М.Мәһдиевнең әнисе туган ягында

Саба районы Түбән Симет авылы — Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Рәбига апаның туган җире. Рәбига апа Яхиннар нәселенең бер вәкиле.  Аның турында истәлекләр барлар өчен шул якларга сәяхәт кылдык. Табигате матур, кешеләре мәрхәмәтле. М.Мәһдиевнең туганы Җиһангиров Шәймөхәммәт ага белән истәлекләр барладык. Ул авыл тарихы белән бик кызыксына торган кеше булып чыкты. Кулында Яхиннар нәселенең Коръәне һәм XVI гасырда ук булган кулъязма саклана. Язучының әнисе Рабига апа туган нигездә булдык. Авыл халкы нигез урынын кысалап, агач утырткан һәм истәлек тактасы да куйган. Авыл халкы бу нәселне онытмый, хөрмәт итә дигән фикер калды. Рәхмәт симетлеләргә!

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика