Татарстан Язучылар берлегенә – 85 ел

2019 елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе булу бәхетенә ирешкән, Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиев: “Мин Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу үзәгендә Татарстан Язучылар берлеге төзелүнең 85 еллыгына багышланган тантанада катнаштым. Бу бәйрәмдә язучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм каләм ияләренә хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Тантанада чит өлкәләрдән килгән язучыларның катнашуы һәм чыгыш ясаулары, котлау телеграммаларын укулары, концерт номерлары миңа бик ошады. Барлык язучыларның бергә җыйналган вакытын беренче күрүем, райондашларыбыз һәм башка язучылар белән очрашу миндә киләчәктә иҗат эшчәнлегенә илһам уятты. Мин юбилей елында Язучылар берлегенә алынуым белән горурланам”,– диде. Зиннур Тимергалиев сүзләренә өстәп шуны әйтәсе килә, быел Субаш Аты авылында туып-үскән күренекле журналист Риман Гыйлемханов та Язучылар берлегенә кабул ителде.

Шагыйрь Рифат Җамал: “Бәйрәмнең оештырылуы бик ошады, ныклап уйланган. Экран аша татар әдипләренең истәлекләре яңгыратылды, театр артистлары аларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Бүгенге көн язучылары да чыгыш ясады, гомүмән язучы халкы рәхәтләнеп аралашты, ял итте, киләчәктә иҗат итү өчен көч җыйды. Бәйрәмгә, районыбызда туып-үскән язучылар янына Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗановның килүе, һәрберебез белән күрешеп, хәлләребезне белешеп чыгуы, бәйрәм белән котлавы безгә икеләтә шатлык булды”, –дип  искә алды.

“Без Чаллыдан ике автобус белән килдек, якташым Галиәхмәт Шаһи дә бар иде. Бәйрәмгә 400 дән артык каләмдәшләребез, кунаклар катнашты. Театр елы буларак та истә калачак елда барлык язучыларның бергә җыйналып сөйләшүе истә калачак. Бергәләшеп фотога төшүләр, үзара аралашу онытылмаслык мизгелләр булды. Оештыручыларга бик рәхмәтлемен”, – диде драматург Булат Сәләхов.

“Язучылар – алар тел сагында торучылар. Бу тантана язучыларны олылау, хөрмәтләү булды. Бөек классикларны да искә алдылар. Бәйрәмдә минем башкарган хезмәтемә бәя буларак Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның үз кулыннан алу минем өчен аеруча куанычлы булды”,- дип горурлана шагыйрь, бик күп җырлар авторы Наил Касыйм.

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова: “Бәйрәмнең оештырылуын уңай бәялим. Мул сыйлы өстәлләр янында сөйләшү, аралашу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, үзебезнең фикерләрне белдерергә дә мөмкинлек булды. Зал белән сәхнә арасында элемтә булу, күңелләргә якын кешеләрне күрү онытылмаслык хисләр калдырды. Наил Касыйм сәхнәгә менеп Фәрит Хәйруллович кулыннан бүләк  алганда, Арчалар өчен горурланып, шатланып утырдым”,- дип  искә ала очрашу мизгелләрен.

Ә Язучылар берлегенең тарихын искә төшерсәк, 1934 елның 25-29 июль көннәрендә Татарстан язучыларының беренче корылтае эшләде. 85 ел эчендә Татарстан Язучылар берлеге илдә барган вакыйгаларның үзәгендә кайный, бу еллар эчендә Язучылар берлегенең илебез, халкыбыз тормышында үз урыны, җәмгыять үсешенә керткән үз өлеше бар. Кешене яшәткән, алга илткән көч – ул аның әйбер, продукция җитештерүе генә түгел, бәлки нәкъ менә иҗади сәләткә ия булуы, сәнгатьчә матур итеп сөйли, яза белүе, җыр, көй тудыруы, рәсем төшерүе һәм шул сәнгать әсәрләренә карап соклана алуы.

Ташкичү авылында туып үскән якташыбыз Мәхмүт Галәү 1934 елда беренчеләрдән булып Язучылар берлегенә керә. Язучылар берлегенең һәрбер корылтаенда идарә составы һәм рәисе сайлана. Татарстан Язучылар берлеген төрле елларда безнең якташларыбыз да, халык язучылары Гомәр Бәширов һәм Гариф Ахунов җитәкләде.  Гомәр Бәширов 1954 елда булган өченче корылтайда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе итеп сайлана һәм 1958 елга кадәр шул җаваплы вазифаны башкара. 1974 елның май аенда Татарстан әдипләренең сигезенче корылтаенда Гариф Ахуновны язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлыйлар һәм ул 1984 елның маена кадәр эшли.

Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә составында безнең якташларыбыз Фәрваз Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Вакыйф Нуриевлар сайландылар һәм татар әдәбияты үсешенең төрле юнәлешләренә җаваплы булдылар. Ә Вакыйф Нуриев 2007 елдан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшләде. Хәзерге вакытта Вакыйф Нуриев, Рөстәм Галиуллин Татарстан язучылар берлеге идарәсе әгъзалары булып торалар.

Якташларыбызның хезмәтләрен бәяләп, аларны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр һәм алар үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәттеләр. Язучылар берлегендә әгъза булып торган якташларыбыз: Татарстанның халык язучылары Гомәр Бәширов (Яңа Сала), Гариф Ахунов (Өчиле), Мөхәммәт Мәһдиев (Гөберчәк), язучы, критик, тәрҗемәче Фәрваз Миңнуллин (Ишнарат), язучы, драматург Диас Вәлиев (Казанбаш), тарихи романнар авторы, драматург, журналист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү (Ташкичү), язучы, әдәбият галиме – педагог, журналист Альберт Яхин (Арча шәһәре), әдәбият галиме, педагог, язучы Хәй Хисмәтуллин (Кысна), язучы, журналист Рафаил Төхфәтуллин (Яңа Иябаш), шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман (Кызыл Яр), шагыйрь һәм прозаик Әнәс Галиев (Кушлавыч), балалар язучысы һәм мәгариф эшлеклесе Госман Бакиров (Югары Курса), балалар язучысы, шагыйрәЗаһирә Гомәрова (Чөмә елга), шагыйрь, авыл хуҗалыгы белгече Ринат Рәхимов (Урта Сәрдә), язучы, прозаик, журналист Радик Фәизов (Дусым), язучы, прозаик Гайсә Гатауллин (Казиле), язучы, галим Тәбриз Мөбәрәков (Мөрәле), әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Фәрит Бәшир (Шекә), язучы,  прозаик, укытучы Гөлчәчәк Галиева (Сеҗе), драматург, режиссёр Гафур Каюмов (Яңа Сәрдә). Югарыда әйтеп үтелгән якташларыбыз бүген дә яратып укыла торган романнар, хикәя-повестьлар, сәхнә әсәрләре, шигырь-поэмалар иҗат иттеләр, фәнни хезмәтләр яздылар. Аларның күбесе төрле телләргә тәрҗемә ителде .

Татарстан Язучылар берлегендә безнең якташларыбыз язган әсәрләре бик күпләргә үрнәк булып тора. Алар арасында иң өлкәне, балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Фәйзуллина (Шушмабаш), шагыйрь, педагог Галиәхмәт Шаһи (Шура), шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юныс (Кәче), язучы һәм публицист Равил Вәлиев (Яңа Кенәр), шагыйрь, журналист, галим-педагог Хәнәфи Бәдигый (Мөрәле), җырчы, шагыйрь Илсур Хөснетдинов (Сикертән), язучы, журналист Риман Гыйлемханов (Субаш Аты), шагыйрь, галим, педагог Рифат Корбанов (Мирҗәм),  шагыйрь, бик күп җырлар авторы Наил Касыйм (Ашытбаш), язучы, галим-педагог Гүзәл Әдһәм (Наласа), язучы, журналист Вакыйф Нуриев (Сеҗе), шагыйрә, галим, укытучы  Сания Әхмәтҗанова (Курса Почмак),  язучы, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова (Казанбаш), шагыйрә, галим-педагог Чулпан Зариф (Арча шәһәре), язучы Зиннур Тимергалиев (Сөрде) һәм иң яшь язучыбыз, журналист, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин (Наласа) Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торалар һәм үзләренең иҗатлары белән даими шатландырып яшиләр. Алар үзләренең укучылары белән даими очрашып, аралашып, әдәбият-сәнгать алдында торган бурычлар турында сөйләшеп, аңлашып торалар. Районыбызның мәдәният йортларында, мәктәп һәм балалар бакчаларында, музейларда якташ язучылар белән очрашулар матур әдәбият сөючеләрдә онытылмас хисләр уята. Районыбызда яшь талантларны барлау, аларның иҗатларын үстерү юнәлешендә даими эш алып барыла. Укучылар сарае, үзәк китапханә каршында әдәби түгәрәкләр эшли.

Талантлар туып тора, Татарстан язучылар берлегенә Арча районында туып — үскән якташларыбыз даими рәвештә кабул ителер һәм алар үзләренең кызыклы, мавыктыргыч, тәрбияви әсәрләре белән безне куандырырлар дип ышанабыз.

“Казан арты” тарих-этнография музее

                 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика