Гариф Ахуновның тууына 90 ел

Бүген Арча халкы мәшһүр якташыбыз, язучы Гариф Ахуновны искә алды. Искә алу мәрәсиме Үзәк китапханәдән башланды. Биредә «Каурый каләм» әдәби берләшмәсе әгъзалары шагыйрь Рифат Корбан белән очрашты, соңрак җәмәгатьчелек әдипнең каберен зиярәт кылды. Гариф Ахунов урамында китапханәчеләр тарафыннан оештырылган «Әдәби мәйдан»да зыялылар янә язучының кылган гамәлләрен, иҗатын яд итте. Р.Корбан һәм районыбызда яшәүче каләм әһелләре үзләренең яңа гына табадан төшкән шигырьләре белән уртаклаштылар.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика