Мәһдиевнең якын дусты

Минем эш өстәлемдә ел әйләнә Мөхәммәт абыйның Сикертәнмәктәбе укучыларына язган җавап хаты ята. Буш вакытым яки күңел үзгәргән вакыт булса, мин ул хатны кулыма алам да кат-кат укып чыгам, гәрчә инде аны яттан белсәм дә. Хаттагы һәр җөмлә бер тарихны саклый сыман. Авыр сугыш еллары, ачлык, ятимлек, ачы хәсрәт ярылып ята анда. Ләкин шунда ук сагыну-юксыну хисләре дә бар.

“Сезнең хатыгызны укуга сугыш еллары, Сикертән мәктәбе искә төште. Ул чорда укучылар да, укытучылар да күп иде. 1941 нче елның көзендә без бишенче класска килдек. Гөберчәк авылыннан без җиде малай (ни өчендер бер кыз да юк иде) тәмамлап чыктык. Аларның кайберсе хәзер инде вафат булды, кайберләре исән, колхозда яки район үзәгендә яшиләр: Шәвәлиев Мәгъсүм, Хисамиев Муллаян (Арчада), Әсхиев Гыйлмулла, Мәҗитов Гарифулла, Низамиев Габдрәкыйп (үлде), Газизов Сәгыйдулла (үлде)”, – дип яза М.Мәһдиев үзенең хатында.

Ни кызганыч, Мөхәммәт аганың авылдаш классташлары бүгенге көндә инде барысы да вафат. Ләкин минем алар турында мәгълүмат җыю теләгем көчле булды. Шуңа күрә авылдашларымның туганнарын барлап, алардан истәлекләр язып бирүләрен үтендем. Иң беренчеләрдән булып минем гозеремне Әлфия апа Галимова үтәде. Мин аңа бик тә рәхмәтле. Ул Мөхәммәт аганың иң якын дусты, фотограф, “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә киң урын бирелгән Габдрәкыйп абый Низамиев турында истәлекләрен барлап, язып ук бирде. Әлфия апа үзе дә Гөберчәк авылы кызы. Габдрәкыйп абый – аның абыйсы.

– Низамиев Габдерәкыйп абый, минем дәү әнием Мөсәгыйтова Бибигалия һәм Мифтахов Низаметдин (1902 елгы, Бөек Ватан сугышында 21.11.1941 елда һәлак була) гаиләсендә, 1929 елның 10 октябрендә икенче бала булып дөньяга килә. Минем әтием – Мөхәммәтнәкыйп, 1926 елгы, гаиләдә иң олысы була. Кызганыч, әлеге гаиләдә ир-егетләр кыска гомерле булып туалар. Кызлар: Наҗия, Сания, Фәния – барысы да исән-саулар, Казан шәһәрендә яшәп гомер итәләр.

Габдерәкыйп абый минем хәтердә чибәр, куе кара чәчле, пөхтә, сүзгә тапкыр, шаян, кече күңелле абый булып калган. Без аны яратып, якын итеп “Батыр абый”, “Матур абый” дип йөртә идек. Чөнки ул яшь чагында Сабан туйларда көрәшә торган булган, оста итеп тальян гармунда уйнаган…

Гөнаһ шомлыгына каршы, яшь вакытында ук аның сәламәтлеге какшый. Ходай биргән гомеренең яртысыннан артыгын үзе теләгәнчә, яшьтәшләре белән шаярып, аралашып яши алмый. Аңа бик еш шифаханәләрдә дәваланырга туры килә. Кышын шәһәрдә уздырса, җәй көне саф һава суларга авылга кайта торган булган.

Шуңа карамастан, ул фотограф һөнәрен үзләштерә. “Социалистик Татарстан”, “Коммунизмга” газеталары редакцияләрендә штаттан тыш хәбәрче-фотограф булып эшли. Районыбызның ул аяк басмаган авылы калдымы икән? Алдынгы терлекче, механизаторларны фотога төшереп, асларына текстын язып, редакцияләргә почта аша җибәрә яки үзе илтеп бирә торган иде. Безнең гаилә архивында ул ясаган фотолар әле дә яхшы хәлдә саклана. Чөнки ул аларны җиренә җиткереп, тиешле составын кулланып, яхшы кәгазьдә ясаган.

1966 елда алар Урта Бирәзә авылы кызы Рәхимова Роза апа белән гаилә корып, Казан шәһәренең Кадышево бистәсендә яшиләр. Роза апа лаеклы ялга чыкканчы баш хисапчы булып эшли. Ул , аллага шөкер, исән-сау. Абый вафат булгач, икенче тапкыр тормышка чыга. Кызы Альбина, кияве, 3 оныгы белән бергә яшиләр. Без әле дә аның белән аралашып торабыз. Узган ел аны Гөберчәккә алып кайттык, абыйның каберенә барып догалар укыдык. “Хәзер үлсәм дә була, Гөберчәкне, Габдерәкыйпнең каберен күрәсем килгән иде”, – диде Роза апа.

Җәен каникуллар җитү белән без, 5 кыз, 5 малай – дәү әнинең оныклары, авылда рәхәт чигә идек. Без кайтканга сөенеп: “Әни, кызлар кайткач өебез ничек ямьләнде, “оҗмах кошлары бит алар”, – дип әйтүе әле дә хәтеремдә. Безнең абый радиодан хәбәрләр, тапшырулар тыңларга бик ярата иде. Кәефе булмаганда төннәр буе транзисторын кочаклап чыккан вакытлары булды. Иртә белән чәй эчкәндә безне дә яңалыклар белән таныштыра иде.

Хәтеремдә, су буе бакчасына дәү әни белән күп итеп карлыганнар утырттык. Абый язын шуларның төпләрен йомшарта, без, кызлар, су сибә идек. Безнең бакча авылда иң матур бакча иде. Анда алмагач, чия, карлыган, балан, кура җиләге, виктория үсә, кыяр, помидор һ.б. егылып уңа иде. Чөнки бакчаның нәкъ уртасында 12 баш умарта оялары тора, аларның “тырышлыгы” белән уңыш та мул булгандыр. Абый һәрберебезгә түтәлләрне бүлеп бирә, без чүп утыйбыз, су сибәбез, ә карлыган, җиләк өлгергәч, иртә-кич аларны җыябыз, дәү әни тәмләп варенье кайната. Балачак, мәктәп еллары иң рәхәт, күңелле мизгелләр. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды…

Безнең яраткан “Батыр” абыебыз, җәйнең иң матур кояшлы иртәсендә, 1972 елның 8 июнендә, арабыздан мәңгелеккә китеп барды…

Без хәзер инде үзебез дә өлкән яшьтә, абыйны сагынганда ул төшергән фотоларны кабат күздән кичерәбез, якташыбыз, Халык язучысы, авылыбызның горурлыгы Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыйбыз, рухларына дога кылабыз. Миңа калса, алар теге дөньяда да бер-берсе белән “аралашып торалар, әңгәмәләр куерталар”дыр, чөнки Гөберчәк авылы зиратында каберләре дә янәшә генә.

Менә нинди булган Мөхәммәт аганың якын дусты. Язучының кайсы гына классташын искә алсаң да, алар хезмәт сөючән, уңган, тырыш, мактауга лаек һәм яшь буынга үрнәк кешеләр.

Халидә Габидуллина,

 М.Мәһдиев музее мөдире.

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика