Чып-чын авыл шагыйре

Урта Бирәзә авылында яшәп иҗат итүче Дамир Нуриәхмәтов  хатыны Рәмзия белән музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә балкып килеп керде. Дамир Фәтхрахман улының кулында әле генә табадан төшкән “Кайтам әле…” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы, күренеп тора, шатлыгы эченә сыймый.  Аның  2017 елда “Ачтым күңелем пәрдәсен” китабы басылып чыккан иде инде. Олы Бирәзә авылында укытучы булып эшләүче Рәмзия ханым ире белән горурланып: “Дамирның  илһам чишмәсе ачылды әле, бөтен тирә — яктан матурлык күрә, табигатькә соклануын, кешеләрне яратуын, туган авылга мәхәббәтен, әти-әнигә, туганнарга хөрмәтен шигырь юлларына тезә дә тезә”,- диде елмаеп.

Китапка кереш сүзне шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ленар Шәех язган. “…Туган ягында үз бәхетен табып, җир эшендә хезмәт куеп, тир түгеп, шул ук вакытта пегаска утырып, аркылыга-буйга хыял дөньясын айкаган, күңел түрендә кайнар чишмә булса да, үтә тыйнак һәм гади, күбрәк үзе һәм якыннары өчен язучы каләм әһелләребез дә бар. Татар әдәбиятына бик күп олпат язучылар биргән данлыклы Арча ягында, Урта Бирәзә авылында яшәүче Дамир Нуриәхмәтов әнә шундыйлардан. Шигырь артыннан шигырь җиңел генә укыла да укыла һәм… күңелгә керә, йөрәккә сеңә бара…

Мин туган ягында яшәп каләм тибрәтүче чып-чын авыл шагыйре Дамир Нуриәхмәтовка чын күңелемнән зур уңышлар, илһам, рухи ныклык һәм иҗади активлык теләп калам!”,- дип бәяли ул якташыбызның иҗатын.

Дамир Нуриәхмәтов китабын: “Киләчәк буын яшьләре минем шигырьләремне укып илһамлансыннар, тормыш тәҗрибәсе тупласыннар дигән теләктә калам”,- дип язып музеебызга бүләк итте. Без якташыбызны яңа китабы басылып чыгу белән тәбрик итәбез, иҗат уңышлары телибез.

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика