Байкал авылы клубы

Байкалның ике урамында да мәчет була. 1933 елны мәчет манараларын кисеп төшерәләр һәм мәктәп итеп үзгәртәләр. Ә 1940 елны мәктәпләрне берләштерәләр һәм бер бинаны клуб итеп үзгәртәләр. 1975 елга кадәр клуб колхоз, аннары авыл советы карамагына күчерелә. 1980 елларда капиталь ремонт ясала, түбәсен яңадан ябалар, веранда һәм утын лапасы эшләнә. Байкал клубында эшләүчеләр еш алышынып тора: Хабибрахманова Флера, Шагиев Әнәс, Шагиева Гадения, Хафизова Рәмлә, Рахматуллина Сания (1958-1960), Заһидуллина Сәрирә (1958-1960), Шакирова Тәскирә (1960-1990), Ахунов Камил (1990-1991), Гыйләзетдинова Җәүнәрия (1991-1992), Нургаянова Рәмзия (1992-1995), Мөхәммәтшина Чулпан (1996-1997), Хафизова Рәфия (1997-2013), Сафиуллина Ильсөяр (2013-2015), киномеханик – Рафиков Абдуллаҗан (1961-1999), 2015 елдан хәзерге көнгә кадәрге мөдир – Сәмигуллина Гүзәл.

Байкал авылына клуб мөдире булып иң озак еллар эшләгән Тәскирә Шакирова истәлекләре: Безнең яшьлек еллары – комсомолда үткән еллар, аннары партиягә керү еллары бик истәлекле еллар булды. Клубта яшьләр кичәләре, уеннар бик күңелле үтә иде.Төрледән-төрле кичәләр уздырдык Мәсәлән: “Комсамолым минем яшьлегем”, “Солдат хатлары”. Авылның актив егет-кызлары белән концерт-театрлар әзерләдек. Авылыбызда гармунчы булмаганлыктан, күбрәк спектакльләр өйрәнергә тырыша идек. Әзерләнгән концерт-театрлар белән күрше авылларга, Мари якларына чыктык. “Байкаллар килә” дип көтеп алалар иде безне. Үзешчән сәнгать көчләренә смотр була иде. Әлбәттә, смотрның һәрберсенә һаман да шул авылның егет-кызларын алып бара торган идем. Биктә күңелле еллар иде, яшьләр дә бик күп иде. Биктә матур итеп җырлаучы,биюче кызлар-егетләрем белән Ш.Рәкыйповның “Ике туй” комедиясен, К.Тинчуриның “Зәңгәр шәл”, “Назлы кияү” әсәрләрен сәхнәләштердек. Парлы вальс, парлы татар халык биюләрен яратып бии идек”.

1981 елга кадәр Шурабаш һәм Байкал авылларында кино күрсәткән Рафиков Абдулаҗан истәлекләре: “Клубта утырырлык та урын булмый торган иде. Нинди генә кинолар куймадым. Көндез – балаларга, кичен яшьләргә, олыларга куя идем. Индиский кино куйган көннәрде клубка керерлек тә булмый иде. Бер көн Байкалда булса, икенче көнне Шурабашка барып куя идем. Баштарак киноны бушка куйдым, аннары инде түләүле иттеләр. Эшемне бик яратып,намуслы итеп эшләдем. Мөмкинлек булса, хәзердә куяр идем әле кино”.

Гүзәл Сәмигуллина

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика