Музейга бүләк – “Кәнфит тавы”

Музейга бүләк – “Кәнфит тавы”

Наласа авылында  туып-үскән, озак еллар китапханәдә эшләп авыл халкына матур әдәбиятны укуга кызыксыну уяткан Гөлчирә Нәҗметдинова музеебызга яңа гына басылып чыккан “Кәнфит тавы” исемле китабын бүләк итте. “Ихтирам һәм хөрмәт белән әдәбият һәм сәнгать музеена автордан – Гөлчирә Нәҗметдиновадан. 8 октябрь, 2018 ел, Наласа”,- дигән кулъязмасы булган бу китапны кулга алу белән кызыксынып укый да башлыйсың. Балалар өчен махсус тәкъдим ителгән шигырьләр аша якташыбыз  әти-әниләр, әби-бабайлар, апа-абыйларны да тәрбияли. Китаптагы Һәрбер шигырь эчтәлегенә туры китереп мавыктыргыч рәсемнәр белән бизәлгән. Шигырьләр җыентыгының  тышлыгына да төрле конфетлардан өелгән тау ясалган, ә аның өстендә кыз бала уйнап утыра.    Берсеннән-берсе кызыклы шигырьләрен Гөлчирә Нәҗметдинова мәктәп тормышына да, табигать күренешләренә дә багышлый.

Язучы Радик Фәизов Гөлчирә Нәҗметдинованың 2010 елда басылып чыккан “Бәхетләрне язмыш кисмәсен…” китабына кереш сүзендә:” Арча район газетасы редакциясендә эшләгәндә мин “Тукай якташлары” әдәби түгәрәген җитәкләдем. Наласа авылы китапханәчесе Гөлчирә Нәҗметдинова түгәрәк кичәләренең берсен дә калдырмый, кар дими, яңгыр дими, вакытында килеп җитә иде. Гөлчирә ханымның әсәрләрен укып мин үземә яңа шагыйрә ачтым. Аның күңел офыклары мин белгәннән күпкә иркен, ул үз иҗатында яшәешнең барча якларын колачлый, аның күңеле туган авылын, туган җирен ярату белән, авылдашларын, тормышны ярату белән, җыеп әйткәндә, дөнья гаме белән тулган икән”,- дип язган.

Ә Гөлчирә Нәҗметдинова:” Үземне белә башлаганнан бирле табигатьне, туган авылымны, аның кырларын-басуларын, елгаларын-чишмәләрен, халкын чын күңелдән яратып яшәдем. Сәнгатьне, әдәбиятны яраттым. Авылымның басу-кырларына чыксам, күңелгә, йөрәккә якты нурлар тула. Шул сихри нурлар шигырь юлларына әйләнеп, ак кәгазь битләренә күчә иде. Тукай иҗатын бик яратам, Муса Җәлилгә сокланам.

…Заманнар, буыннар алмашына. Әмма шигърият кала. Рухи кыйблалар үзгәрә, әмма шигърият кала. Кешенең яшәү рәвеше, карашлары үзгәрә, ә шигърият кала”, — дип яза үзе турында.

Мин бик тә кәнфит яратам!

Гел кәнфит ашар идем…

Хәлемнән килсә, кәнфиттән

Зур таулар ясар идем.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика