Ул сәхнә өчен генә туган…

 

Сулган күңелләрне терелттең син,

  Бар икән бит җирдә мәхәббәт!

      Матурлыгың, ихласлыгың өчен,

                                           Раушания, сиңа зур рәхмәт!

       Кызганмаган Ходай тавышны да,

                                          Биюләрең нинди килешле.

  Сәхнә өчен генә тугансың син,

        Син яшәргә, син яшьнәргә шунда,

Син балкырга шунда тиешле.

 

Бу шигырь  юлларын Әлмәт татар дәүләт драма театрында Мансур Гыйләҗевның “Туй күлмәге” спектаклен караганнан соң Ләйсән Кәшфи язган. Ул аны “Сәхнә остасы Раушания Фәйзуллина“ дип исемләгән. Әлеге спектакльне якташыбыз драматург Гафур Каюмов сәхнәләштергән булган.

Безгә 2013 елда Әлмәт театрында Раушания Фәйзуллинаның иҗат кичәсендә булырга туры килде. Анда ул Уильям Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”спектакле премьерасында төп рольләрнең берсен башкарып безне сокландырган иде. Бу очрашуда без якташыбыз турында  бик күп уңай фикерләр тыңладык. Тамашачылар яңа спектакльгә билет алганда:”Анда Раушания уйнаячакмы?”,- дип сорыйлар икән. Ә инде театр режиссерларыннан, тагын бер-ике Раушания булса,  без әллә нинди әсәрләрне сәхнәләштерер идек дип әйтүләрен ишетү безнең өчен зур куаныч булды. Ул 1985 елдан бирле Әлмәт театры сәхнәсендә бик күп рольләр иҗат итеп, аларның һәрберсен табигый, үзенчәлекле  башкарып  популярлык казана һәм халыкка таныла. Сәхнәдә Раушаниядән куәт, көр күңеллелек бөркелеп тора, аеруча  шаян рольләрне башкарганда  ул тулысынча ачылып бетә. Аның уенында халыкчан рух, самимилек, җанлылык, юмор байлыгы, хисләр гадилеге, тулылыгы, киеренкелеге өстенлек ала. Фәтих Бурнашның “Яшь йөрәкләр”ендәге Мәфтүхә, Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек”тәге Шифабикә, Сайдә, Сандугач, Галимҗан Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми”ендәге Сабира, Нурихан Фәттахның “Сармат кызы Сәринә”дәге Сәринә, Мирхәйдәр Фәйзинең“Ак калфак”ындагы Җиһан, Фоат Садриевның “Безнең авыл кызлары”ндагы Бибинур, Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми?”ендәге Әкълимә, Мостай Кәримнең “Кыз урлау”ындагы Уңганбикә һәм башка күп кенә образлары тамашачы күңеленә үтеп кергән. Ул көнне театр залындагы стендлар белән танышкач, аның иҗат юлын тулысынча өйрәнеп була иде.

Раушания Әлмәт театрында беренче башкарган ролен бик яхшы хәтерли. Борис Васильевның “Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде” пьесасы буенча эшләнгән тамашада Рита Осенинаны уйнадым. Бик дулкынланып әзерләндем, училищеда алган белемнәрем ярдәм итте. Бу роль өчен Казанда узган фестивальдә миңа Мактау дипломы тапшырдылар. Бу уңышым миңа канатлар куйды”,- дип искә ала. Ул үзенең тырышлыгы, аһәңле тавышы, җыр-биюгә осталыгы белән тамашачыны үзенә карата.

Әлмәт театры Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” тамашасы белән Мисырга кадәр барды. Раушания Фәйзуллина анда да Җиһан карчык ролен оста башкарып тамашачылар ихтирамын яулады. Казанда үткәрелгән III Республика театр фестивалендә “Банкрот” спектаклендә якташыбыз Гөлҗиһанны башкарып иң яхшы башкарылган хатын-кыз роле өчен махсус дипломга лаек булды.

Раушания Фәйзуллинаның кызы Ләйсән дә сәхнәне сайлады. Ул бүгенге көндә  Галиәсгар Камал исемендәге театрның әйдәп баручы артисткасы, спектакльләрдә төп рольлләр башкара. Ул әнисенең  ышанычлы ярдәмчесе, иҗатта бергә атлаучы, бер-берсен якыннан аңлаучы хезмәттәшләр, икесе дә татар сәхнәсенең күркәм бизәге булып торалар.Ә иң куанычлысы, бу көннәрдә генә Ләйсән Фәйзуллинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Безне иң гаҗәпләндергәне якташыбыз яши торган ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә музейлардагы кебек кызыклы экспонатлар туплануы иде.Тәрәзәләргә ак тукымага матур төсләр белән оста итеп чигелгән кашагалар эленгән, түрдә ак мич тора, аның алдында чүлмәкләр, ипи көрәге, агач күәс чиләге, төрле зурлыктагы җилпучлар, кул тегермәне, хәтта туку станогы да бар. Ә икенче почмакта гармун, патефон, скрипка, кубыз, авыз гармуны, читек-кәвешләр һәм тагын сәхнә белән бәйле үзе чиккән калфаклар, төрле сәхнә киемнәре.. Шундый зур дәрәҗәләргә ирешкән якташыбыз шәһәр фатирында чын авылча гомер итә.

Раушания Фәйзуллина туган авылы Симетбашка кайткан саен  “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә дә булырга вакыт таба. Ул авылдашы, Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинга һәм үзенә багышланган экспозицияләрне зур кызыксыну белән карый, үзенең фикерләрен җиткерә, өстәмә экспонатлар бүләк итә.

Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә экскурсиягә килүчеләргә:”Менә карагыз әле, бу экспозициядә бер авылда туып-үскән Татарстанның халык артистлары Габделфәт Сафин һәм Раушания Фәйзуллина турында экспонатлар урнаштырылган”,- дип сөйли башлауга, аларның күпчелеге беренчесен әйбәт белүен әйтә, хәтта җырларын, аларга төшерелгән клипларын искә төшерәләр. Ә менә якташыбыз Раушания Самат кызы турында аңлатып сөйләргә туры килә. Аңа башкарган рольләре, Әлмәт театры сәхнәсендә ирешкән уңышлары өчен 1994 елда Татарстанның  атказанган, 2008 елда Татарстанның халык артисты исемнәре бирелүен әйткәч кызыксыну арта.

Менә сиздерми дә тагын биш ел үтеп киткән. Бу вакыт эчендә якташыбызның иҗатына күпме рольләр өстәлгән, меңләгән тамашачыны дулкынландырган, тәрбияләгән, елаткан, гашыйк иткән ул.  Бу көннәрдә Әлмәт татар дәүләт драма театрының йөзек кашы – Татарстанның халык артисткасы, якташыбыз Раушания Фәйзуллина үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Туган авылындагы Симетбаш башлангыч, Яңа Кырлай урта мәктәпләрен, үзе теләп сайлап алган Казан театр училищесын бары тик бишле билгеләренә генә тәмамлаган гади бер авыл кызы бу көннәрдә үзенең тормыш юлына һәм иҗатына ике бишле ала.

Без якташыбызны  олы юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Аңа озын гомер, кызы Ләйсәннең игелеген күреп, берсеннән-берсе кызыклы образлар иҗат итеп яшәвен телибез.

                                                                “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                             директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика