Мәхәббәт — ул гомерлек (14 февраль – Гашыйклар көне)

Шигырь язу – җиңел нәрсә, диләр –

Булса ихлас әйтер сүзләрең.

Шигырь язып була сүзләрсез дә —

Сөю белән тулса күзләрең.

Шул күзләргә карап укып була:

“Сөям сине, бәгырем!” – дигәнне,

Шул күзләргә карап тыңлап була

Сиңа багышланган көйләрне.

Шул күзләргә карап күреп була

Бу дөньяның бөтен ямен дә,

Шул күзләргә карап аңлап була

Кешелекнең бөтен мәнен дә!..

      Якташыбыз, шагыйрь, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Рифат Җамалның “Шул күзләргә карап” шигыре  14 февраль – Гашыйклар көне белән котлап язылган кебек. “Мәхәббәт – ул иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта,”- дигән танылган шагыйребез Һади Такташ. Ә шигырьнең дәвамы: “Тиле яшьлек ярты гомрен бирә, аның хисе белән янарга…” Гашыйк булган һәркем бу сүзләрнең мәгънәсен аңлый торгандыр. 14 февраль – эчке тойгыларны, йөрәк түрендәге иң саф хисләрне бердәнбереңә аңлату өчен менә дигән бәйрәм.

Ул көнне яңа гаиләләр барлыкка килә, язылышу тантаналары уза, озак яшәгән парлар юбилейларын билгеләп үтәләр, яңа танышучы яшьләр бер-берсенә мәхәббәт аңлата, ә инде күп еллар мәхәббәт утында  янучылар гомергә истә калырлык итеп гаилә кору турында тәкъдимнәр ясыйлар. Иң мөһиме һәр гаиләдә ул көнне беренче очрашулар, кавышулар, балалар алып кайту, аларның үсеп җитүләре турында истәлекләр яңартыла, матур сүзләр әйтелә, бүләкләр бирелә.

Без бу көннәрдә музейга килүчеләргә, бигрәк тә өлкән сыйныф укучыларына, экскурсия вакытында якташ язучыларыбыз, артистларыбызның үрнәк алырлык  гаиләләре турында сөйлибез. Яңа Кенәрдә очрашып, 66 ел бергә тигез гомер иткән Гомәр ага Бәширов һәм Кәримә апа, университетта бер группада укыганда танышып, Кечкенә Өчиле авылында туйлар ясап өйләнешкән, 50 елдан артык бәхетле пар булып яшәгән Гариф абый Ахунов һәм Гөлшаһидә апа, Казанбаш урта мәктәбендә укытканда  үзләренең мәхәббәтләрен тапкан Мөхәммәт Мәһдиев һәм Лилия апа Бәширова, карлы-буранлы кыш көннәрендә Яңа Сала авылына кайтып йөргән Диас Вәлиев һәм Динә апаларның гомерлек мәхәббәтләре турындагы чыгышларыбызны яратып тыңлыйлар. Ә инде Рәбига Сибгатуллина һәм Фәрит Хатыйпов, Рөстәм Закиров һәм  Люция Мусина, һәм башкаларның мәхәббәт тарихлары, гаиләләре белән таныштырганда һәркемдә зур кызыксыну уяна, үзләре дә безгә белгәннәрен өстәп сөйләп китәләр.

Бу тормышта иң мөһиме – бер-береңне аңлап, кадерләп яшәү. Гаиләләр таркалмасын иде, аерылышу – матур күренеш түгел: язмышлар бозыла, әти-әниләребез өчен аңлатып бетермәслек борчулар килә, балалар ятим кала. Яшьләр гаилә корганчы ныклап уйлансыннар, өйләнешүгә җиңел  генә карамасыннар иде. 14 февраль – Гашыйклар көне һәркемне уйланырга мәҗбүр итә, бу бәйрәм барыбызга да зур җаваплылык өсти. Бу көнне гашыйклар бер-берсенә чәчәкләр, шоколад конфетлар, йомшак уенчыклар, шарлар һәм бәйрәм символы булган открыткалар бүләк итәләр, мәхәббәтләрен белдерәләр. Һәркем   “Мин сине яратам!” дигән матур сүзләрне Гашыйклар көнендә сөйгәненә кабат-кабат әйтсен иде. Бәхетле гаиләләр корыгыз, һәр көннең кадерен белеп сөеп-сөелеп яшәгез, сезне Гашыйклар көне белән котлыйбыз.

                                                                                   “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                             директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

            Фотолар музей архивыннан

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика