Киңәшеп эшлибез

 

5 август көнне музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә бер ел элек безнең арабыздан киткән театр артисты, режиссер, драматург Гафур Каюмовның тормыш иптәше Гөлчәчәк ханым һәм кызы, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Ләйсән Каюмова килделәр. Аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Гафур Каюмовны сагынып…” дип исемләнгән  күргәзмәне карадылар, истәлекләрен яңарттылар, фотоларга төштеләр. Ләйсән әтисенең иҗаты белән бәйле документларын, фотоларын  музеебызга бүләк итте, бу экспонатлар  арасында безнең өчен кадерле булган афишалар, театр буклетлары, шәхси документлар бар. Алар музей белән тыгыз элемтәдә булып, Гафур Каюмовның хезмәттәшләре, бергә укыган курсташлары, дуслары һәм туганнарының истәлекләрен туплап китап чыгару турында уйлыйлар.

                                                                                                                         Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика