәм аны шунда ук кулга алганнар. Әтине ун елга төрмәгә утыртканнар. Сталин үлгәч, амнистия игълан ителеп, әтинең утыру вакыты кыскартылган һәм ул алты елдан соң туган нигезенә әйләнеп кайткан.Төрмәдә күргәннәре хакында бик аз гына искә алган ул. Һаман да шул курку хисе көчле булгандыр дип уйлыйм. “Концлагерьда да моның кадәр авыр булмады. Ә төрмәдәге авырлыкка түзә торган түгел: бердән, ачы суык, икенчедән, ашарга юк, җәзалар көчле иде. Җылыныр өчен казыган чокырга төшеп утыра идек”, – дип сөйләгән ул.

1956 елда әти Сеҗе авылы кызы Сәрвәргә өйләнеп, без өч кыз туганбыз: Әлфия, мин, Инглисә.

Кечкенәдән мин китап укып үстем. Гөберчәк китапханәсендә укымаган китап калмады. Кайвакыт әни китапны кулымнан тартып-тартып ала иде. Әти 1964 елда йөрәк белән үлеп китте. Миңа ул вакытта нибары биш яшь. Аның мәете караватта ятканын, күмәргә алып чыгып киткән вакытларны хәтерлим. Ә башкасын – юк.

Мин мәктәпне тәмамлагач, Казанда Каучук заводында бер ел лаборант булып эшләдем. Рабфакта бер ел укыдым, аннан КДПИның татар һәм рус теле бүлегенә укырга кереп, 1983 елда аны тәмамладым. Институтның икенче курсында безгә лекцияне Мөхәммәт Мәһдиев укыды. Беренче мәртәбә лекция укырга кергәнен хәтерлим. Шундый чибәр, озын буйлы, чиста-пөхтә, зәвык белән киенгән Мәһдиев аудиториягә керде. Ә безнең студентлар никтер бик шаулашып утырдылар. Шуннан Мөхәммәт абый карап-карап утырды да, исемлек белән таныша башлады. Исемлек буенча һәр студент исем-фамилиясен, кайсы район мәктәбеннән килгәнлеген әйтергә тиеш иде. Чират миңа җитте. Мин басып: “Арча районы, Сеҗе урта мәктәбе”, – дидем. Әтиемнең исемен сорады. Мин “Зөфәр кызы” диюемә Мөхәммәт абый әллә нишләде. Йөзе үзгәрде. Бераз тын торганнан соң миңа: “Синең әтиең мировой егет иде”, – диде.

Мөхәммәт абыйның “Ачы тәҗрибә”се басылып чыккач, аны укыдым һәм әтинең никадәр газаплар үтеп яшәгәне хакында күбрәк белдем. Әти авырлыклар аша үткәнен бервакытта да сөйләмәгән, күрәсең, ярамагандыр. Хәтта күп нәрсәне әни дә белми иде. Әсәрне укыгач, Мөхәммәт абый белән әти турында шулхәтле сөйләшеп утырасым килде, ләкин мин бик оялчан авыл кызы аңа сүз катарга җөрьәт итә алмадым. Бу халәт күңелемдә төер булып калды. Югыйсә, ел саен мин аны Сикертән сабантуенда күрә идем. Бер елны сабантуйга улы белән бергә кайтты. Моряк булып хезмәт иткән улы белән горурлануы йөзенә чыккан иде. Ул бөтен мәйданны әйләнеп чыкты. Шулвакытта да аңа сүз катарга кыенсындым.

Аннан Сикертән мәдәният йортында Мөхәммәт абыйның “Хәсрәтле өч көн” пьесасын уйнарга күчмә театр артистлары кайтты. Туганнары Фәүзия апаларда без артистларга ашарга әзерләдек. Мөхәммәт абый да шунда иде. Анда да оялып, эндәшергә кыймадым.

Утыз ел мәктәптә укыттым. РФның мактаулы мәгариф хезмәткәре исеменә лаек булдым. Гарәпчә укырга өйрәндем. Бүген ирем дә, үзем дә мәчеткә йөрибез, вәгазьләр тыңлыйбыз.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрендә болай дип яза: “Әлеге сеңел! Син кайда хәзер, өеңдә әтиеңнең зурайтылган рәсеме бармы, әгәр кияүгә чыгып балаларың булган икән, аларга дәү әтиләре турында сөйлисеңме? Без бит синең белән “братья”. Әйе, өебездә әтинең зурайтылган рәсеме бар. Оныкларына да дәү әтиләренең язмыш юлын сөйләдем. Алар әтинең авыр чорның каһәрләнгән бер газизе икәнен белеп үстеләр.

Илһам абый җомга намазына җыенган арада, түзмәде, безнең әңгәмәгә килеп кушылды.

– Безнең әтинең бертуган энесе Әлтәфетдин Мөхәммәт абыйның “Без кырык беренче ел балалары” әсәре героеның прототибы дип уйлыйм. Алар педучилище Үрнәктә вакытта бергә укыйлар. Бабай кинәт кенә үлеп киткән дә, абый укуын дәвам итә алмаган. Мөхәммәт абый әсәрендә дә Әлтәфине Мөрәле егете дип яза. Әлтәфетдин абый гомеренең күп елын Казахстанда яшәп үткәрде. Ул нефть өлкәсендә хезмәт куйды. Безгә кунакка кайталар иде. Туган ягын нык сагынып яшәгән туганыбыз ул. Алар инде күптән вафат. Бервакыт әти Арчага барганда Мөхәммәт абый белән очрашкан һәм ул аңа Әлтәфетдин дип эндәшкән. Чөнки әти белән абый нык охшаганнар иде. Әни сөйләве буенча, абый бик тә шук, шаян кеше булган. Мөхәммәт абый аны әсәрендә дә шулай тасвирлый…

Менә шундый истәлекләр сөйләделәр миңа бу гаиләдә. Мин Сеҗе мәктәбенә урта белем алырга килгәндә Рәмзия ханым инде укыта иде. Бүген аның белән очрашкач, Мәскәү асты шәһәрләренә экскурсиягә барган вакытлар күңелдә яңарды. Сыйныф җитәкчесе Фәния апа белән икесе безне, егерме бер укучыны, чит җирләргә алып чыгып, дөнья күрсәтеп кайттылар. Алар җитәкчелегендә без, гади авыл балалары, никадәрле истәлекле урыннар белән таныштык.

Кеше белән күбрәк аралашкан саен яңадан-яңа мәгълүматлар беләсең. Шундый очрашулардан соң әле дә ярый истәлекләр саклаучы өлкәннәребез бар дип уйлап куям. Күңелдә туган күп сорауларга җавапны бары алар аша гына таба алабыз. Рәхмәт сезгә, өлкәннәребез!

Халидә Габидулина,

М.Мәһдиев музее мөдире

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика