Якташларыбыз — Әтнә театрында

 

2019 ел – Театр елы дәвам итә. Әтнә театрының 100 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган китап безнең музей өчен зур бер истәлек булды.   Аны безгә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры Ленур Илфир улы Зәйнуллин коллектив исеменнән теләкләрен язып бүләк итте. Анда: “Казан арты – татарның кендек каны тамган, җанына моң, калебенә  иман  иңгән урын ул! Нәкъ шушы төбәктә халкыбызның йөз аклыгы булырдай әдәбият-сәнгать әһелләренең  дөньяга  килүе, бүгенге көндә дә бөтен татар дөньясын шифалы тыны белән сугаруы гаҗәпмени?!

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры, аның 100 еллык тарихы – Казан арты районнарының уртак хәзинәсе. Һәрберебез өчен кадерле булган рухи мирасыбызны, милли байлыгыбызны бергәләп сакларга, үстерергә, яңа биеклекләргә күтәрергә насыйп булсын!”,- дип язылган.

Безнең өчен шунысы куанычлы, бүгенге көндә бу зур коллективта Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган өч райондашыбыз эшли. Яңа Кишет авылыннан Раил Сәләхиев 2013 елдан, Кушлавыч авылыннан Зөһрә Мөхәммәтгалиева 2015 елдан, Сарай Чокырча авылыннан Айдар Вәлиев 2016 елдан сәхнәдә берсеннән-берсе кызыклы рольләр башкарып, үзләрен танытып өлгерделәр инде. Без алар белән горурланабыз.

                                                                         “Казан арты” тарих-этнография музее

       директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика