«Бәчек-Арча дуслыгы»

Яшел Үзән районы Бәчек авылында Габдулла Тукайның әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә яшәгән, ә аның кызы Өммеһания Бәчектә озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән. Аларның Бәчек авылында яшәгән һәм эшләгән елларындагы истәлекләрен барлау максатында без анда булган идек. Ә 12 август көнне Бәчек һәм Урысбага авылы укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, укучылары Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычка килделәр. Аларны милли киемнәрдә Кушлавыч яшьләре җырлы-биюле уеннар оештырып каршы алдылар.Кунаклар андагы музей белән якыннан таныштылар, бигрәк тә Бибисаҗидә апа һәм аның балалары белән бәйле экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар. Авыл халкы белән мәдәният йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган бай эчтәлекле кичә оештырдылар. Кичә барышында Бибисаҗидә апаның оныгы Әнисә апа һәм башка туганнары, Орнашбаш авылы тарихын язучы Мөнир Касыймов үзләренең истәлекләрен сөйләделәр.Аннан соң Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музеенда, Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда булдылар, Арча шәһәре белән таныштылар. Аларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов каршы алды һәм озатып йөрде. Бу очрашуларны оештыруга Тукай фондының Яшел Үзән филиалы җитәкчесе Клара Филиппова зур ярдәм итте.





Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика