Онытылмасыннар иде…

Йөз яшәргә теләүчеләр күп тә,

Азлар гына йөзгә җитәләр.

Безнең гомерләрне еллар түгел,

Изгелекләр озын итәләр.

Галиәхмәт Шаһи

“…Иптәш Насыйров Буденный районының Иске Шәйморзаавылындаурта хәлле крестьян семьясында туган. Туганнары арасында кулак буларак сөргенгә җибәрелүчеләр юк, үзе дә суд тарафыннан хөкем ителмәгән. 1937-1938 елларда Буденный МТСында мастерской мөдире булып эшләгән. 1938-1945 елларда Кызыл Армия сафларында була, ак финнарга каршы һәм Бөек Ватан сугышында рота командиры булып катнаша. Немец илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен ике “Кызыл Йолдыз” орденнары, “Ленинград оборонасы өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән”.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда саклана торган бу характеристикадагы мәгълүматлар 70 ел элек, ягъни 1948 елның 28 июлендә язылган һәм “секретно” дип тамга салынган.Бу документта иптәш Насыйровның политик яктан белемле булуы, читтән торып юридик мәктәптә укуы, үзлегеннән партия тарихын өйрәнүе, эштә һәм тормышта тәртипле булуы турында да бәян ителгән.

Биредә сүз гаиләләре белән Арча шәһәрендә яшәүче һәм безгә билгеле булган, озак еллар төзелеш эшләре буенча район башкарма комитеты председателе урынбасары, социаль яклау идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Зөфәр Насыйров, Арча районы үзәк хастаханәсендә  экономист вазыйфасын башкарган Фәридә Гомәрова, Алтай өлкәсендә гомер итүче Фәрит Насыйровның әтиләре, Арчада  “Союзпечать”тә эшләгән Равия апаның ире Насыйров Абдрахман Насыйбулла улы турында бара.

Абдрахман абый 1918 елның 15 августында Буденный (хәзерге Чүпрәле) районының Иске Шәйморза авылында туган. 1934 елда 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Тракторист комбайнерлар әзерләү курсларында укый һәм Буденный МТСында комбайнер булып эшли.Абдрахман абый үзенең биографиясендә: “Әтием Насыйбулла 1941 елда вафат булды, аның олы абыйсы Абдулла 1941 елда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалды, ә кече абыйсы Хәбир Минск өлкәсе, Слуцк шәһәре янында сугышта һәлак булган”, дип яза.

Сугыш башлангач Абдрахман абыйны 1941 елдагы Ленинград блокадасы вакытында Ладога күле аркылы йөк ташу өчен шофер итеп җибәрәләр. Аңа үзенең кыюлыгы, тәвәкәллеге ярдәм итә, ул үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкарып чыга. Аннан соң командирлар әзерләү мәктәбе аша уза, аңа кече лейтенант дәрәҗәсе бирелә. 1943 елда Днепрны кичү сугышларындагы батырлыклары өчен беренче “Кызыл Йолдыз” ордены бирелә, бу батырлыкка да 75 ел вакыт узган.Абдрахман абый Германиянең Герехбер шәһәре янындагы сугышта каты яралана, 1945 елның март-июнь айларында Харьков шәһәрендә дәваланганнан соң туган авылына кайта һәм Буденный районының прокурор ярдәмчесе булып эшли башлый.

1950 елда Абдрахман Насыйровны Әтнә районы прокуратурасына күчерәләр, ул 1952-54 елларда район финанс бүлеген җитәкли. 1954 елда Ленинградта үзәк финанс курсларында укып белемен күтәрә. Районнар берләштерелгәч, 1963-1965 елларда Арча районы финанс бүлеген җитәкли, 1965-66 елларда РСФСР финанс министрлыгының контроль-ревизия идарәсенең Арча районы буенча контролер-ревизоры булып хезмәт итә. Соңгы хезмәт елларында Арча саклык кассасы мөдире була.

Гади генә тормыш юлы кебек. 100ел элек туган Абдрахман Насыйров авылда колхозлашу елларын, барлык кешеләргә белем бирүне оештыруны, Фин һәм Бөек Ватан сугышларын үз күзләре белән күргән, сугыштан соңгы елларда да илебез халкының түземлеген, сабырлыгын кабат сынаган зур төзелешләрне башкарган елларда  халкыбызның тырышып хезмәт итүенә шаһит булган кеше. Абдрахман абый үзе дә кайда гына эшләсә дә, үзенә йөкләнгән вазыйфаларны намус белән башкарган. Үзенең биографиясендә язганча, октябрят, пионер, комсомол һәм гомере буенча партия члены булган кеше башкача булдыра да алмагандыр.

Арчада яшәүче кызы Фәридә әти-әнисе белән горурланып та, сагынып та:“Әти безне бик ярата иде. Зөфәр, Фәрит абыйларны, мине дә тырышып укыттылар, үзебез теләгән һөнәрләрне сайлап югары белем алдык. Әти-әни безгә гел үрнәк булдылар, без дә гаиләләребездә аларга охшарга тырышып яшибез. Әти гомере буе гаделлек өчен көрәшеп яшәде, намуслы булды, ярдәмчел иде. Авылларга баргач, бер таныш булмаган кешеләр, Абдрахман абый безгә бик булышты, дөреслек ягында булды ул, диләр. Бик авыр елларда намуслы хезмәт итеп, әтиебез Бөек Ватан сугышы инвалиды буларак, 55 яшендә лаеклы ялга чыкты, 1977 елда 59 яшендә безне калдырып та китте. Без туганнар белән очрашкач, балачагыбызны һәм әти-әни киңәшләрен искә төшерәбез. Инде үзебез дә лаеклы ялда, балалар үстердек, оныкларыбыз бар. Әти-әни безнең тормышыбыздан канәгать микән, дип уйланып та куябыз, балаларыбызга алар турында истәлекләрне яңартып, аңлатып яшибез. Дөрестән дә, әтиебез Абдрахман һәм әниебез Равия гомер юлларын үкенмәслек итеп үттеләр”-дип искә ала.

Безнең музеебызда Абдрахман абыйның төрле елларда бирелгән документлары, тарихи фотолары, бүләкләнүе турында таныклыклары саклана. Ул документларны Зөфәр Абдрахман улы тапшырды, ул музей белән даими элемтәдә торып, эзләнү эшләрен дәвам итә. Абдрахман Насыйбулла улы Насыйров кебек сугыш һәм хезмәт ветераннары онытылмасын иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее директор урынбасары Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика