Гадилектән – бөеклеккә

 

Нәрсә ул яшәү мәгънәсе? Аны һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Адәм баласы ни өчен туганын белми, үз ихтыярыннан башка дөньяга килә. Бу дөньяда ниләр күрәсен дә ул күз алдына китерә алмый. Бөек кеше буламы ул, гади генә тормыш кичерәчәкме – анысы да караңгы.

ХХ гасыр адәм балаларын түзә алмаслык шартлар белән сыный. Минем язмам гасыр башында туып ХХI гасырга чыгып та бераз яшәгән гади кешеләр турында. Гадилек аларны бөек иткән.

Алты айлык вакытта әтисез-әнисез калган малайны авылның баласыз гаиләсе асрамага ала. Үзләренең фамилияләрен бирәләр һәм исемен үзгәртәләр. Киләчәктә татар әлифбасы авторы булачак Сөләйман Хәлиуллин шулай Сәләй Вәгыйзов булып китә.

Рәмзия Вәлитова белән алар Казан педагогия институтында танышалар һәм дуслашып китәләр. Рәмзия дә алты яшьтән дөм ятим калып балалар йортында үскән кыз. 1937 елда өйләнешеп, юллама алып алар Арча педагогия училищесына эшкә киләләр. Дүрт елдан сугыш башлана. Сәләй фронтка китә һәм бер елдан әсирлеккә төшә.

Җиңү язында Вәгыйзовны америкалылар азат итә. “СССРга кайтма, анда сине каторга көтә”, — диләр азат итүчеләр. Ләкин Сәләй ике баласын, кызы Римманы һәм улы Камилне, хатыны Рәмзияне бик сагынган була. Сагыну шулкадәр көчле була, төрмә хәтта пүчтәк бер әйбер булып күренә.

Советлар Союзы чиген узуга НКВД гаскәрләре эшелонны үз кулларына алалар. Юллар көнчыгышка түгел, ә төньякка борылалар. Шулай итеп, Сәләй Вәгыйзов 10 ел Печора тирәсендә юллар сала, урман кисә.

Рәмзия ире янына балаларын ияртеп ике тапкыр килә. Нәтиҗәсе – Рәмзия Гыйләҗ кызын педучилищедан эштән куалар. Сәләй аңа хат яза, “миннән ваз кичсәң сиңа җиңелрәк булыр”, — ди. Рәмзия кире Вәлитовага әйләнә һәм эшенә кайтарыла.

Ун ел срогын тутырганнан соң гына Сәләй Арчага кайтып төшә. Ләкин аны укытырга алмыйлар, төрле авыр эшләрдә эшләргә мәҗбүр була. Берничә елдан соң Мөндеш авылында укытырга рөхсәт бирәләр. Тагын гаиләдән аерылып яшәүләр башлана.

Сәләй Гататовичның тормышындагы борылышны үзенең укучысы, Арчада РОНО мөдире булып эшләүче, соңрак Мәгариф министры урынбасары, Равил Әлмиевич Галиәхмәтов ясый. Ул аны педагогия училищесына укытырга кайтара. Бу кыю кеше үз өстенә никадәр җаваплылык алуны күз алдына китерегез әле. Тоталитаризмның тамырлары чиктән тыш нык заман бит.

Язмамны гади кешеләр турында дигән идем. Гади генә итеп, хатыны Рәмзия Вәлитова белән берлектә, Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбияты укытып, гади генә итеп Әлифба китабы төзү өстендә эшли башлыйлар. Мәгариф министрлыгы Әлифба дәреслегенә конкурс игълан иткән була.

Арчаның “Әлифба” музеенда бик кыйммәтле экспонат итеп шул әлифбаны төзегән кулъязмалар саклана. Типографиядә басылганчы бит алар әле кулдан языла. Шул вакытта мөхтәрәм авторлар үзләренең танылган галимнәр булып киләчәккә күчүләрен уйларына китерделәрме икән? Юктыр, мөгаен. Алар үзләренчә бик гади эш эшлиләр. Ләкин язмыш аларны ничек өскә чыгара. Конкурста җиңгән әлеге “Әлифба” дәреслеге менә инде 60 ел татарларга хезмәт итә. Шул чор эчендә 30 тапкырдан артык нәшер ителә, өч тапкыр авторлар тарафыннан үзгәртелә. Татарстанда гына түгел, бөтен татар дөньясы шул әлифбадан укырга өйрәнә.

Яшьлекләре бик авыр башланган әлеге матур пар бәхетле картлык кичерделәр. Рәмзия апа 88, Сәләй абый 96 яшькә кадәр яшәделәр. 30 га якын фәнни хезмәт яздылар, татар телен укытуга багышланган ярдәмлекләр чыгардылар. Алар үзләре исән вакытта ук “Әлифба” музее ачылды. Бүгенге көндә әлеге музейга 65 телдә 300дән артык әлифбалар тупланды. Дөньяда бердәнбер шундый музей булуы белән уникаль ул. Музейның тулы исеме – Музей букваристики и азбучного искусства народов мира. Ул өч залдан тора: дөнья халыклары әлифбалары, татар әлифбасының һәм язуының килеп чыгу тарихы, Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитоваларга багышланган зал. Бүгенге көндә музейда мең ярымга якын экспонат тупланган. 2018 елда педагогия көллияте директоры Гарипова Гөлнара Фидаил кызы башлангычы һәм зур тырышлыгы белән өр-яңадан музей концепциясе эшләнде, экспозицияләр яңартылды. Ныклап үзгәртелгән музей тантаналы рәвештә февраль аенда ачылды.

Минем язмамның геройлары бөек булабыз дип эшләмәгәннәр. Алар бары тик үзләренә тапшырылган эшне намус белән башкарганнар. Бу көннәрдә җәмәгатьчелек Сәләй Гататдин улы Вәгыйзовның  юбилеен билгеләп үтә. Аның тууына 110 ел.

Педагогия көллиятенең ишегалдында Әлифбага һәйкәл куелган. Ул барлык керүчеләрне каршы алып тора. “Казан арты” тарихи-этнография музее филиалы булган “Әлифба” музее Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың үзләренә һәйкәл булып тора. Бу музей үткәнне киләчәк белән тоташтыручы күпер сыман.

 

Дамир Таҗиев

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика