Елмаеп килеп керерләр кебек…

Гөлчәчәкләр күптер, эзли китсәң,

Галиләр дә җирдә йөргәли.

Ә ул – берәү. Бөтен Җир-Галәмдә

Бердәнбер ул – Гөлчәчәк Гали.

Ике гали бергә! Бу галилек

Җылы, тыйнак, гадидән гади.

Булган алар, шөкер, булыр алар –

Әхмәт Гали, Гөлчәчәк Гали!

Үрнәк гаиләләр турында сүз чыккач, безнең күз алдына Гөлчәчәк һәм Әхмәт Галиевларның бер-берсенә булган игътибар, ихтирам белән аралашуларын күрү, үзара ягымлы сүзләр әйтешеп сөйләшүләрен ишетү искә төшә. Туган авыллары Сеҗедә “Галиябану” спектакле куелганда Галиябану һәм Хәлил булып уйнап, берничә елдан өйләнешеп, 63 ел мәхәббәтле гомер кичергән пар бит алар! Ләкин алар бүгенге көндә безнең арабызда юк. Якташыбыз, язучы Гөлчәчәк Кәрим кызы 2014 елның 11 маенда вафат булды, ”Казан компрессор машиналары төзү” заводының элеккеге генераль директоры Әхмәт Мөхетдин улы Галиев та 2015 елның 25 гыйнварында безнең арабыздан китте. Алар икесе дә туган авыллары Сеҗедә җирләнгән. Без аларны сагынып искә алабыз, чөнки алар Арча шәһәрендә һәм районыбыз авылларында еш булып, төрле очрашуларда актив катнашалар иде.Тормышта шундый парлар була, караган саен карап торасың, күргән саен тагын күреп сөйләшәсең килә.

Әхмәт абый белән Гөлчәчәк апа гаиләдә дә ир белән хатын булып кына түгел, чын мәгънәсендә җандаш, фикердәш булып гомер иттеләр.Әхмәт абый Гөлчәчәгенең әсәрләрен укучылар яратканга, зурлауларына, хатынының язучы бәхетенә ирешә алуына чын күңелдән сөенеп: “Ил-көндә — гамәлең, кулыңда – каләмең, яныңда – хәләлең нур чәчеп торганда картлык та, шатлыкка әйләнә ала шул”,- дип яшәде.

Язучы, прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы Гөлчәчәк Галиеваның 2001 елда “Тулгак”, 2003 елда “Өзелгән өмет”

повестьлары, 2010 елда “Газзәбану”романы, 2007 елда хикәяләре һәм олуг шәхесләребез иҗатына багышланган мәкаләләре тупланган “Күңелемә якын затлар”, 2013 елда барлык иҗаты тупланган “Әсәрләр” китаплары дөнья күрде.

Якташыбыз Гөлчәчәк Кәрим кызы 2001 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, 2008 елда — “Сөембикә” беләзеге белән бүләкләнә, 2011 елда Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Гөлчәчәк апа Галиевага 5 февральдә 90 яшь тулган булыр иде.Аның әсәрләрен әдәбият сөючеләр яратып укыйлар, олы хөрмәт белән сагынып искә алалар.

Гөлчәчәк апа белән Әхмәт абый туган авылларында, “Казан арты” тарих-этнография музеенда, үзәк китапханәдә, районыбыз мәктәпләрендә еш булалар иде. Аларның барлык китаплары, мәкаләләре безнең музеебызда саклана һәм без аларны төрле күргәзмәләр оештырганда бик теләп кулланабыз. Якташларыбызның тормышы яшьләр өчен үрнәк булып тора. Гөлчәчәк апа белән Әхмәт абый бүген дә безнең арада, елмаеп килеп керерләр кебек тоела.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулли Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика