Киләсе җәй җитәрме?

,

Мәкалә. Автор шатлык-куанычларын шушы язма аша укучыга җиткерә. Туган ягының зур уңышларга ирешүендә авылдашларының хезмәте дә зур булуына басым ясый. Икмәк үстерү эше нәселдән нәселгә дәвам итүенә мисал китереп, авылдашы, фронтовик Мөхәмәтнур ага гаиләсенең хезмәтен ачып бирә. М.Мәһдиев, гомумән алганда, якташларының авыр хезмәтен кемнәр җиңеләйтергә тели, нинди юнәлештә эшләр башкарыла, алар хакында да язарга онытмый. […]

>>

Клуб иркен булачак

,

Клуб иркен булачак – кыска мәкалә. М.Мәһдиев 1959 елда “Известия” колхозында яшь коммунист Хаҗислам Шакирҗанов җитәкчелегендә клуб өчен яңа бина төзелүе турында әйтә. Зур, иркен, якты бинаның сәхнә, сәхнә арты бүлмәсе, сәхнә алды барьеры, кино күрсәтү өчен аерым будкасы булыр дип көтелә. Автор авыл хуҗалыгы артеле членнарының Бөек Октябрьнең 42 еллыгын яңа клубта бәйрәм итәргә […]

>>

Колхозда бик яхшы

,

Колхозда бик яхшы – кыска мәкаләдә 1931 елның 15 ноябрендә «Авангард» (Кәче) колхозында АКШтан машинист Томас Остен, эшче Джонс Гейс, К.Африкадан тегүче хатын Иона Корнелиус, Австриядән металлист Герорд, ирландияле Силлиэс һ.б. кунак булуы, колхозның балалар бакчасы, мәктәп, мастерскойлар белән танышуы турында хәбәр ителә. Чыганак: Мәһдиев М. Колхозда бик яхшы //Яңа тормыш. – 1962. – 1 […]

>>

Күкәй, май, сөт

,

Мәкалә. Утызынчы елларда авылга медицина килеп керә: ак халатлы апалар “экзекуация”ясый башлыйлар. 1933 елда халык ачлыктан шешенә, үлә башлый. Көн саен кемнәрнеңдер үлгән хәбәре килеп тора. Врачлар прививка ясап халыкны үлемнән йолып калу өчен тырыша. Аларның авылга килүләре балалар өчен кара көн була, чөнки алар врачлардан курка. Мәктәпкә килеп тикшерүләр үткәрү үз нәтиҗәсен бирә. Халыкның […]

>>

Кызыклы сборлар

,

Кызыклы сборлар – мәкалә.Укучылар мәктәптә белем алу беррәттән төрле чаралар үткәрә. Бу чаралар укучыны төрле яклап тәрбияли. Мәсәлән, автор пионер сборлары турында яза. Төрле темага багышланган сборларда һәр укучы анда актив катнашып үзен күрсәтә һәм нәрсәгәдер өйрәнә, нәтиҗә дә ясый ала. Чаралар коллективта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, хезмәт, өстәмә белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге тудыра. Автор […]

>>

Кыска хәбәрләр

,

Кыска хәбәрләр – кыска мәкалә Казанбаш урта мәктәбе укучыларының Казансу буена оештырган экскурсиясе турында. Бу эшнең нәтиҗәсе буларак, Казанка авылы яныннан борынгы хайванның ике кг авырлыктагы теш казнасы табыла. Чыганак: Мәһдиев М. Кыска хәбәрләр // Яңа тормыш. – 1959. – 24 июнь. Габидуллина Х.

>>

Латыйпова Рәкыя Латыйп кызы

,

Латыйпова Рәкыя Латыйп кызы – Арча районы Гөберчәк авылында 1937 нче елның 15 нче февралендә дөньяга килә. 34 ел авылда китапханәче булып эшли. Агитатор, сценарийлар язучы, мавыктыргыч кичәләр, концерт-спектакльләр оештыручы, колхоз радиосының дикторы, стенгазеталар чыгаручы да кеше ул. Авыл тормышы турында мәкаләләр язар өчен язучыга зур ярдәм күрсәтә. М.Мәһдиев авыл китапханәсе бинасын һәм Рәкыя апаны […]

>>

Маһиҗамал

,

Маһиҗамал – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәре герое. Авыл кешесе аны Майҗамал дип йөртә. Гөберчәк авыл кешесе, сөяк төзәтү, тайган буыннарны үз урынына утыртучы кеше. Хәтта Мөхәммәт Мәһдиев тә мәктәптә укыганда аягы каймыккач аңа мөрәҗәгать иткән. “Сугыштан соң ул үлде һәм үзе белән халыкның зур тәҗрибәсен дә алып китте”, – дип яза Маһиҗамал карчык […]

>>

Мәҗитов Гарифулла Мәҗит улы

,

Мәҗитов Гарифулла Мәҗит улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1929 елның 6 июлендә туган. М.Мәһдиевнең сыйныфташы, Гөберчәк һәм Сикертән мәктәпләрендә бергә укыганнар. Язучы “Торналар төшкән җирдә” повестенда Гарифулла турында яза. Хатыны Миңзифа апа белән балалар үстереп, колхозда эшләде. Бик оста итекче булган. Башкортстан якларына чыгып, кешеләргә итек басып та йөргән. Бер улына сыйныфташы Мөхәммәтнең исемен […]

>>

Мәктәпләрдә әдәбият укытуның кайбер мәсьәләләре

,

Әдәби тәнкыйть мәкаләсе. Автор М.Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлендә нинди мәсьәләләрне күтәрүе, геройларның кем, нәрсә аңлатуын ачып бирә. Мәсәлдәге куян – хезмәт иясе вәкиле итеп сурәтләнә, шагыйрь явызлыкны тәнкыйть итә. Әдәбият дәреслекләрендә Шүрәле дә явызлык символы, кара көч итеп сурәтләнгән. Автор: “Шагыйрь аны табигатьнең бер мәхлугы, хезмәт кешесе янында акыл ягыннан бик тә түбән торган […]

>>
Аудио


Все аудио
вход
Яндекс.Метрика