Өстәлемдәге китап – тарих ядкаре

Эш өстәлемдә һәрвакыт китап тора. Кирәк вакытта яки эч пошканда мин аны актарып, укып утырырга яратам. Ни өчен дисезме? Чөнки минем өстәл китабымда авылым тарихы, аның кызыклы, игътибарга лаек кешеләре турында язылган. Ул китап – Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәре. Бу әсәр беренче тапкыр 1983 нче елда басылып чыга. М.Мәһдиевнең өч (1995-1996) һәм биш (2009) томлыкларына да кертелгән. Хәтта “Торналар төшкән җирдә” әсәре аерым китап булып 1997 нче елда башкорт теленә дә тәрҗемә ителә. Бу китапта тарихның төрле чоры сурәтләнгән: 1921 нче елгы ачлык авырлыгы, колхозлар оешу, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы күтәрелеш чоры, социализм, коммунизм төзибез дип халкыбызның мәш килеп хезмәт итүләре.

“…Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади, иң гадәти бер авыл”, – дип башлый автор кереш сүзен. Чыннан да, Арча районы Гөберчәк авылы – гади татар авылы. Анда җиргә береккән, туган туфрагын, нигезен нык яраткан кешеләр генә яши. Язучы бу әсәргә алган авылдаш геройларын чын күңелдән ярата, аларны хөрмәт итә, соклануын белдерә, башкаларга үрнәк итеп тә куя белә. Китапта укылганнар аша тормышка карашың үзгәрә, геройларның язмышы аша тәҗрибә туплыйсың, киләчәк буын өчен өлге булырлык авылдашларыбызга сокланасың. Мөхәммәт абый әсәренең баш өлешендә үк туган авылындагы күренешләрне чит илдә күргәннәре белән чагыштырып яза. Аның уенча, Европа илләрендә булган һәрнәрсә безнең авылда инде ул күптән булган дигән нәтиҗәгә килә. Язучы авыл тарихын аның кешеләренең тормышы, язмышы белән бәйли. “Тарих ул – кешелек җәмгыятенең ачы тәҗрибәсе”, – ди автор. Чыннан да, Гөберчәк авылында тәҗрибә туплап, ачы язмыш кичереп, халкына рәхмәтле дә, мәрхәмәтле дә булып яши белә торган кешеләр яши.

Әсәрдә күрсәтелгән һәр герой үз исеме белән бирелә, без аларны таныйбыз, яратабыз һәм авылыбызда шундый шәхесләр дә булган бит дип горурланабыз. Мәсәлән, авылда алты тегүче яшәгән. Алар вакыт-вакыт чит җирләргә чыгып китеп, тегү эше белән шөгыльләнгәннәр. Мөхәммәт абый тегүчеләрдән кайларда эшләгәнлекләре белән кызыксына. Менә шулвакытта ул үзенә зур ачыш ясаган күк була да инде: авылдашлары татар милләтенең йөзек кашы булган шәхесләр белән аралашып, аларга киемнәр теккәннәр икән бит. Шәрәфиев Гатиятулла абзый Габдулла Кариев, Габдулла Тукайлар белән тыгыз элемтәдә булып, аларга төрле киемнәр тегеп бирүе турында сөйли. Әсәрдә урман карчыгы – Мәрфугатти турында да мәгълүмат шактый. Ул җитез, үткен, эшкә батыр хатын булган. Үстергән өч улын Бөек Ватан сугышында югалтып та, төшенкелеккә бирелмичә, тормыш йөген тарткан, хәтта тол калган киленнәренә дә яшәү өчен көч-дәрт биреп торган. Ничек инде шундый хатын-кыз белән горурланмыйсың, аны башкаларга үрнәк итеп куймыйсың. Әтисе Сөнгатулланың ачы язмышын да автор читтә калдырмый. Чөнки аның үткән тормышы авылның гына түгел, шул чор тарихының бер кисәге булып тора.

Кеше судан башка яши алмый. Шуңа күрә автор да чишмә караучы Сафиулла абзый турында “Алай да чишмә бар әле” бүлегендә бәян итә. Язучы тешеңне сындырырлык салкын сулы Сафый чишмәсе аркылы кешелек дөньясына эндәшә сыман: кешеләр, һәрвакыт очрашып, бер-берегезнең хәл-әхвәлен белешегез, дус-тату булып яшәгез, табигать байлыгын югалтмыйча, карап-барлап торыгыз. Һөнәрчеләребезне дә Мөхәммәт ага читтә калдырмый. Авыл хатын-кызларын шәл бәйләргә өйрәтүче Масра авылы киленнәре турында язып, аларны мактап әсәрендә урын бирә.

Масра басу юлы, торналар төшә торган кырлар, төлке орлары, оста пыялачы Шәйхи, үткен, елдыр кыз Зөлфия, тегермәнче Пауал, җан дусты Габдерәкыйп, дөнья гизгән күршесе Насибулла карт, Симетнең биш килене, мунча ягарга яратучы Камәр түти, урманчылар, кичке уеннар, кендек әбиләре, Ибәт нараты турында әсәрендә язмаса, Мөхәммәт абыйның бу әсәре китек булыр иде сыман. “Торналар төшкән җирдә” әсәре аша бүгенге яшь буын үзенең авыл тарихы белән, аның эчкерсез, эшлекле, әдәпле кешеләре белән таныша ала. Әсәр геройлары бүгенге көндә инде вафат. Ләкин аларның бала-оныклары, дус-туганнары, күрше-күлән исән. Шуңа күрә тагы да күбрәк белү максатыннан, һәрвакыт шушы китап белән берлектә, мин авылдашларым белән очрашам, алардан истәлек-хатирәләр барлыйм. Истәлекләрне мәкаләләрем белән газета-журналлар аша халыкка җиткерергә тырышам. Матбугатта чыккан истәлекләрнең бер өлеше тупланып, “Мөхәммәтле Гөберчәк” исемле китабым басылып чыкты. Мөхәммәт абый үзе белгән буын белән очрашса, мин аларның онык-оныкчыклары белән аралашам, киләчәккә бу мәгълүматлар тарих булып калыр дип ышанам. Чөнки нинди авыр заманнарда да авылдашларым югалып калмаганнар, язмыш сынаулары алдында баш имәгәннәр, сынмаганнар, төрле киртәләрне бердәм булып үтә алганнар.

Әсәрдә язылган торналар һәр ел саен безне шатландырып туган якларына кайтсыннар, мул уңыш бирүче басу-кырларыбызда машиналар гөрелтесе сүрелмәсен, авыр елларда кешеләрне ачлыктан саклап калган урманнарыбыз яшәрсен, чишмәләребез челтерәп аксын, михербанлы, итәгатьле, шәфкатьле, белемле яшьләребез үссен. Авыл яшәсен, яшәрсен!

 

Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее җитәкчесе, Арча районы, Гөберчәк авылы.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика