Әтием эзләреннән…

22 январь көнне фронтовик-язучы, 1945-1957 елларда Кызыл Юл районы газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм районыбызда булды. Безнең музейда әтисенә багышланган экспозицияне карады.  Анда Рафаил Төхфәтуллин иҗат иткән барлык әсәрләрне күрергә мөмкин иде. Музеебызда шулай ук аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле фотосүрәтләр, әсәрләренең кулъязмалары, газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләр һәм очерклар бар, ул кулланган телефон аппараты, авторучка һәм блокнотлары урын алган. Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең тормыш юлына һәм иҗатына бәйле документлар белән танышып чыккач: “Мин әтине кабат күргәндәй булдым, иҗатын өйрәнүче буларак музейда тупланган экспонатларны күреп горурлану хисләре кичердем. Безнең гаиләнең  Әлмәт шәһәренә күчеп киткәнгә кадәрге тормышы Арча районы авыллары: Яңа Иябаш, Күлле Киме, Кышкар, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Яңа Кенәр белән бәйле. Аның балачагы, үсмер еллары, сугыш алды һәм фронтта үткәргән вакытлары турында истәлекле материаллар табылып тора һәм мин әле дә аның язма мирасын өйрәнүне дәвам итәм”,- диде.

Рөстәм Төхфәтуллин Арчаның үзәк китапханәсендә әтисенең тууына 95 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты. Әдәбият сөючеләр, “Каурый каләм” әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр һәм студентлар катнашында үткәрелгән очрашуда ул әтисе Рафаил Төхфәтуллин, аның апасы Роза, энесе Чарльз гаиләләре турында кызыклы мәгълүматләр сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Рафаил Төхфәтуллинның апасы Розаның Казан шәһәрендә яшәүче улы Айдар да катнашты. Кичәне китапханә хезмәткәре Ләйлә Арсланова мавыктыргыч итеп алып барды.

Бүгенге көндә Рөстәм Төхфәтуллин “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә тора, безгә әтисенең иҗаты белән бәйле яңа экспонатлар табуда ярдәм итеп яши. Ул әтисенең язмаларын, истәлекләрен туплап 2014 елда “Минем җаным китапларымда”,  2018 елда “Китә казлар” китапларын чыгарды һәм безнең музеебызга да, китапханәгә дә бүләк итте.

Якташыбыз, халык язучысы Гариф Ахуновның хикәяләре һәм мәкаләләре тупланган “Без бит Арча яклары…” китабында: “Йолдызым” повесте Рафаил Төхфәтуллинны язучы буларак яңа бер баскычка күтәрде. Аның әсәренә Арча як урманнары,  Арча ягы болын-тугайлары,  шушы якның әйбәт күңелле, хезмәт сөюче кешеләре бик матур кереп утырган. Күптәннән уйлап йөргән бер уем бар: туган ягын онытмаган, туган җиренең ямен, күркәмлеген тоеп яши алган язучы беркайчан да уңышсызлыкка тармый, туган як аны баета, канатлар куеп, илһамландырып тора”,- дип дусты Рафаил Төхфәтуллинга югары бәя биргән. Гариф Ахунов белән Рафаил Төхфәтуллин Әлмәт шәһәрендә яшәгәндә язучылар берлегендә кулга-кул тотынып эшләгәннәр, гаиләләре белән аралашканнар. Бүгенге көндә дә аларның балалары әтиләренең иҗатларын барлап һәм тулыландырып бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр.

Рафаил Төхфәтуллин 1994 елның 18 июлендә вафат булды һәм Әлмәт шәһәрендә җирләнде. Аның исемен мәңгеләштерү максатында Әлмәт шәһәренең зур бер урамына Рафаил Төхфәтуллин исеме бирелгән, ул яшәгән йортка элмә такта куелган, Әлмәт шәһәр советының әдәбият, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләргә ел саен бирелә торган Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиясе булдырылды. Шулай ук Арча шәһәрендә,  Яңа Иябаш, Яңа Кенәр авылларында  Рафаил Төхфәтуллин урамнары бар.

Якташыбызның “Таныш гөрелте”, “Авылдашым Нәби”, “Йолдызым”, “Тамчылар ни сөйли?”, “Җиләкле аланнар”,  “Акбүз ат”, “Тегермән буасы”, “Давыл чәчәге”,  “Бәр барабанны!”, “Бөтнек үләне исе”, “Үз гөлем”, “Кар күзе” һәм башка әсәрләре бүгенге көндә дә яратып укыла. Татар әдәбиятында үз эзен калдырган, истә калырлык үз геройларын тудырган талантлы каләм иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Почёт Билгесе” ордены иясе Рафаил Төхфәтуллинның иҗаты онытылмасын иде.

      “Казан арты” тарих-этнография музее   директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика