Парлы гомер

Әллә каян күреп алдым бу гармунчы егетне.

Елмаюы мут булса да, күз карашы өметле.

Гармун моңы, татар моңы тынмасын йөрәкләрдә.

Гармунга кушылып җырлау рәхәт шул бигрәкләр дә.

Пар күгәрченнәр кебек гомер итүче Татарстанның халык артистлары якташыбыз җырчы Рәбига Сибгатуллина һәм баянчы, композитор Фәрит Хатыйповлар икесе дә бер ук елны бер үк айда туганнар. Алар быел 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.

Рәбига Сибгатуллина 1948 елның 27 гыйнварында районыбызның Иске Иябаш авылында туа. Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлагач Казанга килә. Теплоконтроль заводында эшли башлый һәм Сара Садыйкова җитәкләгән хорга йөри. Аның киңәше белән Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенә килә. Зур конкурстан узганнан соң аны 1969 елда Мәскәүгә Бөтенсоюз сәнгать студиясенә укырга җибәрәләр. Ике елдан аны уңышлы тәмамлап филармониягә эстрада җырчысы булып кайта һәм 1995 елга кадәр шунда эшли. Аның башкаруында “Гөлҗамал”, “Бер тауда ун чишмә”, “Назлы гөлкәем”, “Һаман яратам”, “Әрәм буласым килми”, “Алларын алга манам”, “Әйтергә микән, әйтмәскә микән”,”Язмышым бүләге син”, “Эзләдем бәгърем сине”, “Каз канаты”, “Гомер бер генә килә ул”, “Китмим әле яшьлегемнән”, “Без бит Арчалылар” һәм башка бик күп җырларны сәнгать яратучылар яратып кабул итәләр.

Ә Арча кияве Фәрит Хәнәфи улы Хатыйпов 1948 елның 1 гыйнварында Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туа. Яшьлек еллары Теләче, Саба, Арчада уза. 16 яшеннән баянчы, музыка мәктәбе укытучысы, сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Халык иҗат йортында баянчылар әзерләү курсында һәм Казан музыка училищесында белем ала, халык иҗатын өйрәнү өстендә эшли. 1972 елдан алып хәзерге вакытка кадәр Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә баянчы. Фәрит Хатыйповның төрле елларда көй язган җырлары тупланып 1998 елда “Һаман яратам”, 2003 елда “Моңлану”, 2008 елда “Синең нурың”, “2008 елда “Парлы гашыйк”, 2014 елда “Күңелем җырдан тора”исемле китаплары басылып чыкты.

Безнең музеебызда бу китаплар һәм Рәбига Сибгатуллинаның җырлары тупланган аудио, видео дисклар, иҗат концертларының афишалары, фоторәсемнәр, газета-журналларда басылган мәкаләләр саклана.

Фәрит абый белән Рәбига апаның сәхнәдәге чыгышлары, үз-үзләрен тотышлары бик табигый. Аларның бер-берсенә хөрмәт тулы карашлары, елмаюларыннан залга үзеннән — үзе җылылык, җанга рәхәтлек тарала. Сәхнәдә нинди булсалар, көндәлек тормышта да шундый алар: гади, мөлаем, кешелекле, ярдәмчел… Алар бүгенге көндә дә иҗади очрашуларда, концертларда актив катнашалар һәм тамашачыларны сөендереп яшиләр.

Без аларны юбилейлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Аларга ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары, уллары Илнар, киленнәре Динара һәм оныкларының кайгыртучанлыгын, дусларының ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәүләрен телибез.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика