Мәктәпләрдә әдәбият укытуның кайбер мәсьәләләре

Әдәби тәнкыйть мәкаләсе. Автор М.Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлендә нинди мәсьәләләрне күтәрүе, геройларның кем, нәрсә аңлатуын ачып бирә. Мәсәлдәге куян – хезмәт иясе вәкиле итеп сурәтләнә, шагыйрь явызлыкны тәнкыйть итә. Әдәбият дәреслекләрендә Шүрәле дә явызлык символы, кара көч итеп сурәтләнгән. Автор: “Шагыйрь аны табигатьнең бер мәхлугы, хезмәт кешесе янында акыл ягыннан бик тә түбән торган бер “бичара” итеп бирә”, – дип яза.

Бөтен кеше дә барлык фәннәрне яратып бетермәскә мөмкин. Бу мәҗбүри эш түгел, әмма әдәбият барлык өлкәдә эшләүчеләргә дә рухи азык бирә торган фән. Соңгы елларда бу фәнне ярдәмчел хезмәт күрсәтүче дәрәҗәсенә төшереп бетерделәр, дип автор бик нык борчылуын белдерә. Дәресләрдә техник чаралар еш кулланылуын да искә ала. “Кеше рухына тәэсир итү ягыннан әдәби текст кадәр көчле тагын нәрсә бар икән?” – дигән сорау да куя М.Мәһдиев. Техник чараларны киң кулланып, әсәрнең эмоциональ тәэсирен онытып бетермәскә кирәклеккә басым ясый.

Әдәбиятны укытканда программада һәм методик кулланмаларда кимчелекләр булуын да искәртә. Укытучы шаблон рәвешендә бирелгән дәрес темасын үткәрә, ә моның белән әдәбиятка карашны, мәхәббәтне тәрбияләп буламы? Автор шушы сорауга җавап рәвешендә укыту методикасындагы кимчелекләрне саный. Мәктәп балаларына Г.Тукайның реакция елларында язган шигырьләре, М.Җәлилнең Моабит циклын, Г.Камалның “Банкрот”, М.Фәйзинең “Галиябану”, Г.Әпсәләмовның “Ак төннәр”, “Алтын йолдыз” әсәрләрен тирәнтен кертергә кирәклекне раслый. “Мөмкинлекләр бар икән, димәк, программа һәм дәреслекләрне яхшырту юнәлешендә җиң сызганып тагы да эшләргә кирәк”, – дип яза М.Мәһдиев. Бүгенге көндә татар теленә кагылышлы проблемалар туачагын белгән сыман 1975 елда ук М.Мәһдиев бу мәкаләне язган.

Чыганак: Мәһдиев М. Мәктәпләрдә әдәбият укытуның кайбер мәсьәләләре //Казан утлары. – 1975. – №6. – Б.152-163.

Габидуллина Х.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика