Әзәк авылы клубы

Әзәк авылы клубы Хурамша бай нигезенә салынган. Клуб мөдире – Хәтимә Сабирова. Клубның бер башында кино күрсәтә торган будка булган. Анда Үрнәк бистәсеннән Илдус Шәймуллин килеп, 5 тиенгә кино куйган.

Сугыш вакытында клубы мөдире булып Хәтимә Сабирова эшли. Клуб мөдире кышкы төннәрдә, ай яктысында колхозчылар белән бергә кулына чабагач тотып ашлык суккан. Авылдашларына фронттагы хәлләрне укып, аңлатып торган, төрле салымнар, фронт өчен җылы кием җыярга да йорт саен йөргән. Сугыш вакытында клуб халыкка яңалыклар җиткерү өчен бердәнбер урын булган, халык күңелен бераз күтәрү өчен бәйрәм, концертлар да оештырган, “Чаткылар”, “Зәңгәр шәл” һәм башка бик күп спектакльләр куелган. Сөнгать Хәбибуллин, Мөхәммәтхан Абдуллаҗановлар бик оста артистлар иде, дип искә ала авылның өлкәннәре. Күрше авылларда да хлык аларның чыгышын бик яратып караган. Сөнгать Хабибуллин бик матур итеп “Яшь наратлар”җырын, Фәтхи Гыйниятов “Олы юлның тузаны”, ”Җидегән чишмә” җырларын башкарган, Абрар Гомәров, Миннехан Шәрәфиевлар өздереп “Авыл көйләрен”, ”Сарман көйләре”н уйнаган.

1974 елда клубны сүтеп, яңартып салалар. Шул вакытта кинобудка да сүтелә. 1974-1986 елларда клуб мөдире булып Наилә Сабирова эшли. Ул эшләгән чорда клуб гөрләп тора, “Зөбәйдә адәм баласы”, “Өти балак”, “Күк капусы ачылса” һ.б.спектакльләр, концертлар куела.

1986-1989 елларда клуб мөдире булып Рафил Мөхәммәтханов, 1989-1991 елларда Әдһәм Зәйнуллин, 1991-1994 елларда Марат Хәбибуллин эшләде. 1994елдан хәзерге көнгә кадәр мөдир – Гөлзада Нурисламова.

2008 елда авылыбызның уңган, күркәм гаиләләре катнашында “Пар балдаклар” кичәсе үткәрелде. Кичәнең төп геройлары – Рафис-Гөлзимә Җәләлиевлар, Руслан-Гөлгенә Минҗановлар гаиләләре. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган драмколлективларның район бәйгесенә Таһир Закировның “Яучылар” комедиясе куелды. 2014 елның февралендә татар халкының элекке җырлы-биюле уеннары, йолаларына багышланган “Туган як моңнары” исемле кичә үткәрелде. “Су буенда кичке уен” күренеше, “Чишмә буенда өмә” фольклор чыгышлары куелды. “Дугай-дугай”, “Ачык авыз”, “Без,без идек” уеннары күрсәтелде. 2015 елны “Театр яктылыкка нурга илтә, кире юлга җибәрми уңга илтә” исемле район театр фестиваленә Хәй Вахитның “Кияүләр” комедиясе куелды. Соңгы елларда Илфак Шиһаповның “Исерек айныса – хәерче баеса”, Туфан Миңнуллинның “Аерылабыз хуш инде”, “Җен алыштырган”, Ләбиб Леронның “Чәпәләй белән Тәпәләй маҗаралары” һ.б. әсәрләр сәхнәләштерелде.

Гөлзада Нурисламова

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика