Габделгазиз Монасыйповның иҗатын өйрәнәбез

Уңга-сулга бакмыйча алга барыйк.

                                                   Гомере аз калды дигән милләтне без тергезик.

                                                                                                                   Г. Монасыйпов

 

Габделгазиз Габдрахман улы Монасыйпов 1888 елның 3 декабрендә  районыбызның Байкал, элеккеге Яңа Тазлар, авылында туа. Әтисе Габдрахман авыл мәчетенең мөәзине, ә аның энесе Габдулла авылның мулласы булган, ул заманында Шаһабетдин Мәрҗанидә укыган. Габделгазиз гаиләдә туген җиде ул һәм бер кызның иң олысы була. Аның үз әнисе яшьли үлеп китә һәм алар үги ана кулында тәрбияләнәләр. Шунлыктандыр, алар бик иртә авылларыннан чыгып киткәннәр, укырга омтылганнар, җәмәгать эшләренә бик теләп катнашканнар. Габделгазиз 1902-1908 елларда Кытай Төркестанында уйгурлар арасында яши, балалар укыта. Аннан соң берара Ташкентта яшәгән. 1911 елда Казанга кайта, биредә ул әдәби иҗат дөньясына якыная төшә. 1911-1912 елларда “Шура” журналында һәм “Бәянелхак” газетасында унлап шигыре басыла.

1912-1914 елларда Габделгазиз Монасыйпов проза һәм драма төрләренә дә мөрәҗәгать итә.  Аның 1913 елда ике драмасы дөнья күрә. Авыру Хәсән язмышын сүрәтләгән “Имчеләр корбаны” исемле бер пәрдәлек пьесасы, әле басылып чыкканчы ук, 1912 елда Казанда “Сәйяр” труппасы тарафыннан, 1918-1919 елларда Мирхәйдәр Фәйзи оештырган яшьләр түгәрәге көче белән сәхнәләштерелә. Аның икенче сәхнә әсәре –“Ышанычсыз юлга бер адым” исемле дүрт пәрдәлек драмасы — Әстерхан һәм Орск сәхнәләрендә уйнала. Рус язучысы Иван Мясницкийның “Мәхәббәт өчен сугыш” өч пәрдәлек комедиясен үзгәртеп тәрҗемә итә һәм ул 1914 елда Казанда китап булып басыла. Бу әсәр Казанның Панаев бакчасында 1913, 1914, 1916 елларда куела.

1913 елда Казанның “Өмид” матбагасында “Өзелгән өмид” исемле озын хикәясе басыла. Тормышчан эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше белән уңышлы саналган әсәре — “Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәте” романы–1915 елда тәмамланып, 1918 елда дөнья күрә. Бу романның язылганына 100 ел үтсә дә, ул үзенең әһәмиятен югалтмый. Анда бүгенге көндә дә актуаль булган мәсьәләләр күтәрелә, татар һәм уйгыр халыкларының милли йолалары, гореф-гадәтләре турында тарихи чынбарлыкка туры килә торган материаллар тупланган.

1914 елда башланган импереалистик сугыш вакытында Габделгазиз Монасыйпов гаскәри хезмәткә алына, гаскәри мулла вазифасын үти. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң сәяси вакыйгаларда актив катнаша. Ул Бөтенроссия мөселманнар Хәрби Шурасының сәркатибе итеп сайлана. Габделгазиз Монасыйпов 1917 елның маенда Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае эшчәнлегендә катнаша, мөселман хәрби берләшмәләре булдыру турында доклад ясый.  Ул 1917 – 1918 елларда Мөселман хәрби комитеты рәисе урынбасары, соңрак рәисе, Хәрби Шураның башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкара.. Габделгазиз Монасыйпов 1918 елның мартында Мөселман революцион штабы рәисе итеп сайлана. Шул ук вакытта ул Хәрби Шураның матбугат органы булган “Безнең тавыш” газетасын оештыручы һәм аның беренче мөхәррире була, күп сандагы мәкаләләр белән актив чыгыш ясый. Хәрби Шура таралгач Габделгазиз Монасыйпов Урта Азиягә китә. Аннан соңгы язмышы, туганнары хәбәре буенча, фаҗига белән тәмамлана. Аңа 1989 елда Ташкентта яшәгән тел белгече Сәхи Рәхмәтинең хатыны Мәрьям ханым ачыклык кертә кебек:”Мин Габделгазиз Монасыйповны аның “Өзелгән өмид” исемле китабын укып белә идем. Бу әсәр миңа бик нык тәэсир итте. Андагы вакыйгалар Ташкент шәһәрендәге Татар бистәсенең Таҗетдинов фамилияле бай гаиләсе тормышыннан алынып язылган иде. Хикәядә бу байның Гафифә һәм Гайшә исемле кызларының берсенең тормышы чагыла. “Өзелгән өмид” хикәясе басылып чыккач, алар Габделгазизгә үчләнеп, зур җәнҗал чыгарып йөрделәр һәм язучыны Нәваи урамындагы Салар елгасы аркылы салынган күпер янында үтерелгән килеш таптылар. Халык арасында, аны Таҗетдиновлар үчлек белән үтерткәннәр, дигән сүзләр таралды. Бу хәлләр 1920 елларда булды, елын төгәл хәтерләмим.”

Шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйповның тормыш юлы һәм иҗат мирасының бик аз өлеше генә өйрәнелгән әле, аны өйрәнү бик мөһим. Аның тәнкыйть мәкаләләре төрле имзалар белән дә куелган, мәсәлән, “Голҗа шәһәрендә бер кеше”, “Кытай мөселманнарыннан Габделгазиз Монасыйпов” һәм башкалар. Аның төрле урыннарда яшәве, язмаларының  “Фикер”, “Шура” журналларында, “Йолдыз”, “Безнең тавыш” газеталарында басылуы билгеле. Соңгы елларда якташыбызның  хезмәтләре белән кызыксыну арта төште. Казан шәһәрендәге Габдулла Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова “Габделгазиз Монасыйпов иҗатында дөнья сүрәте” темасына филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен язган диссертациясендә әдипнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле бик күп өстәмә материаллар туплауга ирешкән.

Без Габделгазиз Монасыйповны аның тууына 130 ел тулу уңаеннан искә алабыз. Аның тормыш юлы һәм иҗаты белән Шурабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, туган авылы Байкал мәдәният хезмәткәрләре даими кызыксыналар, эзләнү эшләре алып баралар, туганнары турында мәгълүматләр туплыйлар. “Казан арты” тарих этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә якташыбызның язган әсәрләре, аның турында газета-журналларда басылган материаллар, документлар саклана. Без гомере буе милләт язмышы өчен күп көч куйган Габделгазиз Монасыйповның иҗаты киләчәктә ныклап өйрәнелер һәм тиешле бәясен алыр дип ышанабыз.

                                                                              “Казан арты тарих-этнография музее

                                                                              директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика