Хәтер сандыгын актарганда…

   Кояш баегач, ике көн рәткә, Сикертән авылыннан үтәргә туры килде. Авылны чыкканда, кечкенә генә утрау сыман җирдә, Хәниф абый һәм Маһруй  апаның йорт-җире кала. Ике кичтә дә йорт тәрәзәләрендә ут балкый иде. Димәк, йортта кеше бар. Иртәгесен ике дә уйламыйча, кызым белән аларның йорт ишеген шакыдык. Ишектән бер апа чыкты. Мин аңа үземнең музейда эшләвемне әйттем, Маһруй апа М.Мәһдиевнең сыйныфташы булган дип аңлата башлауга: «Әйдәгез, әйдә, әни өйдә , керегез. Әле без Кукмарада идек, берничә көннән әнине Казанга алып китәбез”, — дип апа безне өйгә дәште. Апа дигәнем, хуҗабикәнең кызы, Сания исемле икән.

  Өйнең түрендә башына ап-ак яулык бәйләгән, кечкенә генә гәүдәле Маһруй апа утыра. Мин бу апаны беләм, чөнки Сикертәндә гаиләм белән дүрт ел торырга туры килде. Ул вакытта әле мин яшь, аның язучының сыйныфташы икәнен дә белмим.

  — Маһруй апа, мин Мөхәммәт Мәһдиев музеенда эшлим. Син аның белән бергә укыгансың икән. Язучы турында нәрсәләр хәтерлисең, гомумән, мәктәптә укыган вакытлар истәме?-дип сорыйм.

  — Инсульт булды, сеңелем. Күп нәрсә истә түгел. Әйе, Мөхәммәтне беләм. Хәтерлим. Бик әйбәт укыды, акыллы малай иде ул. Мин бишенче сыйныфны гына укыдым шул, урын өстендәге авыру әбине карарга туры килде миңа. Сыйныфташларымны, кайбер укытучыларны беләм, хәтерлим, — дип Маһруй апа һәр сыйныфташының тормышларын барлап чыкты. — Минһаҗева Сания Эзмә авылына кияүгә чыкты. Салих умартачы булып, бик тырышып эшләде, ләкин гомере генә кыска булды, агу эчеп үлде. Бу юлга барырга аның сәбәбе бар иде(аның тарихын да искә төшерде). Мөхәммәтхан үпкә авыруы белән интекте, Наҗия гомере буе Арчада яшәде. Миншәех-колхозчы, куллары алтын иде – итек басты ул. Гамбәр бик матур җырлый иде, Сәгыйдулланың да гомере кыска булды, төрмәгә эләгеп, ул шунда үлде. Мөхәммәтне беләсең, бик тырыш, акыллы малай иде, Казанда зур кеше, язучы булып яшәде…

  — Укытучылардан кемнәрне хәтерлисеңме, Маһруй апа? — дип сорыйм, үземнең кулымда Мөхәммәт абыйның хаты. Анда һәр укытучы турында кыскача белешмә бар. Мин укытучыларның исемнәрен әйтеп торам, ул һәрберсе турында миңа мәгълүмат бирә.

  — Зөһрә апа мәктәп директоры булып торды. Ләкин озак эшләмәде ул. Фәүзия белән Кәүсәрия исемле укытучы кызлар бар иде. Алар гел бергә йөрделәр.Кукмара ягыннан иде алар. Сылу апаны беләм:бик “простой”гына иде ул. Ачлык еллар бит. Ул безне көз көне уракка алып чыга иде, әз булса да тамаклары туяр дигәндер инде. Нурсабах апада квартирада торды. Сары гына Рәшит дигән егет бар иде, ул тарих фәненнән укытты. Сугыш вакыты бит, китте ул.

  — Ул заманда Большов Григорий дигән укытучы сезгә математикадан белем биргән. Син аны хәтерлисеңме?-дип сорыйм Маһруй ападан.

  — Юк шул, хәтерләмим,-ди.

  — Ә Мөкәррәмә дигән укытучыны, ул ботаникадан укыткан?

  — Аны беләм,бик чибәр иде ул. Ә ире Большов иде аның,- димәсенме Маһруй апам. Үзе көлә, үзе белмим дигән иде, хәтер сандыгы ныграк ачылып китте ахрысы. — Тагы Чөмә-Елга авылыннанүпкә чирле Борһан дигән егет укытты безне, немец теленнән керде ул. И, озын иде аның бармаклары, шул озын бармаклары белән төртә-төртә күрсәтә иде тактага язган хәрефләрне. Казанбаштан ике кыз бар иде, бертуганнар. Фәсәхәте укытучы иде, Мәдхиясе Сикертәндә фельдшер булып эшләде. Сеңелем, бер кызык хәл сөйлим әле. Мин бишенчене бетергәч, бик укырга йөрмәдем, әйттем бугай инде, әбине карадым. Әти сугышта үлде, әни конюшняда эшли, без өйдә өч кыз. Мин укырга бармагач, тарихтан укыткан Мәсхүдә апай өйгә килде. Бик кырыс, усал иде ул. Укырга йөрмәгән өчен мине ачулана бу. Ул заманда сыерны өйгә кертеп башак ашату бар иде. Мәсхүдә апа өйгә кергәндә сыер ашап торган, ул озын мөгезле башын укытучыга борып, сөзмәкче булды. И, шуннан китте теге апа “җенләнеп”, үзләре генә түгел, маллары да каршы тора дигәндер инде ул. Мин кушмаган бит инде ул сыерга мөгез болгарга. Без, балалар бит, көлгәнбездер дә инде.

  — Укырга нәрсәләр белән йөрдегез соң ул заманда?

  — Әти Чүриле базарыннан ике фанер сумка алып кайтты: берсе миңа, икенчесе сеңелем Фәнирәгә. Минеке яшел төстә, аныкы сары иде. Сары зур кәгазьләр була иде. Аларны дәфтәр сыман итеп кисә идек, шуңа яздык. Карасы да юк заманнар бит ул. Китаплар булгандырмы инде ул, хәтерләмим. Ашханәдә дежур тора идек. Гайшә апа пешерә иде.

  — Шулайдыр, Маһруй апа. Мөхәммәт абый язган хатта менә мондый юллар бар. Укып күрсәтим әле мин сиңа: “…Ашны Сикертәннән бер әби пешерә иде, ул тәмле ашны әби безгә гадел итеп, тигез итеп чүмечләп бүлеп бирә иде. Һәм мөләем йөзе белән безнең ашаганга шатланып, рәхәтләнеп карап тора иде. (Әллә Гайшә исемле идеме?)”

  Хәтерем бик начарланды дисә дә, Маһруй апа,сөбеханалла, күп нәрсәләрне күңелендә яңартты. Көтү куганда гел ап-ак яулык бәйләп йөрүен дә, кирәк чакта колхоз рәисенә дә үз фикерен җиткерә белүен дә искә алды. Сердәшчеләре кемнәр икәнлеген дә , гаилә дуслары, күршеләре, балалары, туганнары белән дус-тату яшәвен дә белдем. Гомере буе механизатор булып эшләгән ире Хәниф абый белән дөньяга алты бала тудырып, матур тормыш юлы үткәннәр алар. Хәниф ага сиксән ике яшендә дөнья куйган. Бүгенге көндә Маһруй апа балалары тәрбиясендә кадерле әни, яраткан әби булып яши.

  Бу очрашуда мин М.Мәһдиев турында гына түгел, ә үземнең әти-әнием, әбиләрем , ирем хакында да җылы фикерләр ишетүемә бик шат идем. Маһруй апа аларны хөрмәт белән, яратып искә алды. Яхшылык онытылмый бит ул.

Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее мөдире. Арча, Гөберчәк.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика