Пауал тегермәне

Пауал тегермәне – Казаклар авылы янында, Кесмәс елгасында буа ясап эшләнгән. Заманында җылы он исе килеп торган урын булган ул. Анда күрше-тирә авыл кешеләре он тарттырган. “Тегермән стеналарына ак пудра кунган, моны безнең авылда “пырак оны” дип йөртәләр”, – дип яза М.Мәһдиев. Гүзәл табигатьле, киң болынга урнашкан тегермән бүген юк инде. Болын кипкән, аны сөреп, печән чәчкәннәр.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том – Казан, 1995. – Б.276.

Габидуллина Х.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика