Рус теле көне белән

 

 

6 июнь – Александр Сергеевич Пушкинның туган көне, аның тууына 222 ел. Һәр елны бу көн Россиядә Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Рус теле – безнең илебездә яшәүче күпмилләтле халыкның үзара аралашу теле. Илебезнең барлык мәктәпләрендә дә рус теле төп фән буларак укытыла, урта мәктәпне тәмамлаучы һәр укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра.

      Рус әдәбиятын Александр Сергеевич Пушкиннан башка, татар әдәбиятын Габдулла Тукайдан башка күз алдына китереп булмый. Тукай һәм Пушкинның тормыш юллары да, иҗади эшчәнлекләренең дә охшаш яклары күп. Икесе дә – бөек шагыйрьләр, бик аз гына яшәп тә бай әдәби мирас калдырган шәхесләр. Тукай да, Пушкин да әсәрләрен халык авыз иҗатына нигезләнеп язганнар,  балалар өчен язылган әсәрләрендә табигать күренешләренә зур өстенлек биргәннәр. Табигать ул – Ватан, Туган як, Туган ил, туган халык, туган туфрак булуын  әдәбият сөючеләргә төшендергәннәр.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай рус шагыйре Пушкинның иҗатын тирәнтен өйрәнә, аның иҗатына соклануын белдереп шигырьләр яза. Ул “Бер татар шагыйренең сүзләре” шигырендә: “Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен югарыга үрләп барам…”, дип язган. Ә инде “Пушкинга” шигырендә Габдулла Тукай киләчәк көннәрдә дә остазының иҗаты онытылмаячагына ышаныч белдерә.

Тиңдәшсез шагыйрь булдың (афәрин!), Пушкин Александр!

Минем дә дәртем-теләгем нәкъ синең дәртең белән бер.

           Синең шигырең көенә агач, таш бии, минемчә;

           Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә.

Якты кояшка тиң шигырең алдында ник биемәсен;

Илаһи илһамга  ия булган көчле шагыйрь бит син.

            Күңелгә күләгә төшми – шигырьләрең якты шундый,

            Гүя бөтен дөнья балкый алтын кояш яктысында.

Һәммә әсәрләрең укып, күңелемә ныклап беркеттем,–

Гөлбакчаңа кереп, җимешләреңнән мин авыз иттем.

           Синең бакчаңда мин гиздем, гүя анда очып йөрдем;

           Сайрар кошларыңны күреп, шунда күңел ачып йөрдем.

Күңелгә – хуш, җанга якты шигырьләреңнән кем туяр!

Шулай булмады исә шагыйрьгә кем һәйкәлләр куяр?

      Дөрестән дә Пушкинның иҗаты онытылмый, 6 июньдә, аның туган көнендә илебез күләмендә Рус теле көне билгеләп үтелә. Габдулла Тукай татар халкының руслар белән дус, тату булып,  аралашып яшәүләрен, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телләрен хөрмәт итүләрен “Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре” шигырендә ачык чагылдыра.

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –

Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!

 

Рус теле көне күтәренке күңел белән үтсен, һәркем туган телен яратуын, шул телдә аралаша алуын куанып искә алсын иде. Ул көнне әдәби әсәрләр укып белем өстик, дөньяга карашыбызны киңәйтик.

 

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика