Герой исеме бирелүгә — 75 ел

1985 елда Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан Шушмабаш урта мәктәбендә  авыл тарихы белән бәйле музей ачылды. Аңа әзерлек вакытында мин Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин белән очрашу бәхетенә ирештем. Мәктәптә башлангыч класслар укытучысы Әминә Нуриева Нәкыйп Сафинның тормыш иптәше Таһирә апа  белән бертуганнар иде. Нәкыйп абыйның Шушмабашка кунакка кайтканын белеп мин Әминә апа һәм Фоат абыйларга килдем. Ул вакытта кулда гап-гади магнитофон, нәрсә килеп чыгасын белеп булмый. Бүгенгедәй хәтеремдә, зур гәүдәле, кырыс карашлы, шул ук вакытта мөлаем дә күренгән Нәкыйп Сафин диванда утыра иде. Ул көнне мин Советлар Союзы Герое белән таныштым, рәттән утырып, аның батырлыгы турында яздырдым. Нәкыйп Сафин үзен бик тыныч тотып, минем сорауларга җавап бирде, бу тарихи язманың күчермәсе безнең музеебызда саклана. Мин аның сүзен-сүзгә сезгә җиткерәм:

“Матур, бай тормыш өчен без Бөек Октябрь революциясендә җиңү яулаган һәм Бөек Ватан сугышына илне саклап калганнарга бурычлылар. Бөек Ватан сугышында безнең Совет халкы, Совет Армисе җиңеп чыкты. Җиңү безнең ил өчен бик кыйммәткә төште. Сугышта безнең ил 20 миллион улын һәм кызын югалтты. Меңләгән шәһәр, йөз меңләгән авыл, завод-фабрикалар җимерелде.

Минем үземә понтон батальоны составында сугышның башыннан ахырына кадәр катнашырга туры килде. Без сугышның беренче елларында вакытлыча чигенгән хәрби частьларны су елгалары аша чыгаруны тәэмин итеп бардык .Безнең армия һөҗүмгә күчкәч, шул ук елгалар аша кичүне тәэмин иттек. Безнең батальон Сталинград оборонасында, Курск сугышында, Украина, Прибалтика республикаларын, Польша, Румыния, немецларның  үзләрен азат итүдә катнашты. Күп елгаларны кичү арасында Днепр аша кичү бик нык хәтердә калган. Безгә Днепрны артык әзерлексез, һөҗүм вакытында бик кыен шартларда кичәргә туры килде. Шулай да алга куелган бурычны намус белән үтәп чыктык.Шуны гына әйтү дә җитә, күп тапкырлар елга аша хәрби частьларны чыгарганда безнең понтонның өстенә снаряд төште, алтмышка якын солдатның барысы да һәлак булды. Шаров дигән фамилияле солдат белән без икәү генә исән калдык.

Әйткәнемчә, безнең батальон 1943 елның сентябрендә Днепрны кичү заданиесен алды, мине расчет командиры итеп билгеләделәр. Безнең расчет биш тәүлек буена Днепр аша Совет частьларын, пехотаны, артиллерия, танкларны кичүне тәэмин итте, бу өлкәдә бик зур батырлык курсәтте. Шуның өчен миңа 1943 елның 20 декабрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Күрсәткән батырлыклары өчен сержант Гонош үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.

Бөек Ватан сугышында җиңү барлык фронтларда да массовый төстә геройлык   күрсәтү нәтиҗәсендә тәэмин ителде, бу фронтта да, тылда да шулай булды. Сугыш тәмамланганнан соң икенче фронт – илнең экономикасын торгызу өчен көрәш башланды. Фронтовиклар бу өлкәдә үзләреннән тиешле өлеш керттеләр һәм әле дә күбесе көрәшне дәвам итәләр. Хәзерге чорда олы буыннан яшь буынга эстафета тапшыру дәвам итә.Ул әзер, матур тормышны тапшыру гына түгел, тормышның барлык проблемаларын, илнең экономик яктан һәм оборона сәләтен ныгытуда ныклы дисциплина өчен көрәш, продукция программасын, яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпләрдә үткәрелә торган реформаны тормышка ашыруда көрәшне дәвам итү.

Хөрмәтле якташлар! Мин сезгә ныклы тазалык, эшегездә уңышлыклар, тынычлык, зур бәхет телим”. Нәкыйп Сафинның сугыштан соң кайларда эшләгәнен   бу язманың дәвамын тыңлап белергә мөмкин.

Сафин Нәкыйп Сафа улы 1921 елда районыбызның Мирҗәм авылында туган.  Туган авылында башлангыч, аннан соң 1932-1935 елларда Апаз җидееллык мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач Нәкыйп авылда эшли, аннан соң Иркутскийга китеп тимер юлда эшли.  1940 елдан армия сафларына алына. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша, 1944 елда КПСС әгъзасы була.Сугыштан соң хәрби-инженерлык училищесына укырга керә. 1946 елдан лейтенант Сафин туган ягына кайта. 1946 – 1949 елларда ул район комсомол комитетында эшли, 1949-1951 елларда Казан республикка партия мәктәбендә укый, 1951-1954 елларда Красноборский район советының башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1954 – 1956 елларда Кызыл Юл районы партия  комитетының икенче секретаре, ә 1956-1957 елларда Тукай районы партия комитеты секретаре вазифаларын башкара. Ике Ленин, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

1957 елның 9 мартында Шушмабашта “Северный” совхозы оеша. Аның составына барлык җирләре, мал-мөлкәте, колхозчылары белән 10 колхоз берләштерелә. Совхозда барлыгы 19 авыл: Яңа Кенәр, Кече Кенәр, Яңа Ашыт, Шекә, Ильдус, Шушмабаш, Угез-Елга, Апаз, Каратай, Хотня, Акчишмә, Үрнәк, Хәсәншәех, Пөшәңгәр, Мирҗәм, Каргалы, Носы, Ишнарат, Сәрдәбаш була. Сөрүлек җирләр 18635 га тәшкил итә. Даими һәм сезонлы эшчеләр, белгечләр – барлыгы 2721 кеше исәпләнә. Совхоз оешканнан соң, бу җаваплы эш белән 1957 – 1965 елларда, Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафа улы Сафин җитәкчелек итә. Ул директор булган елларда мәдәният йорты, амбар, диспетчерлык үзәге, дизель двигательле электростанциясе, запас частьлар склады, суүткәргеч, атлар абзары, мунча, нефтебаза, ветпункт, мәктәп гомуми торагы, автогараж, пилорам, тимерчелек, бозаулар торагы, ябык ындыр табагы, азык әзерләү цехы, бәрәңге базы, ягулык салу станциясе, ашханә төзелә, үзәк усадьба койма белән әйләндерелә. Болар фәкать Шушмабаш авылындагы төзелешләр генә. Башка авылларда да шундый корылмалар җитәрлек сафка баса. Шушмабашта 8 фатирлы бер торак йорт, икешәр фатирлы 15 йорттан торган тулы бер урам төзелә.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Рәгыйб Хәлитов ул елларны искә алып:  «Нәкыйп Сафин «Северный» совхозын җитәкләгәндә мине Яңа Кенәр интернат мәктәбе директоры итеп билгеләделәр. Ремонт үткәрү өчен урман кисеп ташырга кирәк иде. Аның хатыны Таһирә минем бер туган апам. Мин гозеремне җизнигә әйткәч, ул миңа техника белән бик зур ярдәм итте. Нәкыйп Сафин олы йөрәкле, ярдәмчел, һәркемгә хөрмәт белән карый торган кеше иде”,- дип сөйләде.

Аның намуслы тырыш хезмәтен, оештыру сәләтен күреп Яшел Үзән районының “Юдино” совхозына директор итеп күчерәләр. Ул анда 1965-1974 елларда эшли. 1966 елда авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен икенче Ленин ордены белән бүләкләнә. Якташыбыз Нәкыйп Сафин 1974 – 1975 елларда Казан механик-эксперименталь җитештерү берләшмәсендә директор булып эшли һәм лаеклы ялга чыга. Ул мәктәпләрдә укучылар белән, завод эшчеләре белән очрашуларда бик теләп катнаша, актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара.

Нәкыйп Сафин 1987 елның 22 маенда вафат була, Казан шәһәренең татар зиратында җирләнә. Хатыны Таһирә Госман кызы да шунда ук җирләнгән.

Якташыбызның исемен мәңгеләштерү өчен төрле юнәлешләрдә эш алып барыла.

Нәкыйп Сафин укыган Апаз мәктәбендә: “Безнең мәктәптә 1932-1935 елларда Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улы укыган” дигән элмә такта куелды. Туган авылы Мирҗәм, Пөшәңгәр, Каргалы авылларын берләштергән күмәк хуҗалык озак еллар Нәкыйп Сафин исемен йөртте. Арча шәһәрендә, Мирҗәм авылында Нәкыйп Сафин исемендәге урамнар бар. Казанның ул яшәгән Залесный поселогындагы Совхоз урамына Нәкыйп Сафин исеме бирелгән. Арча шәһәре үзәгендә  Советлар Союзы Геройлары аллеясында Нәкыйп Сафинның бюсты куелды. Туган авылы Мирҗәмдә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинның бюсты урнаштырылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларының исемлеге язылып, Социалистик Хезмәт Геройлары Дания Галимова һәм Галимулла Әсхәдуллиннар хөрмәтенә Һәйкәл — комплекс ачылды. Шушмабаш урта мәктәбе музеенда Нәкыйп Сафин турында кызыклы материаллар тупланган экспозиция куелган.

Аларның уллары Дамир Мәскәүдә, Данил Залесный бистәсендә, ә кызлары Роза Осиново поселогында яшиләр, балалар һәм оныкларын тәрбиялиләр. Алар әти-әниләренең туган авыллары Мирҗәм һәм Каратайда еш булалар. Мирҗәм авылында Нәкыйп Сафинның  фин сугышында үлеп калган абыйсы Гарапшаның улы Гаденан абый семьясы яши. Аларның Арчада яшәүче уллары Ринат Сафин  Нәкыйп абыйсы турында материаллар туплауны дәвам итә.

Бу язмабыз якташыбыз Нәкыйп Сафинның батырлыгына, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә 75 ел тулуга багышлана. Дөрестән дә батырлык онытылмый. Нәкыйп Сафа улының сугыштагы батырлыгы, тыныч тормыштагы башкарган эшләре һәркем өчен, бигрәк тә  яшьләргә үрнәк булып тора. Андый кешеләр белән авылдашлары да, укыган мәктәбе дә, бергә эшләгән хезмәттәшләре дә чын күңелдән горурлана.

                                                                                         “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                           директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

                                    Фотолар музей архивыннан

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика