Кече Ватаным — Арча

 

15 ноябрь көнне Арчаның 3 мәктәбендә “Кече Ватаным – Арча” дип исемләнгән очрашу булды. Укучылар төркемнәргә бүленеп Арча районы, Арча шәһәренең үткәне, бүгенгесе турында эзләнүләр алып барганнар һәм иптәшләренә, кичә барышында, шул мәгълүматларын җиткерделәр. Очрашуда хезмәт ветераннары: илле ел сәүдә системасында тырышып хезмәт куйган Сәлихҗан Хәкимҗанов, озак еллар 3 нче мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыткан Ләйсирә Әхмәтова, элек шушы мәктәптә директор булып эшләгән, бүгенге көндә “Казан арты” тарих — этнография музееның директор урынбасары  Шәфигулла Гарипов катнаштылар һәм үзләренең һөнәрләре, районыбыз белән бәйле тарихи истәлекләр сөйләделәр. Соңыннан кунаклар мәктәп музееның эшчәнлеге белән таныштылар.

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Все аудио
вход
Яндекс.Метрика