Хәйбин Мөхәмәтнур Хәлил улы

Хәйбин Мөхәмәтнур Хәлил улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1924 елда тегүче гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның атказанган колхозчысы, М.Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романы, “Исәнме, Кәшфи абый!” повестендагы төп геройның прототибы. Оста тегүче Мөхәмәтнур ага хатыны Тәскирә апа белән җиде бала тәрбияләп үстерделәр. Хәйбиннар Мәһдиевләр гаиләсе белән дустанә яшәгәннәр. Язучы авылга кайткан вакытта Хәйбиннар гаиләсенә кермичә, хатирәләре белән бүлешмичә китмәгән. Хәтта бер кайтуында Г.Тукайның шигырьләр китабын бүләк иткән. Кызганыч, язучы аңа култамгасы куймаган. Бу китап музейда саклана. Хәйбин Мөхәмәтнур 2006 елның январь аенда вафат булды.

Әдәбият: Габидуллина Х. Кәшфигә – 80! // Арча хәбәрләре. – 2004. – 20 март; Габидуллина Х. Үзеннән соңгы истәлек. – 2006. – апр.; Габидуллина Х. Кәшфи абый безнең арада яшәде // Татарстан яшьләре. – 2016. – 5 май.

Габидуллина Х.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика